Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
4 апрель , 13:49

Каурый каләм ниләр сөйли? Сөйли дөнья хәлләрен...

Үткән атнада «Төмәнәк» татар иҗтимагый тарихи‑мәдәни үзәгендә «Каурый каләм ниләр яза?» дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырылды. Чарада «Алтын башак» берләшмәсе әгъзалары, татар теле укытучылары һәм мәктәп укучылары катнашты. Түгәрәк өстәлне «Төмәнәк» татар үзәге җитәкчесе Лилия Миңнеханова оештырды.

Каурый каләм ниләр сөйли? Сөйли дөнья хәлләрен...
Каурый каләм ниләр сөйли? Сөйли дөнья хәлләрен...

Шаран районыннан килгән татар теле укытучысы Нәзимә Әхмәдиева Чалмалы мәктәбендә «Акчарлаклар» түгәрәге эшләп килүе, анда укучылар такмак һәм мәзәк җырлар, исем я кушаматларның тарихын, дәресләрдә һәм дәрестән тыш якташ язучыларының иҗатларын өйрәнүләре турында сөйләде. 10 сыйныф укучысы Милена Әминева Ибраһим Абдуллин әсәрләренең исемнәре буенча төзелгән хикәя‑табышмак, 11 сыйныф укучысы Гөлшат Якупова Закир Һади әсәрләре һәм геройлары исемнәре яшерелгән шигырь‑табышмак әзерләп килгән иде.
3нче мәктәпнең 5 сыйныф укучысы Тәлгать Гомәров татар алфавитын җырлап, рәсем төшереп өйрәнү турындагы фәнни‑гамәли эшен тәкъдим итте. Үзе дә, әнисе Миләүшә дә татарча җырлар башкарды.
Татар‑Олкан мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Ләйсән Миңнеханова үзенең әкиятен, 1нче интернат‑мәктәбе укучысы Айзилә Миңнеханова гаилә турындагы шигырен укып ишеттерделәр.
Түгәрәк өстәлдә «Каләм очыгызга нинди материаллар килеп эләгә?», «Кайчан сезгә илһам килә?», «Нинди темаларга язарга яратасыз?» кебек сораулар тәкъдим ителде. Каләм ияләре аларга теләп җавап бирде.
«Алтын башак» берләшмәсе әгъзалары әсәрләрен укучылар җылы кабул итте. Алар барысы да, шулай ук Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы Фатыйх Сайфран да укучыларга мөһим киңәшләр бирде. Укучылар алдында туган телдә сөйләшү, каләмне бер кулга алгач, киләчәктә аны үткерләп тору, осталыкны арттыру кебек бурычлар куелды.
Чара гади һәм җылы шарт­ларда үтте, катнашучылар күңеленә илһам өстәде.

Әлфия Шәйхлисламова,
«Алтын башак» берләшмәсенең татар‑башкорт бүлеге җитәкчесе

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: