Ир белән хатын Кавказда калган игезәкләрнең берсенең исемен сайлап, улларына Рөстәм дип куштылар. Уллары туган көннән башлап алар бер‑берсенә исем белән эндәшмәделәр, бары тик «әтисе», «әнисе» булдылар. Рөстәм дә, теле ачылган вакытта, аларга ияреп шулай дәшә иде үзләренә. Ул бик җитез малай булып үсә башлады, ун ай дигәндә атлап китте. Яшь ярымда ачык итеп сөйләшә башлады. Ә өч яшендә инде, урамга чыксалар, кибетләрнең исемнәрен кычкырып укып йөри иде. Рөстәмгә өч яшь тулгач, Наил бик озак кына уйланып утырды да, хатынына эндәште:
— Кара әле, әнисе, әйдә игезәкләрнең авылларына барып килик әле! Буа ягыннан иде бит алар. Ни диярсең? Бер дә истән чыкмыйлар бит...
Наилә аны хуплады:
— Әйдә, барып кайтыйк соң.
Озак уйлап тормадылар, ике көннән җыендылар да, автобуска утырып, Буа якларына юл тоттылар. Өч автобус алыштырып, кичкә генә авылларын эзләп таптылар. Авыл бик кечкенә — иллеләп кенә хуҗалыгы бар. Өйләрен дә эзләп торасы булмады, авыл башында гына икән. Капканы ачып керүгә, иске утын түмәрләре өстендә кырык яшьләр тирәсендәге ап‑ак чәчле ир тәмәке тартып утыра иде.
— Исәнмесез, Руслан белән Рөстәмнең өе шушы буламы? — дип сорады Наил.
Теге ир озак кына дәшми торды, аннары, күтәрелеп тә карамыйча:
— Кем кирәк? — диде.
— Безгә Руслан белән Рөстәм турында белергә кирәк иде, бергә хезмәт иткән идек...
Наил сүзен әйтеп тә бетермәде, теге ир сикереп торды да, Наилгә таба атлый башлады.
— Наил абый, әллә синме бу? Их, Наил абый, Наил абый!...
Бу ир Руслан булып чыкты. Ул бик үзгәргән: чәче ап‑ак, бите җыерчыкланып беткән, кырынмаган, бөкрәйгән. Алар кочаклашып, озак елаштылар. Бәләкәй Рөстәм дә кушылып елап җибәргәч, Руслан аны кулына алып сөйде дә, җиргә бастырып куйды. Менә шуннан башланды инде! Руслан үзе елады, үзе өстәлгә суга‑суга сөйләде.
... Рөстәм юк икән инде, гүр иясе булган.
Аларга алма җыярга туктагач һөҗүм итәләр. Рөстәм белән Руслан җиңелчә генә яраланган булгач, аларны әсирлеккә алалар, ә Наилне типкәләп карыйлар да, беткән инде бу дип, калдырып китәләр.
Егетләрне сусыз, ашатмыйча бер базда тотканнар. Дүрт ай ятканнан соң, Рөстәмнең аягындагы яраларын күреп, кызганып, бер чечен кызы егетләргә качарга ярдәм итә. Тауларда озак кына качып йөргәннән соң, Рөстәмнең аягында гангрена башлана. Руслан аны Бесланга кадәр алып барып җиткерә, әмма соң була инде — Рөстәм хастаханәдә сепсистан үлә...
— Рөстәмне алып кайтып җирләгәннән соң, әни дә озак тормады — йөрәге күтәрә алмады, — диде Руслан. — Наил абый, ул көнне без сине үлде инде дип уйладык бит. Шунда кан эчендә ятканың гел күз алдыннан китмәде. Сезнең өчен мин бик шат, чын күңелемнән шат!
Руслан бераз гына «салган» иде. Үзе мунча якты. Юынып чыккач, Наил аның чәчен алды. Руслан үзе кырынды. Кичкә ул инде матурланып китте, бөтенләй икенче кешегә әйләнде. Наил Русланга үгет‑нәсыйхәт бирде:
— Энекәш, эчмә син бу аракыны! Ул сине сазлыкка батыра. Бөтенләй капма! Менә мин, улым туасын белгән көннән бирле авызыма да алганым юк. Эчтем мин кайткач, яраларыма түзә алмыйча эчтем. Бер рәхәтен дә тапмадым. Эчмәгәч шундый рәхәт, энекәш!
Шул көннән соң биш ел очрашмаганнар икән. Руслан өйләнгән, кызлары туган. Чаллыга кемгәдер туйга килгәч, Наилләргә кереп, кунак булып чыктылар...
Рөстәмнең биш яше дә, унбиш яше дә тулып китте. Ә бүген инде Наил белән Наиләнең улларына 25 яшь. Өйләнергә җыена. Әмма...
Наилә сөйләде, Наил тыңлады. Наилә сөйләп беткәч, өйдә тынлык урнашты. Ул тынлык күпме дәвам иткәндер, әмма Наиләгә бик озак кебек тоелды. Болай утырып булмый бит инде дип, Наилә сүз башларга булды:
— Я, Наил, нәрсә диярсең? Син минем хыянәтемне кичерә алмассың инде. Син чыгып китәсеңме? Әллә миңа әйберләремне җыяргамы? — Ул Рөстәм туганнан соң беренче тапкыр Наилгә исеме белән дәште. Наилгә бу мәзәк булып тоелды. Ир озак кына бер ноктага карап утырды да, кинәт Наиләгә таба борылды.
— Наилә, — хатын куркып китте. Наил үзе дә аптырап китте, исеме белән дәште бит хатынына. Егерме биш ел «әнисе» дип йөргәннән соң... — Наиләкәем, матурым, җан кисәгем минем! — Наилә бу сүзләрне ишеткәч, бөтенләй куркып, утырган җиреннән сикереп торды.
Мондый сүзләрне көтмәгән иде ул иреннән.
— Бәгърем, син нинди хыянәт турында сөйлисең? Син бит мине бәхетле итәр өчен баргансың бу адымга. Әгәр син минем балам булмаячагын белгәннән соң, миңа кияүгә чыкмаган булсаң, шушы адымыңны ясамаган булсаң, мин инде әллә кайчан эчеп үлгән булыр идем! Син беләсеңме, мин бүген нинди бәхетле: минем үз өем, яраткан хатыным, тәртипле‑тәүфыйклы, әзмәвердәй улыбыз бар! Мин сиңа мең‑мең рәхмәтле! Әнисе, безгә хәзер нишләргә инде? Алсуга яңадан барыргамы? Болай булгач бит куркыныч түгел, балалар өйләнешә алалар. Алсу әйтеп, эшне бозып куймаган булса инде, — диде Наил.
— Юк, әйтми. Мин бит аны кисәттем, әйтми тор, Наил белән сөйләшкәннән соң хәбәрләшербез дидем. Ул безнең шалтыратканны көтә.
Наилә шул көнне кичтән Алсуга шалтыратты да, барысын да аңлатты. Бәхеткә, Алсу балаларга берни дә сөйләмәгән булып чыкты. Берьюлы никах турында да сөйләштеләр.
Яшьләрнең туйны Казанда ясыйсылары килә. Туй Казанда булгач, никахны Чаллыда, Рөстәмнең әти‑әнисендә укытырга булдылар. Ике атнадан Наиләләрнең өйләрендә, барлык туганнарны җыеп, гөрләтеп никах туе уздырдылар.
Никах мәшәкате беткәч, бер арада Рөстәм әтисеннән сорап куйды:
— Әти, теге игезәкләр турында бер сөйләрмен әле дигән идең, сөйлә әле шулар турында?
— Ярый алайса. Без бит әниең белән аларның туган авылын эзләп таптык. Руслан сирәк кенә булса да безгә килгәләп йөри...
Наил белән Наилә, бер‑берсен бүлдерә‑бүлдерә, игезәк егетләрнең язмышын сөйләп бирделәр.
Яшьләр дә, Алсу да бик тәэсирләнеп тыңлады аларның хикәятен.
— Менә шулай, улым. Русланны хатыны белән сезнең туегызга да чакырырга уйлаган идек әле. Ни диярсез икән?
— Чакырыйк, әти! Туй Казанда буласы бит, Буага да якынрак. Ике атнадан шалтыратыгыз Руслан абыйга. Бик күрәсем килә минем үз адашымның бертуганын...
Кунакларны озатып, табыннарны җыеп алгач, Алсу китәргә җыена башлады. Ләйсән белән Рөстәм аны иртәгә үзләре белән китәргә күндерделәр. Барысы бергә җыйнаулашып, ишек алдына чыктылар — Наил, Наилә, Алсу, эскәмиягә барып утырып, булачак туй мәшәкатьләре турында сөйләшсәләр дә, күзләрен яшьләрдән алмадылар. Ә яшьләр бик бәхетле иде! Алар әти‑әниләренең соңгы көннәрдә нинди хисләр кичергәнен, бары тик алар бәхетле булсын өчен генә нинди зур серләр ачылганын бөтенләй дә белми иде. Ә бәлки алар ул серләрне беркайчан да белмәс, алар яралы һәм серле мәхәббәт булып калыр...