Туган як
+4 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
22 март , 15:32

Нурфия МАННАНОВА. Яралы һәм серле мәхәббәт (7)

Шулай буласын Наилә алдан белгән иде инде. Тагы ике көннән район үзәгеннән психолог килде. Бик озак сөйләште ул Наил белән. Бу вакытта Наилгә аягында йөреп, игезәкләр белән бергә әсирлектә калган булса җиңелрәк булыр иде кебек тоелды. Ә бу минутларда игезәкләрнең, бер тамчы суга тилмереп, караңгы базда ятуларын беркем белми иде шул...

Нурфия МАННАНОВА. Яралы һәм серле мәхәббәт (7)
Нурфия МАННАНОВА. Яралы һәм серле мәхәббәт (7)

Наил белән Борис Михайлович бик озак сөйләште. Психолог та бер атна чамасы госпитальдә булды. Йө­рәге яна Наилнең, ярасы да сызлый. Егерме җиде снаряд ярчыгы алдылар бит аның эченнән. Эчәгесенең бер өлешен кистеләр. Ун операция ясадылар. Борис Михайлович бик яхшы хирург, мондый операцияләрне күп ясады инде ул. Наиләгә дә әйтеп куйды:

— Егет көчле, аякка басачак. Ләкин әйтеп куям, Нэля сеңлем, ирлек функциясе булачак, ә баласы булмаячак.

— Аңладым, Борис Михайлович. Мин аны барыбер ташламыйм!

...Хәзер Наил үзе дә җайга килде инде, укол ясаганда да, яраларын бәйләгәндә дә карышмый. Наилә аны кашыктан ашатты. Сабый баланы караган кебек карады ул аны.

Бер ай дигәндә Наил әзрәк торып йөри башлады. Үзе ашады, үзе бәдрәфкә барды. Бу аның өчен зур бәхет иде. Үзе бертуктамый Наиләгә һәрвакыт янында булганы өчен рәхмәт укыды. Игезәкләрне бер генә минутка да исеннән чыгармады. Әгәр кайда икәнлекләрен белсә, йөгерепләр барыр иде дә коткарыр иде, тик юк шул, беркем дә берни белми...

Шулай тагын бер ай вакыт узып китте. Наилнең яралары бик җитди булу сәбәпле, аны комиссовать итәргә булдылар һәм инвалидлыкка документлар әзерли башладылар. Наилә дә Наил белән кайтып китәргә җыена. Бүген ул бу хакта Борис Михайловичка әйтте.

— Әйе, Нэля сеңлем, мин барысын да аңлыйм. Син безнең госпитальдә бөтен җаныңны биреп эшләдең. Сәлахов андый яралардан соң хезмәт итә алмый, без инде аңа барлык кәгазьләрне дә әзерләдек. Кайткач та инвалидлыкны ясарга кирәк булыр. Сиңа, сеңлем, җиңел булмаячак, мин теге вакыт әйткәнне хәтерлисеңдер, — диде баш табиб.

— Әйе, мин барысын да хәтерлим. Тик минем сезгә бер үтенечем бар, Борис Михайлович — Сәлахов ул турыда үзе белергә тиеш түгел.

— Ярый, сеңлем, мин аңладым. Нэля, без сиңа да документлар әзерләдек — рәхмәт хаты, рекомендация һәм пособиегә белешмәләр, — Борис Михайлович Наи­ләнең кулына бер пакет документ тоттырды. — Эх, сеңлем, барлык шәфкать туташлары да синең кебек булса икән ул. Синең белән утка да, суга да кереп була бит. Ярар, Нэля, бәхетле бул.

Доктор Борис Михайлович Кулагин белән Наилә бер елдан артык бергә эшләде.

Наилнең яралары белән самолетта очарга ярамый иде, шуңа күрә аларны Әстерханга кадәр вертолетта озаттылар, ә Казанга алар поездда кайттылар. Кайткач, хәрби комиссариат аша Чаллыда бер бүлмә алдылар да язылыштылар. Дусларын гына чакырып, шул бүлмәдә туй кебек кичә уздырдылар. Ничек итсә итте, Наил кәләшенә матур туй күлмәге дә, никахта вәгъдә иткән бүләген дә алып бирде. Яшь хатын хирургия бүлегенә шәфкать туташы булып эшкә урнашты. Ә Наилгә әле иртәрәк иде. Аңа яңа уку елы башыннан гына эшкә чыгарга рөхсәт иттеләр.

Наилә бик уңган хатын булып чыкты: алар күчкәндә күңелсез генә бүлмәдән, җиһазлар алып куеп, тәрәзәгә челтәрләр элеп, Наилә курчак өе ясады.

Өч ай эшләгәч, Наиләгә Казанга, квалификациясен күтәрергә укырга барырга тәкъдим иттеләр. Әлбәттә, барырга кушканнар икән, димәк, барырга! Баш тартып тормады ул. Наил дә каршы төшмәде. Наилә берүзе түгел, бергә эшләгән Рәлия исемле кыз белән киттеләр. Казанга баргач та бер бүлмәдә тордылар. Уку вакыты бик тыгыз булды — иртәнге сигездән кичке алтыга кадәр укыдылар алар. Практик операцияләрдә дә катнаштылар. Медицина инс­титуты ашханәсенә төшке ашка йөрделәр.

Берничә көн инде Наиләне бер ир кеше күзәтә. Бүген Наилә моны үзе дә сизеп калды, хәтта куркып китте: ул шул тиклем Наилгә охшаган!

Бүген инде Рәлия дә түз­мәде:

—  Карале, Наилә, әнә теге кеше ничә көн инде синнән күзен дә алмый. Үзе шул тиклем синең иреңә охшаган. Беренче күргәндә, әллә Наил килгәнме дип торам хәтта. Карале, кара, бигрәк охшаган бит, әйеме?

— Юк инде, кай җире охшасын, бөтенләй дә ох­шамаган, — дигән булды Наилә.

Ә үзе беренче көнне үк күрде ул кешене. Ул ир чынлап та игезәк сыңары кебек охшаган иде Наилгә! Рәлия алдында ул бөтенләй дә теге иргә игътибар итмәгән шикелле тотты үзен. Ләкин аның уйлары-планнары зурдан иде. Күп уйлады ул. Бүген теге ир, бөтенләй әрсезләнеп, ризыклар куелган подносын күтәреп, Наилә белән Рәлия янына килеп басты да, рөхсәт сорап, өстәл артына утырды. Наилә аның белән бик сөйләшмәскә тырышты. Рәлия үзенең исемен әйтте, ә Наилә әйтмәде. Икенче көнне теге ир Наиләгә Рәлия югында гына килеп эндәште:

— Матурым, минем сезне кичтән ресторанга чакырасым килә, каршы килмәссез дип өметләнәм, — диде ул бик мөлаем гына.

Әлбәттә, Наилә бу сүзләрне көткән иде. Ул бит аңлый — бу аның бердәнбер мөм­кинлеге, шансы! Башкача мондый үзе Наилгә охшаган, үзе тәртипле, пөхтә кеше юлында очрамаячак. Шулай дип уйлады уйлавын, ә җавапны кырыс кына итеп бирде:

— Минем рестораннарга йөрергә вакытым юк, — дигән булды.

Ә үзенең балыкны кармактан ычкындырасы килмәде.

— Әйдә алайса, театрга барыйк, — диде теге ир.

— Ярый, кичке сәгать алтыда Камал театры янында, — диде дә Наилә тиз-тиз генә китеп барды.

Рәлиягә күренәсе килмәде аның. Укудан тулай торакка кайткач, ахирәтенә болай диде:

 — Рәлия, мин бүген үземнең бер курсташ кызны очраттым укуда, ул мине өенә кунакка чакырды. Сине үзем белән ала алмыйм инде.

 — Ярар, бар берүзең генә. Минем бүген башым да авыртып тора әле, ял итәм, — диде Рәлия.

Наилә, әлбәттә, бик озак уйлады, дөрес эшлимме икән, дип кайгырды. Аннары үзенә үзе боерык бирде: «Бар, Наилә, бар! Бу синең өчен бердәнбер шанс!»

Камал театры каршында теге ир Наиләне чәчәк бәйләме тотып көтеп тора иде.

— Монысы артык, ки­рәкмәс иде, — диде Наилә, алай да чәчәкләрне алды.

— Я, кая барабыз, театрга керәбезме, әллә...

— Юк, театрга кермибез, кеше күп җыелган җирдә йөрисем килми, — диде Наилә.

— Ярый, миңа барабыз алайса, — диде ир.

Алар барып кергән фатир кемнеке булгандыр, Наиләгә анысын белү кирәк­ми иде. Фатир бик матур, кыйммәтле җиһазлар куелган. Зур бүлмәдә бәләкәй генә өстәлдә җиләк-җи­мешләр салынган матур савыт тора. Шул җимешләр янына хуҗа шампан шәрабы китереп куйды.

— Әйдә, танышыйк инде, сылукай, мин Данил булам, — диде ул.

— Ә мин Лилия, — диде Наилә, калтыранган тавыш белән.

Данил Наиләне өстәл янына чакырды, шампанны матур гына итеп ачты. Аның бокалларга шәрабны салуы да зәвыклы килеп чыкты. Ир бер бокалны Наиләгә сузды.

 Наилә бер-ике йотты да бокалны өстәлгә куйды.

— Ник эчмисез? Әллә тәмле түгелме?

— Юк. Мин эчмим. Сез дә эчмисез, — диде Наилә.

— Аңладым, — диде хуҗа.

Ул салмак кына музыка кабызып җибәрде, аннары Наиләнең каршысына килеп басты да, аны биергә чакырды. Наиләнең гәүдәсе таш булып каткан иде. Күзе-йөзе белән бергә, тәне дә ояла иде аның. Данил Наиләне йомшак кына кочаклап, әкрен генә биегән килеш йокы бүлмәсенә алып кереп китте. Наилә бер дә карышмады, Данилнең  наз­ларына, үзен көчләп булса да, җавап бирергә тырышты. Ир-атларның мондый тәкъдименә бер дә каршы килми торган хатын-кызларны күргәне бар иде Данилнең. Ә Наиләнең андый түгеллеге күренеп тора. Нигә ризалашты икән соң ул монда килергә?

Наилә кайтырга дип кие­нә башлады. Данилга ул күтәрелеп тә карамады. Чөнки ул үзен бик зур гөнаһлы эш эшлим дип уйлады.

— Мин сине озата барам, — дип Данил киенә башлады.

— Юк, — диде Наилә, — мин үзем!

— Ә иртәгә очрашабызмы? — дигән сорауны бөтенләй көтмәгән иде Наилә. Шулай да:

— Әйе, мин үзем киләм, — диде һәм шул ук минутта, бәлки бер очрашу белән генә килеп чыкмагандыр, дип уйлап өлгерде.

Наилә тулай торакка кайт­канда Рәлия йоклый иде инде. Иртән иртүк ул Рәлияне тагын кисәтеп куйды:

— Безнең тагын бер курс­ташыбыз Казанда тора икән, бүген кич өчәү бергә очрашырга сөйләштек, — дип, кичлеккә әзерләнеп куйды. Көндезге аш вакытында Данил алар янына килмәде. Наиләгә кыен буласын аңлый иде ул. Рәлия Данилгә карап алды да:

— Карале, Наилә, теге ир безнең янга килмәде бүген. Әй, бу кыргыйлар белән барып чыкмады, дип уйлагандыр инде. Әнә, күзләрен уйнаклатып йөргән хатыннар күп монда, шулар янына барсын, — дип өстәп куйды.

— Әйе, шулайдыр, — диде Наилә, кыска гына итеп.

Рәлия  бик ашыга иде, ашап бетте дә чыгып китте. Ә Наилә подноска савытларын җыеп илтеп куйды да, инде чыгып барганда, Данил, сикереп торып, аның каршына килеп басты:

— Мин сине бүген кө­тәм!

Әлбәттә, Наилә анда бүген дә бара, чөнки аңа шулай кирәк. Шулай ышанычлырак булыр, дип уйлый иде ул.

Кич Наилә Данил янына барып керү белән:

— Синең балаларың бармы? – дип сорады.

Гадәттә, хатының бармы дип сорыйлар иде.

— Әйе, бар, улыма унбиш яшь. Менә ул, — дип, фотосын күрсәтте.

— Сиңа охшаган, — диде Наилә. Бу сораудан соң Данил Наиләнең монда башка килмәсен аңлады. Бүген алар бераз кунак бүлмәсендә сөйләшеп утырдылар. Данил аның турында начар уйламасын дип, монда килергә ризалашуының сәбәбен әйтергә булды Наилә.

 — Мин аны аңладым ин­де, борчылма.

Наилә бер генә нәрсәдә дөресен әйтмәде — исемен Лилия диде һәм үзен Буа ягыннан килдем, дип ялганлады.

Кайтып киткәндә, Наи­лә:

— Мине эзләмә, зинһар, үтенеп сорыйм, мин ирем белән бик бәхетле, — диде.

— Ярый, аңладым, Лилия. Әгәр сиңа берәр вакыт бик авыр булып, башыңны иңнәренә салырдай кешең калмый икән, мине үзең эзләп тап, яме. Мин Данил Денисович Морозов, медицина фәннәре докторы. Әтием урыс, әнием — татар. Мин сине беркайчан да оныт­маячакмын!

Наилә урамга чыккач, бераз уйга калып басып торды да, күтәрелеп, Данилның тәрәзәсенә карады: анда Данил карап тора иде. Наиләнең күңеле тулды. Шул минутта аңа бик якын кешесен югалткан кебек тоелды.

Соңгы көнне Наилә белән Рәлия төшкә кадәр генә укыдылар да, автобус белән Чаллыга юл тоттылар. Наилә кайтып кергәндә, өйдә шундый тәртип иде. Тәмле аш исе таралган. Хәтта Наил эчмәгән. Югыйсә, соңгы арада эчеп, шактый интектерде ул хатынын. Наилә юл буе, айнык булса гына ярар иде, дип теләп кайтты.

Кайтып керүе белән Наил аны күтәреп алды да, шундук кире куйды.

— Юләрме соң син? Яраларыңны кузгатасың бит, — дип ачуланды Наи­лә.

Аннары утырып ашадылар, чәй эчтеләр. Наилә тәмле күчтәнәчләр алып кайткан иде Наиленә.

— Наилә, карале, без танышканнан бирле беренче тапкыр шулай озак аерылышып тордык. Мин үлә яздым бит синсез! — диде ире.

Наилә үзе дә сагынды Наи­лен. Шуңа күрәдер, яту белән ул ирен үзе иркәли, назлый башлады. Алар икәүләп бу минутта берәрсе «Коткарыгыз!» дип кычкырса да ишетерлек хәлдә түгел, мәхәббәт диңгезендә йөзәләр иде. Иртән уянгач Наилә үзен бик бәхетле тойды. Ә Наил, аңардан да иртәрәк торып, Наиләсенә иртәнге аш әзерләп йөри икән.

— И Наиләкәем, сине шулай ешрак җибәрергә кирәк икән Казанга, — дип шаяртты Наил.

— Юк-юк, — диде Наилә, иренә иркәләнеп кенә. — Синсез кыен булды. Башкача аерылмыйк, дип әйт син.

Дүрт атналап вакыт узуга, Наилә үзендә үзгәрешләр сизә башлады.

Бер-ике тапкыр күңеле болганып алды, күкрәкләре тулышып киткән кебек булды. Ә бүген хастаханәдә, операция вакытында, аңын югалта язды. Эшнең нидә икәне көн кебек ачык иде.

— Бәй, Наиләкәем, син бераз үзгәреп тә киттең, әллә берәр әйбер бармы? — дип серле елмаеп сорап куйды Наил.

— Үзем дә шулайрак уйлап торам әле, — диде Наилә кыенсынып кына.

— Менә монысы инде безнең озак күрешми торуның файдасы! И-и, матурым, шулай гына була күрсен инде.

Наил хатынын кысып-кысып кочаклады. Күтәреп әйләндерергә дә уйлаган иде дә, Наилә күтәрттермәде. Хатын күңеленнән генә Данилгә рәхмәт укыды, аның исән-сау, бәхетле булуын теләде.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: