Туган як
+4 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
15 март , 14:05

Нурфия МАННАНОВА. Яралы һәм серле мәхәббәт (6)

Икенче көнне баш табиб Борис Михайлович көн буена Наиләне күзәтеп йөрде дә, әйтеп куйды: — Нэля, син бүген бөтен­ләй икенче төрле. Нәрсә булды сиңа?  

Нурфия МАННАНОВА. Яралы һәм серле мәхәббәт (6)
Нурфия МАННАНОВА. Яралы һәм серле мәхәббәт (6)

— Ничек үзгәргәнмен — ях­шы яккамы, әллә начар яккамы?

— Яхшы якка, әлбәттә! Кәефең дә күтәренке. Тагын да чибәрләнеп киткәнсең шикелле.

— Юк, берни дә булмады, — диде кыз.

Ә үзенең бик тә сөйлисе, бәхетен уртаклашасы килгән иде дә, бераз сабыр итәргә булды.

— Борис Михайлович, Мәскәүгә китәсе Илтенбаев­ның документлары. Ул егетне аякка бастырырлармы икән? — дип сорап куйды ул. 

Наилә ул егет өчен бик борчыла иде.

— Нэля, син ул солдатлар­ның яраларын йөрәгеңә артык нык якын аласың. Алай ук ярамас, үзеңне бете­рәсең бит. Илтенбаевны бик яхшы карадың, аның өчен аерым рәхмәт белдерәм. Андыйлар монда күп шул, үзең күреп торасың...

Тагын ике көннән ул егетне, Грозныйга юл ябык булу сәбәпле, вертолет белән Махачкалага алып киттеләр, аннан инде Мәскәүгә. Шул көнне үк старшина Соколов Наилгә иртәгәсен тагын зас­тавага барасыларын әйтеп куйды.

— Мин анда калам, — диде ул. — Үзең белән игезәкләрне ал, кайтканда иптәш булырлар.

Һәрвакыттагыча, иртүк юлга кузгалдылар. Теге янган машина һаман шул урында торганын күргәч, дүртесе дә баш киемнәрен салып, туктамыйча, бер сүз дә дәшмичә генә узып киттеләр. Барып җиткәч, старшина:

— Монда кунасыз, — диде аларга.

Иртәнге аштан соң егетләр кайтыр якка чыктылар. Өчәү­ләп рәхәтләнделәр инде сөйләшеп.

— Егетләр, бер яңалык әйтимме сезгә? — дип сорады Наил бервакыт.

— Әйт, әйт, Наил абый, нинди яңалык?

— Без Наилә апагыз белән өйләнештек. — Тегеләрнең башта күзләре зурайды, авыз­лары ачылды, аннан соң икесе бергә «Ура!» дип кычкырып җибәрделәр дә:

— Ә ничек? Кайчан? Ә ник без белмәдек тә, күрмәдек тә? — дип, үпкәләгәндәй иттеләр.

Наил аларга район үзә­гендәге мәчеттә никах укытып чыкканнарын сөй­ләде, ә егетләр чын күңел­дән сө­енделәр. Шулвакыт берсе:

— Наил абый, кичә барганда әнә теге агач янында шундый матур чәчәкләр күргән идем, туктап, шуларны җыеп алыйк әле Наилә апага! Анда, яфраклары кое­лып бетсә дә, сирәк кенә җимешләре калган агачлар да бар, — диде.

— Юк, сез нәрсә, егетләр, ярамый бит!

— И, нәрсә булсын чәчәк­ләр өзгәнче генә. Туктыйк инде!

— Ярый, туктыйм. Ике минут, ишеттегезме!

— Ярар, ярар, без бер минут та...

Наил машинасын туктатты да чыгып басты. Иркен итеп һава суламакчы булды ул. Шулчак аның колагы яныннан әче итеп нидер сызгырды...

Ун көн ятты Наил госпи­тальдә аңсыз. Наилә бер генә минутка да аның яныннан китмәде.

Борис Михайлович та бик аптырады — бик яхшы карый иде Наилә яралы солдатларны, тик берсен дә болай ук караганы булмагандыр.

— Нэля, — диде ул, — сине бу егет белән нәрсә шулай бәйли?

Наиләнең елаганын да күреп калган иде ул. Кыз болай да көчкә генә түзеп утыра иде, ярсып елап җибәрде.

— Борис Михайлович, — диде ул, тыныч калырга тырышып. — Бу егет, Сәлахов Наил — минем ирем.

Борис Михайлович баскан җиреннән кинәт кушеткасына утырды.

— Ничек? Кайчан? — дип сорады.

Наилә бер дә оялмыйча, ә киресенчә, горур итеп җавап бирде:

— Әйе, Борис Михайлович, без өйләнештек, мөселманча, безнең гореф‑гадәт буенча. Районга баргач, мәчеткә кереп, никах укыттык. Ходай алдында без ир белән хатын!

— Котлыйм һәм шулай ук хуплыйм! Менә, яхшы кәефеңнең сәбәбе дә ачыкланды. Ә син, Нэля, аңлыйсыңмы сине нинди авырлыклар көткәнен?

— Аңлыйм, Борис Михайлович, аңлыйм барысын да. Мин аны барыбер ташламая­чакмын, — диде Наилә, яшьләренә тыгылып. 

— Ярар, сеңлем, мин сиңа бары тик сабырлык телим!

Наилә Наил янында утыруын дәвам итте. Ул хәтта урындыкта утырган килеш йоклап китеп, әллә ничә тапкыр егыла язды.

Унберенче көннең иртә­сендә Наилә шулай урындыкта йокымсырап утыра иде. Наил әкрен генә ябышып беткән күзләрен ачты, Наилә моны күрми калды. Наилнең хәле бөтенләй юк, ул тагын күзләрен йомды, тагын ачты. Шулай ята торгач, бераз ыңгырашып куйды. Наилә урындыгыннан сикереп торды:

— Наил, Наил, бәгърем, ишетәсеңме мине? Хәзер, түз, докторны алып киләм! — Наилә палата ишеген ачты да:

— Доктор, доктор, Борис Михайлович! — дип, җир ярылырдай итеп кычкырды.

Наиләнең кычкырганын Борис Михайлович кына түгел, бөтен госпиталь ишетте булса кирәк. Аның белән бергә тагын ике доктор Наил янына йөгереп керделәр, әкрен генә сораулар бирә башладылар. Наилнең бер дә хәле юк иде, шуңа күрә ул сорауларга күзен йомган килеш кенә җавап бирде. Борис Михайлович, Наилә янына килеп, әкрен генә:

— Аяк‑куллары сизә, күзе күрә, колагы ишетә. Егет физик яктан көчле, йөрәге әйбәт эшли. Бар да яхшы булачак, тик түземлек кирәк, сеңлем, — диде. — Яраларын үзең бәйләрсеңме?

— Үзем, үзем, барысын да үзем, укол да үзем кадыйм.

Икенче көнне Наил бераз сөйләшә башлады. Беренче соравы:

— Игезәкләр кайда?

Бу көтелгән иң авыр сорау иде.

— Игезәкләр югалды. Үле гәүдәләре дә юк.

Барысы да аңлый иде аларның кайда икәнен. Моны ишеткәч, Наил нык итеп кычкырып куйды: ул да аңлады егетләрнең кайдалыгын...

— Наил, яраларыңны сүтеп бәйләргә кирәк, эремә белән юабыз башта...

— Кагылма миңа, кагылма! Әйе, син хәзер минем яраларны бәйлисең, аннары астымны чистартырсыңмы? Юк, кагыласы булма! — диде Наил, ярсып. 

Наилә аның шулай дип әйтәсен белә иде инде. Чөнки урында яткан солдатлар барысы да башта шулай кызып алалар да, соңрак басылалар. Ә берәр атна узуга, ни эшләтсәң шуңа риза булып яталар.

— Ничек инде юк, Наил? Мин бит синең хатының. Миңа өйләнгәнеңне әллә оныттыңмы? — дип шаярган булды да, кыз Наилнең битеннән үбеп алды.

Егет аның кулын читкә алып куйды.

— Тимә миңа! Наилә, мин хәзер ярты гарип кеше. Син яшь, чибәр, сау‑сәламәт кыз. Без ул никахны онытыйк. Мин синең ирең түгел, син минем хатыным түгел!

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: