Туган як
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
12 март , 11:48

Нурфия МАННАНОВА. Яралы һәм серле мәхәббәт (5)

Караңгы төшүгә алар застава урнашкан урынга килеп җиттеләр. Старшина Наилгә бер палаткага кереп ятарга кушты. Ул застава дигәннәре гел палаткалардан гына торган бәләкәй бер лагерь икән. Наил бик арыган булса да, тиз генә йоклап китә алмады. Теге КамАЗ күз алдыннан китмәде. Наилә дә бит госпитальдә ыңгырашып яткан солдатлар турында сөйләде, шул машинадагы егет турында әйткәндер әле ул...

Нурфия МАННАНОВА. Яралы һәм серле мәхәббәт (5)
Нурфия МАННАНОВА. Яралы һәм серле мәхәббәт (5)

 Икенче көнне дә, өченче көнне дә алар кайтып китә алмадылар. Старшинаның төп йомышын Наил белми иде, хәер, ул аңа кирәкми дә. Бары тик Наилә турында уйлады ул. Наилә аны көтәдер, югалткандыр, дип кайгырды. Дүртенче көнне, төш авыш­кач кына, старшина кереп, Наилгә эндәште:

— Нәрсә, Сәлахов, кузгалабызмы?

Инде кайтабыз, Наиләне күрәм, сагындым, дип сөенсә дә, Наилнең эчен нидер тырнады.

Үзенең чын сугыш җирендә икәнен ул әле генә аңлады, ахры. Ничек итеп ашкынып армиягә барам дип йөргән таза гәүдәле егетнең өенә кайтасы килә башлады. Хәтта күңеле тулып алды.

Алар казармага кайтып җиткәндә инде караңгы иде. Наилне игезәкләр каршы алды.

— Наил абый, ник шулай озак булдың? Наилә апа үлә язды бит сине көтеп! Көненә әллә ничә тапкыр килеп китте. Бүген генә өч тапкыр килде, елап та алды. Рация дә эшләмәде ичмасам... Бар инде янына, ул сиңа кайчан кайтсаң да килергә кушты, — дип егетләр бер‑берсен бүлдерә‑бүлдерә сөйләделәр.

Наил, старшинадан рөхсәт сорап, машинасына утырды да госпитальгә китте. Барып җиткәч, ярамаганын белсә дә, машинасының сигналына басты. Йөгереп чыккан Наилә Наилне кочаклап елый башлады.

 — Нигә шулай озак? Нигә озак, нәрсә булды? — дип такылдады ул. — Мин әллә ниләр уйлап беттем...

 Наилнең күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәп төште, тик ул аларны Наиләгә күрсәтмәде. Егет бу минутта үзен шундый бәхетле итеп тойды. Чын мәхәббәт дигәннәре әллә шушы буламы икән дип уйлады ул.

— Ярар, Наиләкәем, башка алай эшләмәм, — дип шая­рткан булды.

 — Безгә дүшәмбе көнне тагын район үзәгенә даруларга барырга икрәк. Аннары, бер солдатны операциягә әзерлибез, шуның документларын ясап алып кайтырга туры киләчәк.

— Бик яхшы, тагын бергә барабыз икән, — дип хушлаш­ты да, Наил казармага кайтып китте.

Дүшәмбе дә килеп җитте. Көн шундый матур иде. Вакытында барып җитсәләр дә, барлык йомышларын да йомышлап бетерә алмадылар, чөнки баш табиб иртәгә иртән генә була, диделәр. Куна калырга туры килде. Хастаханәнең бер шәфкать туташы аларга ординаторлар бүлмәсендә урын күрсәтте.

— Менә шушында ял итәрсез, — диде ул. 

Ятак кирәк‑яраклары да бирде. Бүлмәдә диван да, кушетка да бар иде. Ашханәгә кереп ашап чыктылар да йокларга җыендылар.

— Мин госпитальдә кушеткада ятып өйрәнгән инде, син диванга ят, — диде Наилә.

Әйе, ята мени инде берүзе Наил: сикереп торып, ишекне эчтән элде дә, Наиләне күтәреп, үзе янына салып та куйды.

— Наилә, Наиләкәем, син беләсеңме, заставада ятканда мин ашый да, йоклый да алмадым, бары тик сине уйладым. Ә син мине елап каршы алганнан соң, мин очып йөрим! Кара әле, минем анда аркама канатлар үсмәгәнме?! — дип шаярт­кан булды да, дәвам итте, — Беләсеңме, Наилә, безне Аллаһы Тәгалә шушында алып килеп, нинди авыр шартларда очраштырган. Ә туган якларда булсак, без очрашкан булыр идекме икән әле? Юктыр, мөгаен. Мин шундый бәхетле, мин сине беркемгә дә бирмим!

Ул шундый назлы, матур сүзләрен тезде дә тезде. Наилә инде берни ишетми, ул, мәхәббәт диңгезенә чумып, аның йомшак дулкыннарында тибрәлә иде.

Иртән таң беленер‑белен­мәс Наилә уянып китте. Ул үзен әнисе куенында яткан сабый бала итеп хис итте.

Ул үзенең ныклы таш стенасы барлыгын тойды, чөнки янында — таза гәүдәле, киң җилкәле Наиле бар! Ул булачак ирен һәрвакыт шундый итеп күз алдына китерде.

Наил дә уянып китте. Наилә, кыенсынып кына аңа:

— Наил, без бик зур гөнаһ кылдык бит. Әйдә, торыйк кешеләр күргәнче, — диде.

— Матурым, без бер дә ярамаган эш эшләмәдек, бер‑беребезне яратабыз. Алай уйласаң, әйдә, чык миңа кияүгә!

— Ничек итеп? Син аны ничек күз алдыңа китерәсең? Монда сугыш бара, Наил, сугыш бара!

— Соң, бу бит мөселманнар яши торган җир, мәчет бардыр бит. Әйдә, никах укытабыз, — диде Наил.

— Бар, минем анда булганым да бар.

— Ә нишләп йөрдең анда?

— Бер солдатыбыз бик авыр хәлдә иде. Анда, мәчеттә, бер бабай бар, кырым татары. Шуңардан дога кылдырып киткән идем. Солдат шуннан соң әйбәтләнде, шулай да без аны Мәскәүгә җибәрәбез. Катлаулы операция кирәк. Менә шул егетнең документларын әзерләп алып кайтам бүген.

Бу сүзләрдән соң Наил дәртләнеп китте:

— Наилә, мин бит чынлап әйтәм, әйдә, кереп чыгыйк әле шул мәчеткә. Чык миңа кияүгә! Мин сине үлеп яратам. Барабызмы?

— Барабыз, мин риза — Наиләнең күзләре яшь­ләнде.

Төп йомышларын йомышлап беткәч, алар мәчеткә юл тоттылар. Теге кырым бабае берүзе генә укып утыра иде. Яшьләр аның аятьләрен укып беткәнен тын гына көтеп утырдылар. Укып беткәч, бабай үзе эндәште:

— Ни йомыш иде, балалар?

Бабайның теле татарча булса да, безнекенә охшамаган. Шулай да русчалы‑татарчалы аңлаштылар. Башта теге КамАЗда шартлаган егеткә багышлап дога укыттылар. Аннары инде никах укуын үтенделәр. Тик никахта кияү егете кызга бүләк бирергә тиеш икән. Егет шушы көннәрдә бүләк алып бирергә вәгъдә иткәч, бабай ризалашты, никахны укыды. Яшьләргә бәхет теләп, исән‑сау үз өйләрегезгә кайтып җитегез, дип озатып калды. Яшьләр, кулларыннан килгән кадәр хәер биреп, Ходай алдында ир белән хатын булып, кулга‑кул тотынышып чыгып киттеләр. Алар бу минутта бик бәхетле иде.

— Исән‑сау туган илебезгә кайтыйк әле, гөрләтеп туй ясарбыз, Алла боерса!

Шартлаган машинаны күр­гәннән соң Наил исән генә булыйк, дигән сүзләрне еш кабатлый башлады. Алар частька бик соң кайтып җиттеләр. Тартмаларны бушатып бетергәч, Наил:

— Нәрсә, хатын, әйдә, иртәгәгә кадәр саубуллашыйк, — диде.

Шулай итеп, бүген никах­лашкан парның берсе гос­питальдә калды, икенчесе казармага кайтып китте.

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: