Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
6 март , 16:12

Нурфия МАННАНОВА. Яралы һәм серле мәхәббәт (4)

Башта алар үзләренең кая килеп эләккәннәрен аңламадылар шикелле. Андагы табигатьнең матурлыгына, җиләк-җимеш агачларының күплегенә һәм муллыгына хәйран калып йөрделәр.

Нурфия МАННАНОВА. Яралы һәм серле мәхәббәт (4)
Нурфия МАННАНОВА. Яралы һәм серле мәхәббәт (4)

Башта алар үзләренең кая килеп эләккәннәрен аңламадылар шикелле. Андагы табигатьнең матурлыгына, җиләк-җимеш агачларының күплегенә һәм муллыгына хәйран калып йөрделәр. Барып урнашу белән Наил игезәк татар егетләре белән танышты. Рөстәм белән Руслан иде алар, үзләренә нибары унсигез яшь. Игезәкләр Наил абыйларын танышкан көнне үк бик нык якын итте. Наил дә аларга, минем яндарак булыгыз, мин сезгә сүз тидертмәм, диде. Чөнки  Наилнең көчле икәне күренеп тора, мускуллары культуристларныкына охшаган. Рөстәм белән Руслан, яңа туган каз бәбкәләре шикелле, Наил абыйларына сыенып, төне буе рәхәтләнеп татарча сөйләшеп чыктылар. Буа якларыннан икән алар. Бер мизгел тынлыкта, еракта, тау итәгендә сарык бәэлдәгәне ишетелеп куйды. Егетләрнең өчесе дә, авылларын искә төшереп, көтү кайта бугай, дип көлешеп алдылар.

Шулай утырганда Рөстәм кинәт әйтеп куйды:

— Наил абый, монда гос­питальдә бер татар кызы эш­ли. Белсәң икән матурлыгын! Ә исеме аның беләсеңме ничек – Наилә!

— Вәт сез аның белән матур пар булыр идегез! – дип тә өстәп куйды Руслан. – Наил абый, озакка сузма, алайса берәрсе эләктереп куюы бар!

Бергәләп көлештеләр. Шулай бер атна вакыт үтеп тә китте. Кичтән казармага часть командиры старшина Соколов кереп, Наилгә приказ бирде:

— Рядовой Сәлахов, иртәгә УАЗ машинасында, госпитальдән бер шәфкать туташын алып, район үзәк хастаханәсенә медикаментлар алырга барасыз, — диде. — Шәфкать туташын да, даруларны да исән-сау алып кайтырга тиеш буласың. Барганда да, кайт­канда да бер җирдә дә туктарга ярамый. Монысы – приказ!

Наилгә кичә үк машинаның ачкычын биреп куйганнар иде, ә бүген ул көне буе шул машина янында уралды – юды, сөртте, чистартты, ялтыратты. Ә иртән тиз генә ашап чыкты да, госпитальгә шәфкать туташын алырга китте. Казарма белән госпиталь арасы нибары өч йөз метр. Ул барып туктауга, камуфляж киемендә чибәр генә бер кыз чыкты да:

   — Сәлахов буласыңмы? – дип сорады.

 — Так точно! — диде Наил.

Кыз бераз кызарып кит­кәндәй булды, җитез генә машинага менеп утырды.

— Әйдә, кузгалдык, Сәла­хов. Мин Наилә булам, ләкин мине монда Нэля дип йөртәләр. Ә син?

— Мин – Наил.

— Әйе, әйе, беләм, миңа кичә кич игезәкләр килеп киттеләр инде. Сине сөйләделәр дә сине сөйләделәр. Миңа ул егетләр хәзер туганнарым кебек. Госпитальгә, минем яныма киләләр дә, рәхәтләнеп татарча сөйләшеп утырабыз.

— Ә син монда ничек килеп чыктың соң? – дип сорады Наил.

— Без өч кыз килдек. Училищеда укыганда, имтихан вакыты җиткәч, министрлыктан килеп тәкъдим иттеләр. Һәм без өчәү шунда ук ризалаштык. Контракт белән килдек. Кайткач бәлки фатир алып булыр дип уйлаган идек инде. Мин — берүзем. Ярдәм итәр кешем юк.

— Ә хәзер монда син үзең генә калгансың, дип ишеттем.

— Әйе. Берүзем генә калдым. Бер кызыбыз, Маша, әнисе чирләү сәбәпле, килү белән кайтып китте. Икенчесе түзә алмады. Якташым иде, Сарманнан Лилия.

— Нәрсәгә түзә алмады?

Наилә аптыраулы чырай белән Наилгә карады да:

— Яралы солдатларның интегеп, кычкырып ятканнарына түзә алмады. Сиңа аны аңлар өчен, кереп күрергә кирәк!

— Шулай авыр хәлләр бармы?

— Баргынамы?! – Наилә авыр сулап куйды.

Шулай юл буе сөйләшә-сөйләшә, барып җиткәннәрен сизми дә калдылар.

— Хәзер мин дарулы тартмаларны санап алам, син машинага ташырсың, — диде Наилә.

Тартмалар бик күп иде, машина шыплап тулды. Күбрәге дару түгел, ә яраларны бәйли торган материаллар. Хастаханә ашханәсенә кереп ашап чыктылар да, кайтыр юлга кузгалдылар. Юл буйлап барганда Наил җимеш агачларын күреп алды. 

— Әйдә, туктап бераз җимешләр җыябыз, — дип, тормозга басмакчы булды.

— Ярамый! Сине кисәт­мәделәр мени? Әйтергә тиешләр иде бит сиңа...

Наил юлны дәвам итте.

— Шулай ук куркыныч мени? – дип сорап куйды.

— Әйттем ич инде мин сиңа! Күрәсең килсә, госпи­тальгә кереп чык!

Егетнең бераз кәефе төшкән кебек булды. Кайтып җитеп, тартмаларны бушатты, Наиләне кагылдырмады да. Аннары хушлашты да, казармага кайтып китте.

Ул төнне Наилнең күзенә бөтенләй йокы кермәде, башында әллә нинди уйлар чуалды. Яралы солдатларны күз алдына китерергә тырышты. Шулай да күбрәк ул Наилә турында уйлады. Ә бит Алсу белән танышкач, ул мондый хисләр кичермәгән иде. Таң ата башлагач кына йоклап киткән иде дә, «Подъем!» дигән тавышка уянып та китте.

   Шулай көн артыннан көн узды. Наил һәркөн диярлек госпитальгә, Наилә янына барып йөрде. Я бармагым авырта, я аягым дигән булды, ә беркөнне йөрәгем авырта, дип барды.

   — Әллә чынлап та йөрәгең авыртамы? – дип Наилә сорагач, ул:

   — Әйе, сине беренче күргән көннән бирле минем йөрәгем авырта, — диде. — Менә синең яныңа килсәм, шунда ук туктый авыртуыннан. Нишлим инде, әйт?

   — Ярар инде, шаяртма. Исән-сау гына була күр, Наил! Минем дә сине уйламаган минутым юк. Син бит бер генә ел хезмәт итәчәксең. Мин синең белән кайтып китәр идем, әгәр алып кайтсаң, — диде Наилә, бераз кызара төшеп. – Тик син сак йөр, яме. Үтенеп сорыйм. Монда бик куркыныч. Әгәр синең белән бер-бер нәрсә була калса, мин түзалмам!

Кыз Наилнең түшенә башын салды да, күз яшьләрен сөртте. Бу сүзләрне ишеткәч, Наил Наиләне күтәреп алып, үзе тирәли әйләндерде дә:

 — Мин сине бүген үк алып кайтып китәр идем дә бит, әйдә, түзик инде, ике ай үтеп тә китте, ун гына ай калды, — диде.

   Шул көнне кич старшина Соколов Наилгә иртән иртүк заставага барасыларын әйтте. Икенче көнне алар, иртәнге ашны ашап та тормыйча, юлга кузгалдылар. Барасы юл бик озак булып чыкты. Бормалы-бормалы биек тауларга бер менделәр, бер төштеләр. Термостагы ашны да машина барган көйгә генә чөмерделәр. Нигә алай ашаганнарын Наил юл читендә яткан КамАЗны күргәч кенә аңлады. Машина яныннан узганда ул берни дә сорамады. Бераздан старшина үзе сүз башлады:

 — Күрдеңме? Безнең машина ул, бер ай элек кенә шарт­латтылар. Ике егетне туган якларына цинк табутта озаттык, ә берсе, әнә, госпитальдә ята. Монда булырлык түгел хәле. Мәскәүдән профессор чакырткан идек, бер атнадан алып китәләр. Документлар әзерлибез. Анда аякка бастырырлар, дип уйлыйбыз...

   Наил  бераз курка төште, үзе дә сизмичә газга басып, машинаның тизлеген арттырды. Аңа хәзер артыннан куып җитәрләр дә шартлатырлар кебек тоела башлады.

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: