Туган як
+4 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
6 март , 15:18

Әнием көче

Туган авылыма, әнием янына кайтып барам. Ирексездән йөрәк әллә нишләп китте: әни булмаса, анда мин кайда һәм кемгә кайтырмын икән?

Әнием көче
Әнием көче

Юлы да шул булыр, кечкенә көзге кебек күле дә, өч яктан уратып алган урманлы таулары да, кечкенәдән күңелгә бик якын чирәмле авыл урамнары да — барысы да шулай сагынып көтәрләр кебек. Ә менә туып-үскән җир элеккечә күңелгә якын булмастыр сыман. Шуңа күрә һәр ял саен, барлык эшләремне читкә куеп, ашкына-ашкына туган ягыма юл алам.
Ә әнием шундый сөенә. «Кызым кайтты», — дип аяклары җиргә тими. Шуңа аптырыйм: туган ягымны минем белән тоташтырып торган бер җеп — әнием нинди зур көчкә ия! Аның белән утырып бер чәй эчүе, эч серләреңне сөйләве — үзе бер олы бәхет. Ниндидер күзгә күренмәгән, колакка ишетелмәгән бәйләнеш туа безнең арада.
...Иртән иртүк, караңгылы-яктыда торып, урамга чыктым. Җәйге таңның матурлыгын шул җирдә туып-үскән кеше генә чын-чынлап аңлый торгандыр. Күл буе патшалыгы хуҗалары — бакалар бакылдавы да, кәккүкләрнең бер-берсен уздырырга теләп, кеше гомерләрен санавы да күңелгә шулкадәр таныш һәм якын. Шушы матурлыкка хозурланып, туган җиремдә ныклы ышаныч белән басып торам һәм Ходайдан бу дөньяның бетмәс-төкәнмәс авырлыкларыннан чыгарга көч сорыйм. Шул мизгелдә башымда уралган мең сорауга җавап табам. Әгәр йөрәктә ышаныч була икән, кеше үзендә яшәргә илаһи көч таба, иңнәрдә канатлар үсә икән ул!

Әлфия Шәйхлисламова

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: