Туган як
+7 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
28 февраль , 12:36

Нурфия МАННАНОВА. Яралы һәм серле мәхәббәт (3)

Наил педагогия инсти­тутының бишенче курсында укый. Тарих укытучысы булачак ул. Шул ук вакытта тагын бер һөнәрем булсын дип, шоферлар курсына да йөри, чөнки ул үзенең алдагы тормышын машинадан башка күз алдына да китерми. Спортзалга йөрергә дә вакыт таба. Наил озын буйлы, саргылт чәчле, чибәр егет. Гомумән, аңа борылып карамаган кыз булмагандыр ул урамнан үткәндә. Шулай булса да, ул гүзәл затлар белән бик чуалмады.

Нурфия МАННАНОВА. Яралы һәм серле мәхәббәт (3)
Нурфия МАННАНОВА. Яралы һәм серле мәхәббәт (3)

Наил педагогия инсти­тутының бишенче курсында укый. Тарих укытучысы булачак ул. Шул ук вакытта тагын бер һөнәрем булсын дип, шоферлар курсына да йөри, чөнки ул үзенең алдагы тормышын машинадан башка күз алдына да китерми. Спортзалга йөрергә дә вакыт таба. Наил озын буйлы, саргылт чәчле, чибәр егет. Гомумән, аңа борылып карамаган кыз булмагандыр ул урамнан үткәндә. Шулай булса да, ул гүзәл затлар белән бик чуалмады.

Көннәрнең берсендә, бозлавыкта таеп егылып, аягын авырттырды да травматология бүлегенә алып киттеләр үзен. Аяк сеңере нык тартылган, диде табиб. Чибәр, ләкин бик усал карашлы кыз аның аягын бәйләде һәм Наилгә иртәгәсен тагын килергә кушты. Аны дуслары күтәреп диярлек алып чыгып киттеләр. Тулай торакка кайт­кач, егетләр:

— Сиңа бит теге чибәр кыз иртәгә дә килергә кушты. Курыкмыйсыңмы, бигрәк усал бит күзләре. Но чибәр үзе! — дип көлештеләр.

Наил дә кич буе шул кызны уйлап чыкты. Чынлап та, бигрәк усал шул кызның күз карашы. Ә үзе нинди чибәр!

Икенче көнне ул укуга бара алмады, такси белән тагын хастаханәгә китте. Теге чибәр кыз аны коридорда күрү белән дә сүз катты:

— Сәлахов, килеп җит­теңме? Әйдә, уз, карыйк әле аягыңны. Ну, шеше бераз кимегән. Менә бу мазьны буяп, хәзер тыгыз гына итеп бәйләп куям. Өч көннән тагын килерсеңме? Әллә бүген дусларың юкмы?

— Алар бит укуда. Син озатып куйсаң гына инде. Бәлки исемеңне дә әйтерсең?

— Мин — Алсу. Тагын ярты сәгать эшлисем бар, көтеп торсаң, озатып та куям, — диде усал кыз.

Наил белән Алсу шушы көннән башлап көн дә диярлек очраша башласалар да, егетне үлеп гашыйк булды дип әйтеп булмый. Шулай да аның көннәре элеккегә караганда күңеллерәк тә, кызыграк та уза башлады. Алар кинога, концертка, хәтта театрга да бергәләп йөрделәр. Биш ел Казанда яшәп, Камал театрын да күргәне булмаган икән Наилнең! Беркая да йөрмәде шул ул, вакыты да юк иде инде. Чөнки ул башы белән укуга чумган иде. Бик тырышып укыды, шоферлар курсын да тәмамлап, машина йөртү хокукын алды, спортзалын да калдырмаска тырышты. Дипломны да үзе язды, курсташларына бу эштә ярдәм итеп, бераз акча да эшләде. Алдагы планнары — диплом алу белән армиягә китәргә. Ул хәтта Алсу белән урамда йөргәндә дә гел хәрби хезмәт турында сөйләде.

Май бәйрәмендә Алсуның бүлмәдәш кызы кияүгә чыкты. Туйга Алсу белән Наил бергәләп бардылар. Шул туйдан соң Наил Алсу янына чәй эчәргә керә башлады. Аннары куна да калгалады.

Диплом аласы көн якынлашты. Ул көн — иртәгә, ә бүген Наилне хәрби комиссариатка чакырып, повестка тоттырдылар. Соңгы вакытта армиягә барасым килә дип бик ашкынып йөрсә дә, бу кәгазьне кулына алгач, Наилнең кәефе никтер күтәрелмәде. Күңелен нәрсәдер кырды...

Кайтып, тулай торакның ишеген ачып керүгә, егет фойеда боек кына утырган Алсуны күреп, аптырашта калды:

— Бәй, минем чибәркәйгә ни булган, кәефең юк. Әллә мине армиягә озатырга килдеңме? Әле бит иртәрәк, мин 10 июльдә генә китәм, — диде Наил, шаярту катыш.

— Унынчы июльдә китә–сең? — диде дә Алсу кычкырып еларга кереште. Наил аңа:

— Чү‑чү, әкрен. Әйдә, тышка чыгыйк әле, — диде.

Алар урамга чыгып, шундагы эскәмиягә утыру белән, Алсу тагын да ярсыбрак еларга кереште.

— Син мине ташлап китә–сең, мин нишләргә тиеш хәзер? Безнең балабыз булачак, мин авырлы! — Наил учы белән Алсуның авызын каплагандай итте.

— Әкрен, кычкырма шул–кадәр, — диде ул, чөнки тулай торакка кереп‑чыгып йөрүчеләр күп иде, үзе бер сикереп торды, бер утырды, тагын сикереп торды.

— Менә сиңа мә, килеп җиттек! Соң, Алсу, син бит медик, шәфкать туташы, хәстәрен күрергә тиеш идең! Укыганда кая карадың?

— Син, син... Ә нигә соң мин генә уйларга тиеш? Ә син?

— Мин сиңа бервакытта да өйләнәм димәдем, армиягә китәм дидем. Табибка барырга кирәк, — диде Наил. — Соң булып куя күрмәсен...

Алар бәхәсләшкән арада бер яшь кенә пар, чәченә ике бант куйган кечкенә кызчыкны җитәкләп, көлешә‑көлешә үтеп китте. Бик бәхетле иде алар, күрәсең...

Икенче көнне иртә белән барлык бишенче курс студентлары, матур итеп киенеп, диплом алырга китте. Наил дә баруын барды, тик озак утырмады, кайтыр юлга чыкты. Аңа бүген, һичшиксез, Алсу янына барырга кирәк иде. Кайтып тиз генә өстемне алыштырам да, чабам аның янына, дип кайт­кан иде дә, аны вахтер апа туктатты:

— Улым Наил, сиңа хат бар, — дип, кулына конверт тоттырды.

Конвертның тышына эре хәрефләр белән «Сәлахов Наилгә» дип язылган иде. Наил конвертны алды да, тыштагы эскәмиягә чыгып утырды. Хатның Алсудан икәне билгеле иде, эчтәлеге дә бик кыска: «Наил, сиңа кирәкмәгән бала миңа да кирәкми, мин баланы алдыртам, тыныч күңелең белән кит армияңә!», — диелгән һәм астарак эре хәрефләр белән «Хуш!» дип язылган иде. Бик озак утырды Наил урамда. Хатны бер йомарлады, кулы белән сыпырып, бер тигезләде, тагын укыды, тагын йомарлады. Шулай утырганда, кичәге матур пар, кызларын җитәкләп, көлешә‑көлешә янәдән аның яныннан узып китте. «Болары йөрмәсеннәр иде ичмаса, ачуымны китереп», — дип уйлап куйды ул. «Ә бәлки безнең кызыбыз да шундый матур булган булыр иде» — егетның тамак төбенә төер килеп утырды.

Наил йөгереп бүлмәсенә кереп китте. Аңа бит әле әйберләрен дә җыясы бар. Авылга кайтып, әнисенә дә бераз ярдәм итәргә кирәк киткәнче, ул бит аны берүзе үстерде.

Ун көн бик тиз үтеп китте: утын кисеп ярды, абзар капкаларын рәтләде — сизми дә калды.

Июльнең уникесендә Наил инде солдат киемендә, Ставрополь шәһәрендә учебкада иде. Учебка дигәннәре дә шул ук армия инде — солдат казармасы, ике яруслы тимер ятаклар, ашханәдә — алюминий коштабак‑кашыклар. Ярый әле, чәй эчә торган кружкалары чәчәк төшкән эмальдән...

Ул анда бер ай булды — йөгерделәр, сикерделәр, шуыштылар, автоматны сүтеп җыярга, аннан атарга өйрәнделәр. Сугышкалап та алдылар. Наилгә бик эләкмәде, гомумән, эләкмәде дисәк, дөресрәк булыр, чөнки аның физик әзерлеге яхшы иде. Әлбәттә, бу — спортзал нәтиҗәсе. Буе метр да сиксән ике сантиметр булган егеткә «дед»лар да сүз әйтергә курыктылар, ахрысы. Бер ай вакыт бик тиз үтеп китте. Хәрби ант биргәннән соң, берничә солдат вертолетта Чечняга очтылар.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: