Туган як
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
26 февраль , 10:32

Нурфия МАННАНОВА. Яралы һәм серле мәхәббәт (2)

— Кайчанрак барырбыз икән, әтисе, Казанга... — Наилә җөмләсен әйтеп тә бетерә алмады.  

Нурфия МАННАНОВА. Яралы һәм серле мәхәббәт (2)
Нурфия МАННАНОВА. Яралы һәм серле мәхәббәт (2)

— Кайчанрак барырбыз икән, әтисе, Казанга... — Наилә җөмләсен әйтеп тә бетерә алмады.

 — Бүген! — диде Наил. — Бүген!

 Наилә аптырашта калды:

 — Ничек бүген?

— Хәзер үк менә, хәзер үк! Җыенабыз да китәбез! — диде Наил, Наиләнең күзләренә текәлеп. 

Хатынының кулларыннан тотты да, тагын дәвам итте:

 — Әнисе, үтенеп сорыйм, бүген барабыз. Тик син миннән берни дә сорама әлегә, яме. Баргач ачык­ланыр, аннан барысын да белерсең. Мин бүген ачык­ланыр дип өметләнәм...

 Алар бер сәгать дигәндә җыендылар да юлга кузгалдылар. Ике сәгать үтүгә, алар инде Ләйсәннәрнең подъезд төбендә иде. Бераз эскәмиядә утырып тордылар. Рөстәмнәрнең машинасы монда юк, димәк алар әле һаман фатир карап йөриләр.

 — Әйдә, керик инде, Наил?

 Өченче катка менеп җитүгә, Наилнең йөзе агарып китте. Наилә эшнең нәрсәдә икәнен өйдә үк төшенде. Ә эчендә нинди утлар янганын ул үзе генә белә иде.

Хәзерге минутта Наилә иренә эчен ярып салырга әзер иде, тик нәрсәдер аны тыйды, күңелендә кемдер сабыр ит бераз, дигән кебек булды.

 Менеп җитеп кыңгырауга басуга, көтеп торган кебек, кинәт ишек ачылып китте. Бусагада бик матур гына бер ханым басып тора иде.

 — Сезгә кем кирәк? — дип сорады ул, усал гына итеп. 

Аны күрү белән Ләйсән белән бу хатынның әниле‑кызлы булуына шик калмады: алар шул тиклем охшаш иде. Күз‑каш тирәсе, усал караш хәтта бераз куркыта иде. Наилнең нигә шулай үзен сәер тотуы ачыкланды булса кирәк.

 — Исәнме, Алсу. Әллә танымыйсыңмы, мин — Наил, — диде ул калтыранган тавыш белән.

 — Наил? Нишләп йөрисең? Урамда күрсәм, мин сине бөтенләй танымас идем. Югалган кеше, әйдә, уз. Ни йомыш? — дип кырт кисте Алсу.

 — Мин үзем генә түгел, хатыным белән. Таныш бул, Наилә.

 — О‑о, надо же, хатыны белән килгән. Исеме дә Наилә. Ну, хәзер әйтегез инде, ни йомыш? Вәт кемне‑кемне, но сезне көтмәгән идем.

 — Алсу, без Рөстәмнең әти‑әнисе.

 — Нәрсә? — дип әче итеп кычкырып җибәрде Алсу.

 — Ләйсән минем кызмы? — дип сорады Наил.

 — Синеке, синеке, әлбәттә, синеке! — Алсу бер утырды, бер торып басты, кычкырып елады. — Ниш­либез инде хәзер? Я Аллам, адәм көлкесе...

Кинәт елавыннан туктады да Наилгә кычкыра башлады:

 — Син, син гаепле! Син безне ташлап киттең, минем авырлы икәнне белә торып!

 Менә монысы инде Наилә өчен зур яңалык булды. Кит, булмас, аның Наиле андый түгел! Йөргән кызын авырлы килеш ташлап китте микәнни шулай? Бу бөтенләй аңа охшамаган, бәлки белмәгәндер ул, дип Наилә үзен юатты.

 — Алсу, сиңа кирәкмәгән бала миңа да кирәкми, алдырам, дип син бит миңа хат калдырган идең.

 — Менә, күрәсең ич, алдырмаганмын. Табиблар рөхсәт итмәде, башкача балаң булмаячак монысын алдырсаң, диделәр...

Ул һаман елый‑елый кычкырды.

Ә Наиләнең хәле боларныкыннан да авыррак иде. Нишләргә? Бөтенләй әйтмәсә, улы бәхетсез булачак. Ә алар Ләйсән белән бер‑берсен шул тиклем
яраталар ки, хәтта табын артында да бер‑берсеннән күзләрен алмыйлар...

 Алсу, бераз тынычлана төшеп, Наилгә дәште:

 — Син бик нык үзгәргәнсең, картайгансың, — диде.

 — Ул үлемнән чак калды, Чечняда хезмәт итте. Мин дә шунда хезмәт иттем, шунда танышып өйләнештек, ‑ дип, Наилә дә сүзгә кушылды.

 — Әйе. Мин бик каты яраландым. Госпитальдә яттым. Наилә шунда эшли иде. Мине ул аякка бастырды, — дип дәвам итте Наил.

Бәлки Алсу аз булса да тынычланыр дип уйлаган иде ул, ләкин, киресенчә, Алсу тагын да ныграк ярсый башлады.

 — Нәрсә, мин хәзер синең Наиләң алдында баш ияргә тиешме? — дип кызып китте ул. 

Битен каплап, өр‑яңадан ярсып еларга кереште. Тагын елавыннан кинәт туктап, әйтеп салды:

 — Беләсегез килсә, минем кы­­­­зым сезнең улыгыздан бәби көтә!

 — Нәрсә? — Наил урыныннан сикереп торды.

— Әйе, Наил, әйе — Наилә ирен тынычландырырга тырышты. — Мин аны кичә үк сиздем. Әйдәгез, ашыкмый гына, бераз уйлыйк.

— Уйлыйк‑уйлыйк... Нәрсәсен уйлыйсың инде монда?! Эш бик зурга киткән бит. Хәзер монда психолог кирәк.
Ничек итеп әйтергә икәнен ул өйрәтсә генә инде, — дип Наил Алсудан су сорап алды.

— Гафу итегез, мин сезгә чәй тәкъдим итә алмыйм. Миңа хәзер эшкә китәргә кирәк, — дип сумкасыннан телефонын бер алды, бер куйды. — Юк, юк, бүген шылтыратмыйм. Алар бүген монда килеп куналар. Ә иртән мин поликлиникага эшкә китәм, иртәгәге кичкә чаклы күрешмибез... Менә шулай, Наил, гомерем буе ике эштә эшләдем, синең кызың кеше балаларыннан ким үсмәсен дип тырыштым!

— Моның өчен сиңа бары тик рәхмәт кенә, — диде Наил һәм Наиләгә дәште:

— Мин бераз тышка чыгып утырам әле.

— Ярый, бар чык. Мине шунда көт.

Аңа шул гына кирәк иде. Тиз генә Алсу янына килеп утырды.

— Алсу, бәгърем, әйдә, ашыкмыйк әле. Әйтми тор балаларга, үтенеп сорыйм! Монда тагын бер сер бар. Ул Наилнең яралары белән бәйле. Аны сөйләргә бик озак. Мин хәзер кайтып, Наил белән сөйләшәм, аннары сиңа шылтыратам, бир миңа телефон номерыңны. Балаларны бәхетсез итмик! Мин Ләйсәнне бик яраттым, аның авырлы икәнен дә кайту белән сиздем. Аңа ничек шатлануымны белсәң! Алсу, аңлаштыкмы?

Наилә елый‑елый сөйләде, ә Алсу тыңлады. Ул да бер елады, бер көлде. Алсу телефон номерын язып бирде. Наилә чыкканда, Наил эскәмиядә елап утыра иде.

— Син мине гафу ит инде, әнисе! Сиңа бик авыр булгандыр, — диде ул.

— Монда беркемгә дә җиңел түгел. Кайт­кач тагын сөйләшербез, яме, әтисе, — диде Наилә, машинага утырып. 

Алар кайтыр якка кузгалды. Юл буе бер‑берсенә сүз катмадылар. Чаллыга кергәндә генә Наилә тынлыкны бозды:

— Әтисе, безнең өйдә аракы бармы ул?

— Кайдан булсын ди инде ул. Нишлисең аракы белән? Монда аракы эчеп түгел, айнык баштан уйларга кирәк, — дип гаҗәпләнде ир.

— Миңа кирәк, әтисе. Тукта әле менә бу кибет янында.

Наил туктады. Наилә үзе генә кереп, бер шешә аракы, тагын шунда ниндидер ашамлыклар алды. Үзе дә аңлап бетмәде ул кәрзингә ниләр салганын.

Өйгә кайткач, Наил башын тотып, уйга чумды. Ә Наилә өстәлгә шешә һәм кабымлыклар, ике стакан китереп куйды.

— Син эчәсеңме? — дип сорады.

Үзенең соравыннан үзе курыкты. Наил эчәм дисә, бетте баш! Онытмады шул: Наил, Чечнядан кайткач, эчеп күрсәтте инде аңа. Рөстәм тугач кына туктады ул эчүеннән. Шуннан соң башка авызына да алганы юк. Кунак җыйганда да эчү гадәте юк аларның табынында.

— Юк, мин эчмим, әнисе. Сиңа бик авыр булды бүген. Кирәк дип санасаң, эч. Ә мине, булдыра алсаң, гафу ит!

— Юк, — диде Наилә. — Мин дә эчмим. Гафу үтенмә, әтисе, кирәкми. Синең минем алда бернинди дә гаебең юк. Мин синнән гафу үтенәм! Кичерә алырсыңмы икән мине син? Хәзер сөйлим, тик үтенеп сорыйм — бүлдермә! Бары тик тыңла гына...

(Дәвамы бар)

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: