Туган як
+7 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
22 февраль , 11:11

Нурфия МАННАНОВА. Яралы һәм серле мәхәббәт (1)

Наилә бүгенге төнне бөтенләй йоклый алмады. Бер шатланды, бер кайгырды, елап та алды. Сәбәбе бик җитди иде — уллары Рөстәм атна башы белән шалтыратып әйтеп куйды: — Әти, әни, шимбә көнне булачак киленегезне алып кайтам. Сезгә ошаса, өйләнәм.

Нурфия МАННАНОВА. Яралы һәм серле мәхәббәт (1)
Нурфия МАННАНОВА. Яралы һәм серле мәхәббәт (1)

Наилә бүгенге төнне бөтенләй йоклый алмады. Бер шатланды, бер кайгырды, елап та алды. Сәбәбе бик җитди иде — уллары Рөстәм атна башы белән шалтыратып әйтеп куйды:

— Әти, әни, шимбә көнне булачак киленегезне алып кайтам. Сезгә ошаса, өйләнәм.

— Ә безгә ошамаса өйләнмисеңме? — дип көлештеләр алар. — Үзеңә ошагач, өйләнәсең инде, улым. Сиңа бит аның белән торырга, безгә түгел.

Шуларны уйлап ятты ул төн буе. Таң беленә башлагач, әкрен генә бисмилласын әйтеп, урыныннан торды, тышка чыкты. Матур итеп кояш чыгып килә. Кояш чыгышына карап белгән догаларын укыды. Дога укыганда тагын күңеле тулды. Аннары чәчәкләренә су сипте. Наилә шулай көн дә иртә белән чәчәкләренә су сибәргә ярата. Өйгә керде. Наилне уятмаска тырышып, әкрен генә чәй куеп җибәрде, ит салып, аш пешерергә куйды. Токмачын кичә үк кисеп, киптереп куйган иде. Тик торасы килмәгәннән, пешерәсе бәлешенә камырын да кичтән үк басып куйды. Хәзер инде коймагына камыр туглый башлады. Шул арада Наил дә, ыңгыраша-ыңгыраша, йокы бүлмәсеннән килеп чыкты.

— И әнисе, төнлә бөтенләй йоклый алмадың бит, инде тагын эшкә тотынгансың. Аңлыйм инде, улыбыз өчен борчыласың! Барысы да яхшы булыр, Алла боерса. Даруларыңны эч, — диде ул.

Чынлап та, Наиләнең соңгы арада кан басымы еш күтәрелә. Наил бик борчыла аның өчен.

— Шулай булсын инде, әтисе, яхшы булсын. Әйе шул, йоклый алмадым.

Алар уллары туган көннән башлап бер-берсенә исемнәре белән түгел, ә «әтисе», «әнисе» дип дәшәләр.

— Ничек кайгырмыйсың инде, — дип дәвам итте Наилә. — Бу бит бер генә була торган көн! Бердәнбер улыбыз килен алып кайта, ничек борчылмыйсың инде? Бәхеткәйләре генә була күрсен балакайларыбызның! Күз карасы кебек үстердек бит бердәнберебезне. Син дә йокламадың инде, синең дә башыңда шул уйлар булгандыр. Яраларың да борчый, ахры...

— Әллә инде, әнисе. Яралары белән бергә йөрәге дә урын тапмады шул, — дип куйды Наил.

— Шулайдыр инде, әтисе. Ярый, бар. Син тышны урап кергәнче, мин коймакларымны пешерә торыйм. Аннары бергәләп чәй эчәрбез, — дип, Наилә коймагын пешерә башлады.

Наил тышка чыгып, һәркөн иртән башкара торган вазыйфаларын үтәде: кетәклеккә кереп, тавыкларына җим сипте, үләннәр йолкып ташлады, зур су савытларына, кичен яшелчәләргә сибәргә дип, су тутырып куйды да, өйгә керде. Наилә инде коймагын пешереп, өстәл әзерләгән иде. Бергәләп утырып, ботка ашадылар, чәй эчтеләр.

Алар бүген чәй эчкәндә сөйләшмәделәр. Икесенең дә күңел түрендә бер үк төрле уйлар чуалана иде. Чәй эчеп беткәч, Наил:

— Әнисе, коймагың бик тәмле булган. Бар да уң булыр, Алла бирсә, — дип куйды да гәзит алып, диванга барып утырды.

— Ни язалар, әтисе? — дип сорап куйды Наилә.

— Гел шул бер сүз. Телевизорда нәрсә, гәзиттә дә шул. Әнисе, сиңа әйтергә дә онытканмын бит: кичә телевизордан әйттеләр, Чечняда хезмәт иткән инвалидларның пенсиясен арттыралар икән.

— И, ярар, әйбәт булган, әтисе! Эшләп тә торасың бит әле. Иш янына куш булыр. Теге узган ел биргән акчалары да бик урынлы булды, өйнең вак-төяк җирләренә ярап куйды. Кешедән ким яшәмибез, әтисе, Аллага шөкер! Чит илнеке булмаса да, утырып йөрергә машинабыз да бар.

Алар, шәһәрдә яшәсәләр дә, үз йортлары белән торалар. Наилә чәй табынын җыештырып алды да бүлмәсенә кереп китте. Көзге каршына басып, бераз битләрен сыпыргалады да үз-үзенә:

— И Наилә, син дә кайнана буласың бит. Аннан, күп тә үтми, дәү әни дә булырсың әле, — дип елмаеп куйды.

Әллә үз баласы берәү генә булганга, аның күптән инде онык сөясе килә. Шифоньерын ачып, Наилә иң яраткан күлмәген алып киде. Матуррак күренәсе килде аның уллары каршында. Улы Рөстәм 8 Мартка алып кайткан роза чәчкәләре төшкән ялтыравыклы яшел яулыгын алып бәйләде. Ул күптән түгел генә очрап, бик матур ике алъяпкыч сатып алган иде. Шуларның үзенә дигәнен биленә бәйләп куйды. Ә килененә дигәнен бүген бирмәячәк әле — ул бит бүген кунак кызы булып кайта. Менә килен булып кайткач, бүләк итәр, Алла бирсә!

Наилә үз бүлмәсеннән килеп чыккач, Наил түзмәде, сикереп торып, хатынын кочаклап алды.

— Я Аллам, әнисе, синең үзеңне урлап алып китмәсеннәр тагын килен итеп! Бигрәк чибәрләнеп киткәнсең бит! — тагын әллә нинди матур сүзләр әйтергә җыенган иде ире, Наилә аны туктаты.

— Я, булды, оялтасың бит, әтисе, — диде.

Аның хәтта бит очлары кызарып китте. Иренә сиздермичә генә, Наилә тагын көзгегә күз салды да аш бүлмәсенә кереп, өстәл әзерли башлады. Кунаклар килгәндә генә җәелә торган эскәтерен җәйде. Икмәк кисеп куйды. Пешкән итләрне турады. Яшелчәләрне турап, җиләк-җимешләрне юып, матур вазаларга салып куйды да сәгатькә күз салды. «Кайтып җитәрләр инде», — дип уйлады ул. Шул вакыт, тәрәзәгә караса, кунаклар инде капкадан кереп киләләр.

— Кайттылар, кайттылар, әтисе, — дип, алъяпкычына кулын сөртә-сөртә, Наилә ишеккә таба атлый башлады.

Шул арада кунаклар гөрләшеп килеп тә керделәр. Наил белән Наилә бик нык дулкынлансалар да, балаларга сиздермәскә тырыштылар.

Рөстәм бу минутларда бик бәхетле күренде. Шунда ук Наиләнең эченә җылы йөгерде. Рөстәм, һәрвакыттагыча, әти-әнисен кочаклап алды.

— Әти, әни, без кайтып җиттек. Таныш булыгыз, бу — Ләйсән була. Ләйсән, бу өйнең хуҗалары — минем әти һәм әни, Наил абыең белән Наилә апаң булыр покага, — дип шаяртып куйды ул.

Ләйсән башта Наиләгә кул сузды.

— Исәнмесез, — диде ул, кыенсынган булып.

— Әйдә, балам, түрдән уз! Әйдә, улым, узыгыз, — диде Наилә.

Аннары Ләйсән Наилгә кулын сузды. «Исәнмесез!» диде, Наилнең күзләренә туп-туры карап. Наил дә кулын сузды һәм шулчак, бик чибәр генә күренсә дә, кунак кызының очлы кара күзле икәнен күреп алды. Хәтта кашларының уртасы да, ачуланган кебек җыерылып, аска карап тора иде. Наилгә суык җил исеп куйган кебек булып китте.

«Әстәгъфирулла, кеше кешегә шулай охшар икән!» — дип уйлап куйды ул. Шулай да уйларын сиздермәскә тырышты, эчендә калдырды.

— Әйдәгез, узыгыз, балалар! Иртәдән бирле көтәбез үзегезне.

Кунаклар, чишенеп, сумкаларын эчке бүлмәгә урнаштырдылар да, Ләйсән, Наилә янына килеп, тәмле күчтәнәчләр салынган пакетны һәм аерым тартмадагы тортны аның кулына бирде.

— Сезгә аз гына күчтәнәчләр, — диде оялып кына.

— Рәхмәт, балалар, Алланың рәхмәте яусын үзегезгә!

Яшьләр, бүлмәләренә кереп, бераз пышылдашып чыктылар. Алар чыгуга, Наилә барысын да өстәл янына дәште:

— Әйдәгез, балалар, әтисе, ашны сала башлыйм.

Ләйсәнне күрү белән Наилнең йөзе үзгәрде. Ул бер дә сөенгәнгә охшамаган иде. Моны Наилә дә сизде.

Барысы да өстәл янына утырыша башладылар. Рөстәм, кулларын бер-берсенә ышкып:

— И, әни, шул тәмле ашларыңны сагынып кайтам бит мин. Менә бүген дә капка төбенә кадәр чыккан тәмле исләре! — дип куйды.

Дүртәүләп өстәл тирәли утырып, бисмиллаларын әйтеп, ашый башладылар. Наил Ләйсәнгә бик карамаска тырышты. Наилә иреннән күзен дә алмады. «Ни булды соң аңа, ни булды?» — дип уйлады ул. Әни кеше әни инде, ашагыз дип һаман кыстый бирде, Ләйсәннең алдынарак ит салынган коштабакны китереп куйды.

— Аша, балам, кичә генә суелган ит, базардан алып кайттым, — диде. Ләйсән Рөстәмгә карап куйды да, танавын тотты. Наилә шунда ук эшнең нидә икәнен аңлады. Ә Рөстәм әтисеннән күзен алмады. Авырый, ахрысы, дип уйлады ул.

— Улым, — дип сүз башлады Наилә. — Без Ләйсәннең әти-әнисеннән, аның кулын сорарга тиеш бит инде гореф-гадәт буенча. Кайчанрак барыйк соң?

— Бик соңламагыз инде, әни, шушы көннәрдә барсагыз, яхшы булыр, әйеме, җаным? — диде улы Ләйсәнгә карап.

— Кызым, Ләйсән, син ни диярсең? Әти-әниең кемнәр, кайда эшлиләр?

— Минем әнием Алсу, шәфкать туташы булып эшли. Әтием юк. Минем аны бөтенләй күргәнем юк.

Шулчак Наилнең кулыннан кашыгы төшеп китте, үзе ютәлли башлады. Наилә тагын аптырашта калды.

— Әнием мине берүзе үстерде. Без аның белән егерме алты ел икәү генә торабыз.

Ләйсәннең соңгы сүзләреннән Наилнең йөрәге бөтенләй туктый язды. Моны Рөстәм дә күрде, әтигә Ләйсән ошамады ахры, дип уйлады ул.

— Әтиеңә бераз салкын тигән, чирләбрәк тора, — дип сүз кыстырган булды Наилә.

Наил ашын ашады да чәен көтеп тормады.

— Ярый, әнисе, рәхмәт, ашың бик тәмле булган. Мин тышка чыгыйм, мунчаны әзерлим, — диде.

— Әти, икәү бергә чыгарбыз, чәй эчик инде, — дип, Рөстәм әтисен туктатмакчы булды:

— Ярар, улым, мин чыга торам, эч чәеңне. Чыгарсың минем янга, — дип, Наил тышка чыгып китте.

Аның табын янында утырырлык чамасы калмаган иде. Әгәр ул уйлаганча булса, бетте баш!

Өйдәгеләр, сөйләшә-сөйләшә, коймаклап чәй эчтеләр. Аннары Рөстәм әтисе янына чыгып китте. Ләйсән Наиләгә савыт-саба юышты. Аннары алар икәүләп Рөстәмнең бәләкәй чагындагы фотоларны карадылар.

— Рөстәм бигрәк әтисенә охшаган, — дип куйды Ләйсән.

Әйе, Рөстәмне чынлап та гел әтисенә охшаталар иде. Наилә моңа күнеккән.

Рөстәм әтисе белән тышта йөрде, су ташып, мунча яктылар, тавык кетәклегенең капкасын рәтләп куйдылар.

— Утын да бетеп килә икән, әти. Без икенче кайткач, утын сатып алырбыз әле. Үзем алам, үзем өям, яме! Чирләп тә торасың бугай. Әллә яраларың борчыймы, әти?

— Улым, бардыр инде. Олыгаеп та киләм, иллене уздым бит инде.

Ә Рөстәм барыбер үзенчә, әти Ләйсәнне ошатмады ахры, дип уйлады.

Кичкә, барысы да мунча кереп чыгуга, Наиләнең бәлеше әзер булды. Алар тагы өстәл янына җыелдылар.

Бүгенге көн гадәти булмады, шуңадыр Наилә бераз арып китте. Инде рәхәтләнеп йоклыйсы гына да бит, юк инде. Аны Наилнең үз-үзен тотышы борчыды. Иренең үзен беркайчан да болай сәер тотканы юк иде. Шулай да Наилә бу турыда сүз кузгатмады. Балалар киткәч сөйләшербез әле, дип уйлады ул яткач.

Иртән Наилә, көндәгечә, бакчада чәчәкләренә су сипте, балаларына биреп җибәрергә дип йомыркалар җыйды. Өйгә кергәч, кунакларны уятмыйм дип, песи кебек йомшак кына басып йөреп, өчпочмаклар пешерде. Яшьләргә йокларга урынны Наилә бер бүлмәгә әзерләде, чөнки аларның күптән бергә булганнары күренеп тора. Ана күңеле барысын да сизә шул!

Балалар өчпочмак исенә уяндылар булса кирәк. Наил дә тыштан эшләрен бетереп керде. Алар янәдән өстәл янына җыелып, чәй эчтеләр. Наилнең кәефе һаман юк иде, шуңа күрә ул сөйләшүгә бик катышмады. Ә балалар бүген Казанга баргач, фатир карыйлар икән, бергә яши башларга уйлыйлар. Шуңа күрә алар юлга ашыктылар. Наилә, өчпочмакларын, йомыркаларын тартмага салып, аларны озата чыкты. Наил балаларга ук ияреп чыккан иде.

— Улым, алыгыз, бераз күчтәнәч. Саграк, йомыркалары да бар.

Рөстәм белән Ләйсән, машинага утырып, кузгалып киттеләр. Наил белән Наилә кулларын болгап, озатып калдылар. Бераз сөйләшми генә басып тордылар, аннары өйгә керделәр.

 

(Дәвамы бар)

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: