Туган як
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
22 февраль , 11:35

Әлфия Мөхәммәдиева-Шәйхлисламова. Хушлашу (хикәя)

Кичтән яңгыр бераз сибәләп алды да, иртәнгә туңдырып, урамнарны күк бозга әйләндерде.  

Әлфия Мөхәммәдиева-Шәйхлисламова. Хушлашу (хикәя)
Әлфия Мөхәммәдиева-Шәйхлисламова. Хушлашу (хикәя)

Ашыга-ашыга мәктәптән кайтып килгән Наилә, үз уйларына тирәнрәк чумып, ахры, аягы таеп китте дә, егылды. Шунда ук үзенә сузылган ярдәмчел кулларны күреп калды. «Рәхмәт», — диде ул торып баскач һәм егетне танып алды. Бу Наиләдән ике яшькә генә өлкәнрәк Айнур иде. Карашлар очраштылар да, аерылышырга теләмәгәндәй, бик озак бер-берләренә текәлеп тордылар. Егет дәшмәде, гүя ул бу кыз алдында таш сынга әверелгән иде. Аның кыяфәте кызга бик кызык тоелды, ул түзәлмичә көмеш кыңгырау чеңләгән тавышлар чыгарып көлеп җибәрде. Егет берчә агарынды, берчә кызарынды да: «Их, Наилә!» дип авыр сулыш алды һәм үз юлы белән китеп барды. Кызның: «Тукта, китмә!» — дип бөтен Галәмне ярып ярсып кычкырасы, Айнурның зәңгәр-зәңгәр күзләренә сәгатьләр буе текәлеп карап торасы килде. Ләкин ул тыныч кына үз йортларына табан атлады.

Кичке сәгать бишләр тирәсендә кыюсыз гына ишек шакыдылар. Рус теленнән инша язып утырган Наилә барып ишек ачса, анда ашыгып килүдәнме, суыктанмы ике бите алмадай кызарып-пешкән нәни генә кызчык басып тора иде.

—Сез Наилә апа буласызмы ул? Менә Айнул абыем билелгә кушты... — дип сакау теле белән сөйләнеп, зәңгәр тышлы конвертны Наиләгә тоттырды да, баскычтан кәҗә бәтиедәй сикергәләп төшеп китте.

Наилә ашыгып конвертны ачты, күзләре тиз-тиз беренче юллардан шуышып үттеләр. «Исәнме, Наилә. Моңа кадәр күңелем белән һәрчак  синең яныңда булсам да, мин берничек тә сиңа якын килергә батырчылык итә алмый идем. Менә бүген синең күзләреңә озак карап торырга мөмкинчелек биргән бозлавыкка мин рәхмәт укыйм. Наилә! Бүген минем туган якларда соңгы көнем. Армиягә китәргә повестка алдым. Әгәр булдыра алсаң, кичке сәгать 7гә озату кичәсенә кил. Мин сине өзелеп көтәрмен. Айнур», — дип язылган иде хатта. Кыз уйга калды. Барыргамы? Юкмы? Юк, булмый...

Иртәнге сәгат алтыда кыз сискәнеп уянды һәм сәбәбен үзе  дә ачык кына аңламыйча тиз-тиз киенә башлады. «Бер генә минутка соңласам да, гомерлек үкенеч булачак», — дип тибә иде аның йөрәге.

Урамда, вакытның бик иртә булуына карамастан, кеше күп күренә. Күрәсең, болар бүген китәчәк егетләрнең якыннарыдыр. Авыл Советы  каршында да  

халык байтак кына. Гитаралы бер егет үзәкләрне үзәрдәй итеп уйный һәм җырлый. Бөтенесе хушлаша, егетләргә матур теләкләр тели. Тик бер Айнур гына, якыннарыннан аерылып, күзләре белән кемнедер эзли. Халык арасыннан Наиләне күреп алгач та ул уктай атылып аның каршына килеп басты.

— Ә шулай да килгәнсең... — диде егет, кызның кулларыннан алып, — мин сине кичә шундый көттем, аптырагач, берничә тапкыр өегез турына да барып килдем. Тик утыгыз янмый иде инде...

Ул арада «Машиналарга!» дигән команда яңгырады.

— Көтәрсеңме, Наилә? Мин сиңа көн дә, хәтта көненә икешәр дә хат язармын. Җавап бирерсеңме?

— Язармын, Айнур. Хуш-сау бул. Исән-сау әйләнеп кайта күр, — бу сүзләрне кыз бөтен күңеле белән әйтте, моны тутырып караган күз карашы да раслый иде.

Күз карашы...Иң соңгысы... Наилә минутның шушы бәләкәч кенә мизгелендә бу карашта күп нәрсәне укыды: «Мин синең тыныч тормышыңны саклау өчен китәм. Мин сакта торганда син бер кайгысыз укы, шатланып яшә һәм төннәрен калтыранмыйча тыныч йокла».

Бу күз карашы тәэсиреннән берни дә үзгәрмәде, тирә-як гөлбакчага да әверелмәде, әйләнә-тирәлек: агачлар, йортлар, кешеләр дә — һәммәсе элеккечә калды. Ләкин ике йөрәк тә язгы ташкындай кузгалган һәм хисләр тәүге умырзаялар кебек саф иделәр. Менә соңгы гудок – хушлашу гудогы. Машиналар әллә кайда югалганчы авыл урамнарын ярып-яңгыратып торды ул гудок. Әйтерсең лә, ике елга аерылу сагышларының башлангычы ул иде...

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: