Туган як
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
24 гыйнвар , 15:13

Яшәү яме

Урамда – буран, ләкин мин, Тукай шигырендәге сүзләргә каршы килеп, өйдә утыралмый, шарфымны бала-чага сыман урап-урап бәйләдем дә, тышка чыгып киттем.

Яшәү яме
Яшәү яме

Чынлап та, көчле җил кешеләрне очырып-очырып җибәрердәй булып котырынып исә. Шуңа өстәп, ябалак-ябалак кар ява. Тротуарларны гына түгел, машина юлларын да капларга өлгәшә. Ял көннәрендә кайдадыр барырга исәпләгәннәрнең планнары кискен үзгәрә, алар бу кышның бетмәс-төкәнмәс кар-бураннарын сүгеп, җылы өендә утырырга мәҗбүр. Минем кебек күңелендәге буранны басарга өметләнеп чыкканнар берәм-сәрәм генә күренеп кала.
Быел кыш бик куркыныч булып килде. Әле аның кап уртасы булса да, зәмһәрир суыклары да, күз ачкысыз бураннары да кабат-кабат булырга өлгәште инде. Нилектән икән ул? Табигатьнең адәм балаларына әйтердәй бер-бер мәгънәле сүзе бармы, әллә әйтми генә үчләрен аламы?
Шундый фәлсәфи уйларга чумып, урыйм да урыйм гомер иткән авылым урамнарын. Шушында мин тормышка чыктым, шушында туды минем газиз улларым. Иң үкенечлесе: тәүге кыз балам, уналты гына сәгать якты дөньяны күреп, ник туганын аңларга да өлгәшәлми, китеп барды. Гомерем буена булачак терәгемне, сердәшчемне, күз нурымны Ходай Тәгалә бирде дә, ниндидер гөнаһларым өчендер, бәлки, кире тартып алды. Бәхетемә, оныкларым да шушында туды, беренче сулышларын шушы җирдә алды. Шушында мин әллә ничә буын балаларына дәрес бирдем. Әнә шуңа да газиз миңа бу җир — анда үскән каен һәм миләшләр,
тупыл һәм юкә агачлары, йортлары, кешеләре...
Адәм баласы тамырлары белән туган авылы, шәһәреннән тыш, үзе күпмедер гомер иткән җирләр белән дә тыгыз бәйләнештә тора. Ул укыган, яшәгән һәм хәтта күпмедер көн генә булып киткән төбәкләрме – барысының да эзләре тормышында уелып кала, кабат-кабат исенә төшә, я моңсу, я бәхетле мизгелләрне уйлатып, хисләргә чумдыра.
Гомереңнең мең-мең үкенечле көннәрен шатлык-куанычлылары күмеп китә. Бер генә төрле акмый ич беркемнең дә тормышының агым сулары. Бормалы-бормалы да, дулкынлы-тыныч вакытлары да була. Бәлки, кешенең үз холкына, тискәре һәм уңай сыйфатларына, язмышына да бәйледер әле ул. Ләкин бит һич берәү дә хәтер йомгагын ерак-еракларга атып бәрми, биштәрендә кадерләп һәрчак саклап килә.
Вакыт-вакыт ул аны сүтеп тә алырга, аннан җайлап кына яңадан чорнап куярга да ярата.
...Әнә әле генә пыр тузып котырынган буран кинәт кенә бөтенләй басылды. Ачулы җил, күрсәткән явызлыклары өчен оялгандай, әллә кайсы җирләргә качтымы әллә башка якларга китеп бардымы?
Яшәү дә шундый кызыклы нәрсә: ул бертөрлелекне өнәми, газапларны өеп-өеп бирә дә, үзе үк тагын сөенечләргә чумдыра... Яшәеш кискенлеге белән кешеләрне үзенә чакыра, әйди, әллә нинди көтелмәгән хәлләрдә дә җиңеп чыгардай, батырлыклар эшләрдәй канатлар куя. Яшәүнең яме дә нәкъ шунда, ахрысы...

 

Әлфия Шәйхлисламова, Кандра авылы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: