Туган як
+4 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
1 ноябрь 2023, 16:01

Матур әдәбият серле дөньяга дәшә

Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте 37 телдә тәрҗемә ителеп, укучыларның киң катламына барып ирешә.  

Матур әдәбият серле дөньяга дәшә
Матур әдәбият серле дөньяга дәшә

Урталай бүленгән алма

Агымдагы елда совет язучысы һәм шагыйрь, драматург һәм хәрби хәбәрче Гадел Кутуй тууга 120 ел тула. Шул уңайдан әдипнең улы Рөстәм Кутуйның «Урталай бүленгән алма» әсәре исеме белән аталган әдәби фестиваль татар әдәбиятына гашыйк булган, туган тел язмышы өчен борчылып яши торган милләттәшләрне берләштерде. Аның сентябрь аенда ук Татарстанның Ютазы районы Ютазы авылында башлануы да урынсыз түгел. Гадел Кутуй Ютазы авылында бик еш була. Аның тормыш иптәше үз чорында бөтен Советлар Союзында дан казанган Кымыз белән дәвалау шифаханәсендә баш табиб булып эшли.

Әлеге әдәби фестивальне уздыру идеясе белән чыккан Ютазы авылы яшәүчесе Илмира Гобәйдуллина чараның максатын да билгели — дуслык, үзара ярдәм һәм аңлашу. Сүз уңаеннан, Илмира Мирсәет кызы Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәренә нигезләнеп, Ютазы авылында музей оештырган шәхес.

Узган атнада «Урталай бүленгән алма» әдәби фестиваль безнең Октябрьскийга дә килеп җитте. Аның кысаларында шәһәрдә Татарстан Республикасы язучылары — күренекле драматург Рәдиф Сәгъди һәм очлы каләм иясе Рифә Рахман булып китте.

Мәхәббәтле әсәр

Татар әдипләре Төрекмән бистәсенең «Нур» клубы хезмәткәрләре белән күрештеләр. Алар татар халкының батыр йөрәкле язучысы Мөҗәһит Хәйретдинов һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Түгәрәк өстәл артында дәвам иткән чарада язучылар бүгенге чорның мәдәният һәм сәнгать өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар, иҗат җимешләрен укып ишеттерделәр.

Татарстан әдипләре 11нче татар гимназиясендә 7, 10 һәм 11 сыйныф укучылары белән дә очраштылар. Чарада шулай ук шәһәрнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Кунакларны гимназия директоры, РФ мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре Рөстәм Нәфыйков сәламләде. Ул үз җирләрендә мәртәбәле язучыларны күрүенә бик шат булуын билгеләп үтте.

Илмира Гобәйдуллинаның ярдәмчесе, башкорт шәһәрендә татар телен саклап калуда армый-талмый хезмәт куючы шәхес Сания Газыева татар халкының талантлы язучысы, җәмәгать эшлеклесе Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте белән бик яшьли танышуын, әнисенең: «Син әле кечкенә, андый повестьләр укырга сиңа иртә», — дип кисәтеп куюына карамастан, әлеге әсәрне одеал астында кул фонаре белән яктыртып укуы турында горурланып сөйләде.

— Әлбәттә, ул вакытта 10-11 яшьлек бала «Тапшырылмаган хатлар»ның бөтен асылын аңлап җиткермәсә дә, еллар узгач, мин авторның татар халкына гына хас булган сабырлык, батырлык һәм максатчанлык турында язуын аңладым. Үзенең кыска гына булган гомере эчендә никадәр тирән мәгънәле әсәрләр язып калдырырга өлгергән Гадел Кутуйның тууына 120 ел тулу уңаеннан оештырылган мәдәни һәм әдәби чаралар да кече Ватаныбызга, аның тарихын иҗат иткән һәм бүгенге көнгәчә саклап яши торган халкына багышлана, — дип ассызыклады Сания Рәкыйп кызы.

Язу сәләтен үстерергә дә, үтерергә дә була

Очрашуны Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы Рифә Харрасова-Сабирҗанова дәвам итте. Матур әдәбиятны сөючеләр арасында Рифә Рахман буларак танылу тапкын әдибә кем соң ул?

Кукмара районында мөгаллимнәр гаиләсендә дөньяга килгән Рифә, мәктәпкә кергәнче үк, шигырьләр яза, рәсемнәр ясый. Башлангыч сыйныфларда укыганда аның вакытлы матбугатта беренче язмалары күренә башлый. Арча педагогия училищесында белем алган Рифә Сабирҗанова татар әдәби мохитенә тагын да якыная, вакытлы матбугатта ешрак басыла һәм әдәби җәмәгатьчелектә шактый танылып өлгерә. Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаган кыз татар әдәбияты кафедрасында аспирантурага кала.

Рифә Рахман туксанынчы елларда Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнү белән ныклап шөгыльнә, әлеге тема буенча кандидатлык диссертациясен яклый. Гыйльми эшчәнлекне хезмәт юлы итеп сайлаган галимә ул вакыттагы КДУның татар әдәбияты тарихы кафедрасында ассистент, соңрак доцент вазыйфаларын башкара һәм доцентлык дәрәҗәсен ала. Төрле яшьтәге укучыларга адресланган әсәрләрен җиңел тел белән тасвирлаучы, аны көтелмәгән сюжетлар һәм үзенчәлекле чишелешләр белән баетучы Рифә Рахман балаларны да чынбарлык белән яшәргә чакырды.

— Укучыларны язарга өйрәтү күпчелек очракта укытучыдан тора. Көн саен язу сәләтеңне чарлап тормасаң, язу осталыгын да үтерергә була. Ә язу, белемле һәм кызыклы итеп иншалар иҗат итү сәләтен булдыру һәм аны үстерү өчен матур әдәбият укудан баш тартырга һич ярамый. Аеруча тормышка төрле гаджетлар килеп кергән, социаль челтәрләр ярым надан блогерлар белән тулган чорда кулга китап алып, көн саен һичьюгы ике-өч бит укысаң да, әлеге белем багажы теләсә нинди виртуаль тормышта ишеткән тузга язмаган мәгълүматларны да тар-мар итәргә сәләтле, — дип басым ясады әдибә.

Кунак яшь буынга иншалар язу буенча үз киңәшләрен бирде. Ул аларны гади һәм аңлаешлы итеп, үз сүзләрең белән язарга чакырды. Ул балаларга үз фикерләрен курыкмыйча җиткерә белергә тәкъдим итте. «Сүз өлкәннәр белән кара-каршы әрәпләшү турында бармый. Сүз акыллы итеп бәхәсләшү, үз уеңны төпле итеп ишеттерә белү турында бара. Үзен хөрмәт иткән кеше, шаблон үрнәктә яшәмичә, гадел булырга тиеш. Шәхси фикеренең дөрес булуына инанган, туры сүзле булган кешеләрнең күренекле шәхесләр булып өлгереп җитү очраклары да юк түгел бу тормышта», — дип җөпләде Рифә Фатхрахман кызы.

Тарихсыз халык — тамырсыз милләт

Драматург һәм прозаик Рәдиф Сәгъдиев тумышы белән Казаннан. Сабый чагы Кама Тамагы районында узуга карамастан, ул башкаланың элита саналган мәктәпләренең берсендә белем ала. «Артык шук булып үстем. Директор кабинетына ике-өч тапкыр керми калган атна булды микән?!» — дип үсмер елларын көлеп искә алса да, Рәдиф Сәгъди мәктәп елларында ук театр студиясенә йөри, баянда уйнарга өйрәнә, спорт белән мавыга.

Казан театр училищесында укый. Яшь театр актеры Әлмәт драма театрына эшкә килә. Берничә елдан соң К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында актерлык хезмәтен дәвам итә.

Рәдиф Сәгъди Казан дәүләт университетында укыган елларында җитди рәвештә әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый, сәхнә әсәрләре яза, балалар өчен әкият-пьесалар иҗат итә.

Сүз алган Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рәдиф Сәгъди, 11нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты кабинеты диварларының татар халкының килеп чыгышын һәм язмышын бәян иткән карталар белән бизәлгән булуыннан файдаланып, татар һәм аның тугандаш милләтләр тарихы турында кыскача сөйләп китте.

— Без — Татарстанда, сез Башкортстанда яшисез. Әмма без бер милләт кешеләре, безнең гореф-гадәтләребез, мәдәниятебез, сәнгатебез бер. Без сезгә килеп сәхнә тотабыз, сез безгә килеп чыгыш ясыйсыз — безне бердәмлек һәм туганлык хисләре тагын да көчлерәк, тагын да талантлырак итә, — диде драматург.

Күрше республикадан килгән каләм осталарында татар гимназиясендә менә шундый тарихи һәм мәгънәви карталар булуы чын мәгънәсендә соклану хисләре уятты. «Мондый мәгълүмат чыганакларын булдырып, балаларга тарихның инәсеннән алып җебенә кадәр өйрәнү мөмкинлеген тудыру — искиткеч! Чөнки тарихы булмаган, тарихын белмәгән милләтнең иртәгәсе көне юк», — дип ассызыклады алар.

Гадел Кутуйның үзенә, аның әдәби мирасына мөрәҗәгать итеп, укучылар арасында викторина уйнатылды. Дөресен танырга кирәк, малайлар һәм кызлар язучы һәм аның әсәрләре белән якыннан таныш булып чыкты. Иң актив укучылар истәлекле бүләкләргә лаек булды.

Әдәби кичәне йомгаклап, Рәдиф Сәгъди үсеп килүче буынга мөрәҗәгать итте:

— Китап укыгыз! Матур әдәбият сезне гүзәл һәм серле дөньяга дәшә. Сез шул китап геройлары белән айларга очасыз, диңгез төпләрендә йөзәсез. Китап укыган кеше генә тормышта югалып калмый, ул акыллы була, ул тирән фикерли белә, ул җәмгыятьтә үз урынын таба.

 

Илмира ГАЛИЕВА
Автор фотолары

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: