Туган як
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
21 октябрь 2023, 17:35

Юләрлек

Без өч малай — бик дуслар. Кичке якта утыргычка утырып сөйләшә торган идек.  

Юләрлек
Юләрлек

Камил бик тә кызыклар сөйләргә ярата, җырлап та җибәрә:

Без бәләкәй чакларда

Әбәкле уйный идек.

Куып җитеп кызларны

Кочаклап ала идек...

Әбәкле уйный башласак, караңгылар төшә иде. Шулай, күрше кыз безне куа-тота алмый, мине әбәкләдем дигәндә, бер абзар башына менеп киттем. Тик салам түбә астында агач черек булган икән. Абзар эченә барып төштем, чыга гына алмыйм. Малайлар килде ярдәмгә. Булмый гына. Абзардагы сыер миңа, мин сыерга карап торам. «Сөзсә, бетерә бу мине», — дип уйлыйм. Ишек тыштан бикле. Малайлар абзар хуҗасына хәлне сөйләгәч, бина ишеге ачылды. Арт якка эләкте — ике көн авыртып торды.

Авылда 10 классны тәмамлап, техникумда укып, армиядә хезмәт итеп кайткач, заводта эшли башладым. Гайшә исемле кыз белән таныштым, өйләнешергә сүз куештык. Ары сөйләсәм юләр булгансың диләр. Үзем дә үз юләрлегемә әле дә аптырап йөрим. Шул юләрлегем үземнең тормышыма киртә булып торды.

Отпуск. Иптәш малайны өйләндерергә киттем. Гайшәгә тиз кайтырбыз дидем. Барып төштек. Иптәш малайның кызы бик матур. Аның янында аңардан да чибәррәк ахирәте басып тора. Иптәш малай: «Әйдә кызык ясыйбыз, ЗАГСка ике пар булып керәбез», — ди. Теге кызга әйткәч, ул аптырап тормады, «Без проблем» дип җавап бирде. Иптәш малай: «ЗАГСтан соң ул кыз янына якын бармыйсың, ике көннән соң бүлеккә кереп, юкка чыгарабыз да, өеңә кайтып китәсең», — дип баштан ук әйтеп куйды. ЗАГСтан чыккач, бер өйдән икенчесенә кунакка күтәреп кенә йөртәләр, котлыйлар, шампан шәрабе ага… Ахырын хәтерләмим.

Әйтәләр бит, бер рәхәтнең — мең михнәте, дип. Айныгач, Гайшә гүзәлем искә төште. Кунакчыллык өчен рәхмәт әйтеп, ЗАГСка барырга уйлаган идем дә, син минем кочагымда йокладың, димәк, минем законлы ирем, мин яшәгән урынга китәбез, дип әйтмәсенме чибәр кыз. Әгәр теләмисең икән, көчләде дип мин сине судка бирәм яисә син моннан инвалид булып китәсең дип әйтүе булды, бүлмәдән чыкты шундый бер баһадир һәм йодрыгын селкеде. Аның йодрыгы минем баш чаклы. Мин бер сүз дә әйтмәдем, эчтән генә акылыгыз алтын икән, дип уйладым. Ни булса да булыр дип, төнлә барысы да йоклап беткәч, качарга булдым. Сумкамны табып, эчен ачып карасам, җилләр искән — документларның әсәре дә юк. Акчам да шактый иде, сукыр бер тиен дә калмаган. Яңадан кызым янына барып яттым, ә ул күрәсең йокламыйча яткан. «Нәрсә Гайшәң янына кайтып килдеңме, күрдеңме соң?» — диде. Иртән инде ул билетләр алганлыгын һәм аның өенә кайтуыбызны хәбәр итте.

Кайттык, бик зур, чиста-пөхтә йорт. Ни эшлисең, язмыштан узмыш юк, яшәп карыйк. Үзе эшләгән заводка эшкә урнаштырды. Горячий цех дип атала. Акчаны элеккегә караганда икеләтә күбрәк алам, тик аның бер тиенен дә күрмәдем. Алдан ук бухгалтериягә кереп, гариза яздырды, бу акча аның кассасына күчә һәм ул безнең картлык көнебезгә булачак, имеш. Яшәүгә килгәндә, зарланырлык бер сәбәп тә юк. Ашау-эчү — бик яхшы, кием-салым — юылган, чиста. Ял вакытларын бик күңелле итеп урманнарда, су буйларында, кинолар карап үткәрәбез.

Бар да яхшы, тик йөрәкне нәрсәдер кырып тора. Әле дә күз алдымда биек тау башы. Ул тауны борынгылар Намаз тавы дип атаганнар, анда менеп намаз да укыганнар. Бик изге урын саналган. Без дә бер көнне шул Намаз тавына юнәлдек. Төн җылы, аяз, йолдызлар безне каршылап тора. Айның да тулган вакыты, безгә елмаеп, бәхет тели кебек тоела. Тик нигәдер бәхетле була алмадым шул. Үземнең шаянлык, тормышка җиңел караш, һәр уенның азагы ни белән беткәнлекне аңламау үземнең тормышны тискәре юнәлешкә китерде. Без Гайшә белән тау өстенең матурлыгына сокланып, анда төрле төстәге чәчкәләрне күреп, урманнан килгән шомырт, юкә агачларының исерткеч исләреннән исердек. Бер зур гына ташка мин йөрәк рәсеме төшердем һәм кушу билгесе куйдым, Гайшә дә йөрәк рәсеме төшереп, тигезлек билгесе куеп, «ант» дип яздык. Боларны язып беткәч, Гайшәне кочаклыйм дигән идем, ул сикереп торды да, йөгереп китте. Мин аның артыннан куып җиттем. Гайшә җырлый:

Белсәң иде сине уйлап,

Йөрәгемнең янганын.

Кайда гына йөрсәм дә,

Мин сине онытмамын...

Күп йөгерә торгач, бер агач төбенә барып аудым, Гайшә минем яныма килеп утырды. Бервакыт «торыгыз, балалар» дигән тавыш ишетелде. Уянып китсәк, кызарып кояш чыккан. Бу вакытларны онытырлык түгел! Менә шулар: беренче мәхәббәт, ант итешүләр истән чыкмый икән. Яраткан кешеңнең җылы,

саф куены йөрәкне җилкендереп тора.

Ә еллар бернигә карамый үтә дә үтә. Ун ел вакыт узып та киткән. Шулай беркөн эштән кайтсам, хатын елап утыра. «Нигә елыйсың?» — дим. «Кеше бәхетен урлап, бәхетле булып булмый икән», — ди бу. Бераз тынычлангач, телеграмма күрсәтте.

— Менә шушы телеграмма белән башкаладан кайттым. Башта аңа ышанмый тордым. Шундый ук телеграмманы 12 ел элек тә алган идем. Анда «Иреңне күрергә кил», — дип язылган иде. Бардым. «Ирең бик авыр хәлдә, озак тормас, күрәсең килсә дә, ул беркемне танымас, яңадан хәбәр итеп тормабыз, үлсә, җирләрбез», — диделәр.

Мин сиңа ирем барын сөйләмәгән идем бит. 10 классны тәмамлап, училищеда укыдым, аны тәмамлау хөрмәтенә кичә оештырдык. Шунда булачак ирем белән таныштым. Өч көн дә үтмәде, ул мине шушы йортка алып килде. Миннән 10 яшькә олы, хатын аерган кеше. Яши башладык. Үзе эшләгән заводка эшкә урнаштырды, анда ул инженер иде. Ашау-эчүгә, кием-салымга акча мул, тик яратам дигән сүзләр ишетелми. Аңа ул гаепле түгелдер, укыганда андый фән кермәгәндер, дип уйлыйм. Ял көннәре күңелсез үтә: ул эштә, мин көне буе берүзем. Мине үземне генә бер кая да җибәрми, көнләште.

Миңа смена мастеры бик ягымлы булды, үзе бездән ерак тормый иде. Төнге сменадан кайтканда, якын булсын дип, урман аша кайтабыз. Бу вакытта автобуслар йөрми иде әле. Шулай алты ел гомер узып китте. Бер көнне урманны чыгуга каршыбызда минем ир тора. Мине алырга килгән дип машинага утырыйм дисәм, мине этеп җибәрде, теге мастерны утыртып алып китте. «Менә хәзер ирең берәү генә калды», — диде кайткач. «Ни сөйлисең син?» — дип сораша башлагач, «Молчать, үзеңне дә юк итәргә күп сорамам! Кем ни сораса да — белмим, күрмәдем — башка берни дә әйтмисең».

Мастерның гәүдәсен яз көне судан таптылар. Бер ел тикшерделәр, мине йөдәтеп бетерделәр, мин «белмим, күрмәдем»нән башка бер сүз дә әйтмәдем. Тикшерә торгач, минем ирне гаепләп, 15 елга хөкем иттеләр.

Киткән чакта, «Синең аркада утырам, озак тормам, тагын гөнаһ ясасаң, бик начар булыр», — дип әйтте. Менә шушы телеграмма белән башкалага бардым, ирем янына пропуск алып кердем. Башта танымадым. Кеше бетеренсә дә бетеренер икән. Таяк белән генә йөри. Телен дә аңлап булмый. Шулай да, «Бер айдан срогым тула, алла боерса, рәхәтләнеп яшәрбез, килеп алырсың», — диде. Ташлап китәргә уйлаган идем дә жәлләдем, миннән башка беркеме дә юк бит аның. «Камил, синең белән аерылышырга туры килә инде. Нинди бәхетле булдым дип сөенгән идем, Аллаһы Тәгалә «ашыкма» дигәндер, зур гөнаһ ясадың, дип бәхетне тартып алгандыр. Ярый, берни дә эшләр хәл юк. Ходайның кодрәте бик зур, диләр, — дип хатыным үзе елый, үзе кочаклап үбә.

Олы чемоданга тутырып өс киемнәрен, 3-4 айга җитәрлек акча бирде. «Исән булыгыз, бәхетле булыгыз, бу аерылышу синең яраткан Гайшәң бәхетеннәндер», — дип озатып калды.

Кайту белән Гайшәнең эшләгән урынына бардым. Аны эшләми, авылга кайтып китте, диделәр. Авылга барып өйләренә кергән идем, Гайшә мине кочаклап алды. «Бер күрсәм — үлсәм дә үкенмәм», — дигән идем ди. Озак кына сөйләшеп утырдык. Бер бүлмәгә урын әзерләп бирде.

Иртән бик тәмле итеп ашарга әзерләгән. «Мин бүген төне буе йокламадым, — дип сүз башлады Гайшә. — Антын бозган кешене илен саткан кешегә тиңлиләр. Мин дингә кергән кеше, гөнаһлы кеше белән бергә тору түгел, сөйләшү дә гөнаһ. Миңа бүләк иткән малаең өчен зур рәхмәт. Ул гел син: буй-сыны, атлап йөрүләре. Мин сине яраттым һәм яратачакмын, ләкин үтенеп сорыйм: мине башкача бимазалап йөрмә».

Мин шуңа карамастан, 5-6 ел килеп йөрдем. Очрашканда, бик яхшы итеп сөйләшә, ә өйләренә килеп җиткәч, капканы бикли дә куя.

Бер очрашуда Намаз тавына меник дидем. Гайшә: «Син булмаганда ике тапкыр мендем, хәзер инде менмим, әгәр таш һәм андагы язулар исән булса, йөрәгем ярылып үләчәкмен. Намаз тавы — яшьлек истәлеге булып сакланачак» — диде. Иң соңгы баруымда мин Гайшәне күрмәдем, бер яшь кыз миңа кәгазь тапшырды. «Башкача килеп йөрмә, үтенәм, Аллаһы Тәгаләдән синең исәнлегеңне сорармын, соңгы сулышымны алганда да, син, тик син генә дип үләрмен», — дип язылган иде анда.

Яңадан бармадым, үтенечен кире какмаска уйладым. Онытырга тырышып эшләп йөрим. Эшләгән урыннарда хатын-кызлар күп, ләкин берсе дә Гайшә кебек чибәр дә, акыллы да түгел.

Бер ял көнне паркка чыгып утырдым. Кояш миңа матур итеп елмая, Гайшәне уйлап утырам. Үзем дә сизмәстән сикереп тордым, ни булды дип як-ягыма карасам, Гайшә үтеп бара. Сиздермичә генә артыннан бардым. Гел Гайшә инде. Авызың пешсә — өреп кап, диләр. Кайда яшәгәнен белдем. Вакыт булган саен шул тирәдә әйләнәм. Ире-балалары барлыгын белмим. Өч айлап күзәттем, сүз кушарга булдым. Ире Чечняда үлеп калган. Балалары юк. Дуслашып киттек. Бер еллап аралашып йөрдек. Аннан мин аңа тәкъдим ясадым. «Белмим инде, бу иремә хыянәт булмасмы, ул мине гафу итәрме, без ирем белән үлсәк тә ташлашмабыз дип сүз куешкан идек», — дигән сүзләр әйтте.

Бергә яши башладык. Карап үстерергә бер кыз бала алдык. Бу бала «әти-әни» дип кочакка кереп тора. Хәзер инде кызыбыз үсте, оныкларыбыз бар. Олыгайган көндә булса да, бәхетнең бер өлешенә эләгеп калдык.

... Камил белән мин ял иткәндә бер бүлмәдә яшәдем. Ул үзенең язмышын башыннан ахырына кадәр сөйләде. Мин бу язмада аның тормыш юлын кыска гына итеп бәян иттем. Кайбер урыннарда кызып та киткәләде, көлеп тә җибәрде. Малае белән очрашкалап торуын, ләкин аңардан «әти» сүзен ишетмәвен дә әйтте. Гайшәне яңадан бер тапкыр да күрмәгән...

Рим НӘФЫЙКОВ

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: