Туган як
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
21 октябрь 2023, 18:42

Көтелмәгән очрашу

«Гөлгенәү, синме бу, туктале». Ханым кисәк тавыш килгән якка борылды. Кемдер аңа исеме белән дәшә түгелме? «Бәй, танымыйсың да мени, күрше апаң, Мәдинә бит мин!»

Көтелмәгән очрашу
Көтелмәгән очрашу

«Мәдинә апа? — Гөлгенә тавыш иясенә бакты, йөзенә елмаю галәмәте чыгарырга тырышты. — Исәнмесез. Ни хәлләрдәсез, күптән күргәнем юк, шуңа аптырадым бераз». «Хе — Мәдинә кулъяулыгы белән тирләгән битен сөрткәләп алды. — Таныдың тәки. Больниска килдем әле, аяклар сызлый, түзмәле түгел. Авылдагы фельдшер җибәрде, үзе терелтә алмагач».

«Ә, алай икән...» — Гөлгенә арытаба ни дияргә дә белми туктап калды. Һич кенә дә гәп куертасы килми иде аның авылдаш апа белән. Кайдан килеп юлыкты диген... «Авылга кайтып йөрмәгәч, белмисеңдер дә әле — Мәдинә башындагы чәчәкле яулыгын рәтләгәндәй итте. — Улыкаем яман чирдән үлеп китте бит, кырыгы җитә озакламый. Бигрәкләр дә яшь көе китте балакаем». Хатын күз яшьләренә төелде, якындагы эскәмиягә чүкте. Аптырашта калган Гөлгенә дә аның кырыена утырды, үзенчә авылдашын юатырга омтылды. «Бик бетеренмә инде, Мәдинә апа, нишлисең, язмыштыр. Сабырлыклар бирсен, Ходай... Балалары бар идеме соң?» «Бар, ике кыз, килен үз ягына алып китте, күрешеп тә булмый хәзер».

Хәсрәткә баткан ананы ялгызын гына калдыруны өнәмәде Гөлгенә, хастаханәгә озата барырга тәкъдим итте. Күрше апа шатланып ризалашты. Юл буе язмышыннан, килен-кодагыйлардан зарланды. «Әл дә кызым бар, ул булмаса, нишләр идем», — дип тә өстәде. Юлдашы «алай икән, шулайдыр инде», диюдән узмады. Ниһаять, хастаханәгә килеп җиттеләр, җылы гына аерылыштылар. «Хәлемне белгәләп торырсың», — дип, Мәдинә телефон номерын яздырды.

Гөлгенә исә йөгерә-атлый дигәндәй кайтыр якка талпынды. Йөрәге дөрселдәп тибә, бит алмалары кызыша. Көтмәгәндә нинди очрашу соң әле бу? Әллә кайчангы хатирәләр уянуга сәбәпче булды ич Мәдинә апага юлыгу. Сәер дә бу тормыш дигәнең.

... Башлангыч сыйныфларда укып йөргән мәлләр иде. Гөлгенә югары оч Камилә белән еш аралаша. Бергәләп уйныйлар, рәсемле китаплар актаралар. Камилә кечерәк, әле укырга кермәгән. Шуңа да күрше кызы өчен үзен бик тә җаваплы тоя Гөлгенә.

Ә көннәрнең берендә... Әйе, иртә яз иде ул чакта. Тышта шундый күңелле! Кызчыклар түзмәде, җан-фәрманга елга буена йөгерде. Елга әле бозларыннан арынып бетмәгән. Тау итәгендәге чокырларда җыелган суда шундый матур булып күренә боз кисәкләре, асылташтай чагыла кояшта. «Карале, гел әниемнең брошкасы кебек!», — дип кычкырып җибәрә Камилә. «Әйе шул — Ахирәте баш кага. — Матур».

Шулчак көтелмәгән хәл булды. Сокланулы карашын чокырдан алалмаган Камилә үкчәсе белән бозны вата башлады, кай арададыр эчкә үк кереп китте. «Ай!» — муеныннан суга баткан ахирәтен күрүгә, Гөлгенә бер мәлгә катып калды. Нишләргә?! Гөнаһ шомлыгына каршы якын-тирәдә һичкем юк. Озак уйлап торыр вакыт түгел, Гөлгенә суга сикереп төште, күршесен этеп-төртеп чокырдан чыгарды. Үзе дә көч-хәл белән чыгып, каты балчыклы җиргә ауды. Нык кына өшегән иде кызлар. Гөлгенә муеныннан шарфын салып, ахирәтенә чорнады. Өйгә таба чаптылар. Камилә туктаусыз елый, күршесе аның саен ашыктыра: «Елама, хәзер кайтып җитәбез, йөгер, тизрәк җылынырсың». Ниһаять, Камиләләр йортына җиттеләр. Боларны тәрәзәдән күреп калган Мәдинә түти чәчрәп килеп чыкты. «Ни булды?! Нишләп өстең юеш? Кайда баттың?!» Әнисенең куркыныч чәрелдек тавышыннан кызчыгы тагы да ныграк үксергә кереште. «Мәдинә апа, без ялгыш суга төштек, шуңа чыландык...» Гөлгенәнең нидер аңлатырга маташуы ярсыган хатынның ачуын кабарта гына төште. «Ә, шулай мени әле, синең аркада үлә язган бит бәләкәчем! Күпме әйттем мин сиңа, кызым, бәйләнмә шул нәмәстәгә, кәкре сыйракка дип! Бар, югал күз алдымнан, эзең булмасын!» Шашынган хатын күрше кызын эткәләп-төрткәләп ихатасыннан куып чыгарды, капканы бикләп үк куйды. «Шыл моннан яхшы чакта!»

Гөлгенә китте, ничек тә калтырануын басарга тырышты. Кайтса, ишек бикле. Абыйсы мәктәпкә, волейбол уйнарга менеп киткәндер, ахрысы, әти-әниләре эштә, тиз генә кайтасы түгел... Арган, талчыккан-алҗыган кыз бала коймага терәлде. Күзләрен йомды. Кисәк ничектер рәхәт, җылы булып китте аңа. Әйтерсең лә җәйге кояшлы аланга килеп эләкте. Кызу, эссе...

... Мәктәптән кайткан Самат, койма төбендә өсләре бәсләнеп беткән сеңлесен шәйләп, тораташтай катып калды. Калтыранган куллары белән йозакны ачалмый азапланды. Ниһаять, сеңлесен күтәреп өйгә кертте. Пәлтәсен, итекләрен көчкә салдырып, кулларын-аякларын ышкырга кереште. Кызчык күзләрен акчандай итте, янә аңын югалтты. Тәмам пошаманга калган үсмер кая барып бәрелергә белмәде. Үзен тиргәде, әти-әнисенә бу хәлне ничегрәк аңлатырга икән дип баш ватты. Чуалчык уйлар тозагында бәргәләнде...

Төнендә уттай янган Гөлгенәне хастаханәгә алып киттеләр. Үпкәләре ялкынсынган, диделәр. Бик озак ятты кыз бала дәваланып. Хастаханәдә тәмам үз кешегә әйләнде, бер абзый әйтмешли, «старожил» булып бетте. Аллага шөкер, табиблар тырышлыгы, сихәте бушка китмәде, савыкты сабый. Бичара ата-ана иркенләп тын алды... Әмма сынаулар моның белән генә бетмәгән булып чыкты. Нәфрәт утында янган Мәдинә күршеләренә көн күрсәтмәде, «Камиләмне үтерә язды бит теге нәмәстәләре», — дип гайбәт сатты. Төрле кеше бар ич ул, ышанучылар, кырын караучылар да табылды. Ахырда Гөлгенәләр башка төбәккә күчеп китәргә мәҗбүр булды, авылга эзләрен суытты. Әлеге җан өшеткеч вакыйганы хәтердән җуерга омтылды ата-ана. Беркадәр үзләрен дә гаепле санадылар, билгеле. Эш дип сабыйларын бөтенләй күздән яздырдылар шул, дөнья мәшәкате бетә ди мени... Гөлгенә исә әлеге хәлләрне бөтенләй үк онытты дияргә мөмкин, кайчак төш сыман гына нидер шәйләнеп китә шунда. Самими-эчкерсез балачак, үпкә-үч тота белми.

... Еллар узды. Әти-әнисе, ни аяныч, бер-бер артлы вакытсыз гүр иясе булды, абыйсы гаиләсе белән еракта көн күрә, бик сирәк очрашалар. Язмышыннан канәгать Гөлгенә, тормыш юлдашыннан уңды. Балалар да куандыра. Балалар... Ничекләр генә бер гаепсез сабыйны куып чыгарырга батырчылык итте икән теге чакта Мәдинә апа, һич башка сыймый хәзер. Күршеләренең өйдә булмавын белә торып... Хәер, күптән узган, томан артында калган хәлләр, бүгенгесен сакларга, шөкерана кылырга кирәк. Һәркемнең үз тәкъдире. Сәер, беркадәр кызганыч та күрше апасы Гөлгенәгә. Кайгы ишек шакыган ләбаса аңа да...

 

Сәлия Гарифуллина

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: