Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
10 октябрь 2023, 15:52

Алтын көз

(«Балачак сукмаклары» исемле китабымнан өзек)  

Алтын көз
Алтын көз

Быел көз чагу төсләргә бигрәк бай. Каеннар башка елдагыдан сарырак, имәннәр кызгылтрак, өянкеләр күзнең явын алырлык җете кызыл, ә алар җирлегендә чыршы-наратлар тагын да яшькелтрәк сыман тоела.

Бу ачышыма мин урамга чыккан саен ныграк инанам. Якында гына булып күренә бит Иштуган буйлары, Нарат тавы белән Урта тау һәм Чияле тау... Ә башка таулар белән урманнар күз күремендә түгелләр. Мин генә күрмим бит бу гүзәллекне, ни өчендер бик күп кешеләргә ошый бу ел мизгеле. Нәрсәсе белән? Әйтеп-аңлатып булмый, күрәсең. Ананың баланы нигә яратканын, гашыйклар бер-берсе өчен нилектән өзгәләнгәнен аңлатып булмаган кебек. Ләкин башка елларда көзге моңсулыкны алай ук сизми торган идем. Ялгызлык белән икесе янәшә генә шул.

Сентябрь ае да, октябрь да быел бигрәк коры, матур килде. Бакча-ишек алларында бу вакытта инде эш тәмам төгәлләнде. Элекке кебек ашык-пошык кына эшләмәдек, җай гына, җиренә җиткерерлек итеп. Җир өсте кышны каршыларга әзер, җыештырылып куелган. Пөхтә-чиста хатыннарның өе сыман. Агач, урман тирәләрендә җир аяк астында кыштырдап торган, төрле төстәге яфрак келәме белән капланган. Ә агачына күтәрелеп карасаң, яфрак саны кимемәгән дә төсле. Кеше гомере белән бәйле сыман анысы да. Күп көннәр инде яшәлгән, коела бара, ә алда тагын яшиселәр бар, коелмаган яфраклар яшәләсе көннәрдер ул, дигән өмет уяна. Өметсез ничек яшәмәк кирәк? Күңелдәге шик-куркуны санамаганда, бар да әйбәт ич.

Алсу, көчле кояшның гына Ходай бәндәләренең борчылуында эше юк. Иртән, бар битенә көләч елмаю чыгарып, безгә текәлә дә, кичен бар кешелекне колачлап-кочаклап, горизонт артына кереп югала. Ә иртәсен тагын чыгачак. Яшәү бар икән, исәнсең икән, көн дә шулай булачак әле. Кемдер әйтмешли, һәр көннең кадерен белеп, һәр матур мизгелгә сөенеп яшәргә кала. Гомер бит адәм баласына бер генә бирелә. Ни кадәр теләсәң дә, ул башкача кабатланмаячак. Безнең буын алдына килгән җитди сынауларны үтәргә бездән күп көч, яшәү куәте сорала. Көч-кодрәтне без табигатьтән, мәхәббәттән, бер-беребез белән аралашудан һәм хезмәтебез җимешеннән сөенүдән ала торган идек. Киләчәктә кешелекне ни көтә? Үлем куркынычы безне җиңмәсме, үзенә тәмам буйсындырмасмы?

Миллиард еллар элек барлыкка килгән кешелек алдындагы сынаулар һәрдаим үтелгән бит. Кеше дигән бөек зат бер генә каршылыкны да җиңми калмаган. Шуңа ышанычны без дә югалтмыйк. Көчебезне юк-бар борчуларга сарыф итмик!

 

Әлфия Шәйхлисламова, Кандра авылы

 

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: