Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
5 октябрь 2023, 10:46

Ата каз мәхәббәте

Шундый сорау, холык-фигыль үзенчәлеге, сәерлеге адәм балаларына гына бирелгәнме, әллә инде башка тереклек ияләренә дә беркадәр хасмы? Кеше дигәнең үзен шундый югарылыкка куярга өйрәнгән ки, акыл-үсеш ягыннан «түбәнрәк затлар»га масаеп кына карый. Янәсе, «сез кем дә, мин кем»...

Ата каз мәхәббәте
Ата каз мәхәббәте

Яшәеш исә еш кына киресен исбатлый. Һәр җан иясе ничек тә даими үзгәрүчән тормыш шартларына яраклашырга, камилләшергә омтыла кебек. Үсемлек-үләнгә кадәр таш, асфальт аша үзенә юл яра, кояшка таба үрмәли. Зур бәлага тарыган җанвар-киек, хәтта ерткыч хайваннар да кешеләргә ярдәм сорап килә, ничек тә исән-имин калырга тырыша. Йорт хайваннарын әйткән дә юк. Алар инде күптән хуҗалары өчен «үз кешегә» әверелгән. Искитмәле песи-маэмай сурәтләре, видеолары белән социаль челтәрләр тулы, «лайк» куеп өлгәш кенә!

Әйткәндәй, шактый тирәнтен хисләргә дә ия сыман кече туганнарыбыз. Моңа мисаллар да бихисап бит, уйлый китсәң. Көннәрнең берендә нәкъ шул хакта әңгәмә корып алдык таныш ханым белән. Ирексездән ерак балачак хатирәләренә бирелдек, кем әйтмешли, «виртуаль сәяхәт кылдык»...

— Ун яшьләр тирәсе иде миңа ул чакта, — дип башлады бәянен әңгәмәдәшем. — Уң як күршебез һәрвакыт казлар асрады. Бәхете бар, елның-елында бәбкәләр белән ишегалды тула, берсе дә диярлек югалмый, тилгән тозагына эләкми. Билгеле инде, кемдер соклана, бәгъзесе көнләшә, ачуы кабара...

Шулай тыныч-имин генә яшәп ятканда, казлар хуҗасы бермәл пошаманга калды бит. Ап-ак ыспай ана каз кырына күрше ата каз ияләшкән икән. Төнендә туп-туры сөеклесе янына юнәлә. Иртәсен, һични булмагандай, кире үз ихатасына юллана. Өйрәтеп куйганнар диярсең!

Һәр төн-иртәдә кабатлана бу әкәмәт вакыйга. Тәмам аптырашка калган ике күрше ахырда ачуланышып, ызгышып, бер-берсеннән гаеп эзләп, мәш килде. Ата казның боларга исе дә китми, шыпырт кына мәхәббәте янына йөрүен белә. «Чын-чынлап гашыйк булган бит бу мәхлүк», — дип көлешә авыл халкы. «Ата казыңны тый, мине гөнаһка керткәнче!», — дип яный түземлеге беткән ана каз хуҗасы. Гаебен таныган бичара күршесе «гыйшык утларында янган» мәхлүкны башка урынга кертеп бикләп тә карый, төне буе күздән яздырмаска да тырыша... Ни хикмәт. Ата каз барыбер әмәлен таба, әллә кай тишекләрдән чыгып, сөйгәне янына ашыга. «Безнең хисләргә киртә юк, маташмагыз да», — дип үртидер инде үзенчә...

Күпмегә сузылыр иде әлеге вакыйга, көтелмәгән хәлгә дучар булды авыл. Язгы ташуда елгабыз ярларыннан ургылып чыкты. Кеше генә түгел, җанвар-киекләргә дә шактый читенгә туры килде. Теге сөйкемле сөяк — ана каз да көннәрнең берендә агым суга эләккән бит әй, һич кенә дә чыгалмый ярга, тәмам хәлдән тайган бичара... Ата каз коткарды үзен. Беркемгә игътибар итми, суга кереп китте бу. Сөеклесе янына йөзеп килеп, җайлап кына үз өстенә утыртты. Шул рәвешле исән-имин ярга алып та чыкты! Халык «аһ» итте. Менә сиңа тылсымлы сөю көче! Күзләре маңгайларына менгән ике күрше исә җилкә чокырын кашудан узмады. «Тә-әк, — дип телгә килде ниһаять ана каз хуҗасы. — Болай булгач, бөтенләйгә безнең якка чыксын да куйсын инде бу «кияү егете». Шулкадәр дә яраткач, димен...»

... Менә шулай бәхетле генә очланды искитмәле мәхәббәт тарихы. Ике гашыйк кавышты, байтак гомер дус-тату гомер кичерде, бәбкәләр чыгарды. Искә төшкән саен йөрәккә җылы йөгерә әле дә. Кош-корт кына димә икән аларны. Ярата беләләр, авыр чакта җан кисәкләрен ташламыйлар.

Ханым тынды. Әйе, аккошлар тугрылыгына тиң сөю бу. Кайбер адәми затларга гыйбарәт алырлык валлаһи. «Бәй, ә «законный» ата каз ничекләр түзеп торган әлеге хикмәткә?» — дигән сорау да тумый калмастыр. Баксаң, язмышына күнгән икән ул. Гашыйкларны аерыйм дип азапланмаган да. Үз дәрәҗәсен төшерәсе килмәгәндер, бәлкем, акыллы, зирәк, горур каз булгандыр...

 

Сәлия ГАРИФУЛЛИНА

 

 

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: