Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
5 июль 2023, 15:24

«Әйтмәдек без авыр сүз йөрәкне телгәләп»

Бу кеше белән без Җиңү бәйрәме көнне очраштык.  

«Әйтмәдек без авыр сүз йөрәкне телгәләп»
«Әйтмәдек без авыр сүз йөрәкне телгәләп»

Институтта бергә укыган иптәш егет белән кафега кереп утырдык. Безгә каршы өстәл артыннан бер ир белән хатын урын алган иде. Ир — полковник, хатын — подполковник. Таныштык. Ирнең исеме Евгений, хатын-кызныкы — Катя.

Евгений Бөек Ватан сугышында совет очкычларының бик күп катнашуы, очучылар күрсәткән батырлыклар турында сөйләде.

— Сез Катя белән бер җирдә хезмәт иттегезме? — дип сорадым яңа танышымнан.

— Бер җирдә генә хезмәт итеп калмыйча, хәтта бер йортта яшәдек, — дип җавап бирде Евгений.

— Димәк, Катя сезнең хатыныгыз?

— Алтмыш ел бер-беребезгә таяныч һәм терәк булып яшәдек, бүген дә бер-беребезне хөрмәт итеп, яратып гомер итәбез.

— Нинди зур бәхет!

— Әгәр бу дөньяның иң югары ноктасы бәхет икән, әйе, без бик бәхетле кешеләр. Катя белән бергә урта белем алдык. Әмма без якыннан таныш түгел идек. Институтка укырга кергәч, кич утыруларда очраша башладык. Озата барган вакытлар да булды. Катя артыннан башка егетләр дә йөрде. Мин моңа әлләни игътибар бирмәдем. Кошлар да бит очар канатларын үстерәләр, ныгыталар. Шуннан соң гына очып кунасы агачны сайлыйлар. Тормыш иптәше булыр өчен бер һаваны сулау мотлак ягъни егет өйләнеп, өйгә хуҗа булыр, ә кызлар бала табып, ирне буйсындырыр өчен генә тормыш корырга тиеш түгел. Мәхәббәт дигән төшенчәне бергә кушып, бер-береңне хөрмәт итеп яшәгәндә генә бәхетле буласың.

Мин Катяны ешрак озата башладым. Барган саен барасы, күргән саен күрәсе килә иде. Ә инде кочагыма алсам, бөтен барлыгымны ниндидер сихри хис биләп алды. Тора-бара без аерылмас дусларга әверелдек. Көндезләрен — кафеларга, кичләрен кино һәм бию кичәләренә йөри башладык. Авылга да бергә кайтабыз. Халык арасында кавышканнар икән дигән сүз таралды. Чөнки без каникул көннәрендә гел бергә — урманда җиләк-җимеш җыябыз, күлдә су коенабыз, әти-әниләргә печән өстендә ярдәм итәбез. Беренче үбешүдән туган кайнар хисләр әле дә йөрәкне иркәли — иреннәргә, гүя, ут капты, ә йөрәкләр тибеше урман авазына кушылды.

Югары белем турында диплом алгач, Катя белән икебезне ике якка эшкә юлладылар. Аерылышканда вәгъдәләр бирдек, гел очрашып тордык. Авылда зурлап туй уздырдып, өйләнештек. Алтмыш елга сузылган тормыш юлында төрле хәлләр булды, әмма без ачуланышканда да бер-беребезгә йөрәккә авыр булырлык сүзләр әйтмәдек.

Бәхет дигән сүз чыгу белән бабамның алтынга тиң киңәше искә төшә. «Балам, — ди торган иде ул. — Бу дөньяда һәркемнең үз тормыш баскычы була, шул баскычтан менеп җитәр өчен яшьтән үк эшкә өйрәнеп үсәргә кирәк. Эшнең яхшысы һәм начары булмый, аны яратып башкарыру мөһим. Бөтен яшәгән дәвереңдә тормыш иптәшең үзеңнән яхшы булырга, сине яратырга, һәр эштә киңәшче булырга, ә син аннан да яхшырак булырга тиеш. Хатын-кыз дөньяның чәчәге, аны шиңдермичә тоту — изге бурыч. Бәхет түгәрәк булсын өчен бала алып кайтырга, аны чын кеше итеп үстерергә, эшкә өйрәтергә кирәк. Кеше утырган тормыш баскычына кызыгырга ярамый — бу зур гөнаһ. Үз баскычыңның югары басмасына омтылу, үз баскычыңа ныклап утыру гына кешене бәхетле итә ала».

— Ялларыгызны ничек уздырдыгыз?

— Ял итү, тик тору — миңа хас күренеш түгел. Лаеклы ялга чыгып, ун көнләп кенә торганбыздыр. Эчке эшләр министрлыгына чакыртып алдылар, эш тәкъдим иттеләр. Бактың исә, әлеге ведомствода яңа бүлек ачалар икән. Аның максаты — яшь буынның начар юлга басуының сәбәпләрен ачыклау, аларны хак юлга чыгару. Без бу эшне әлләни катлаулы булмас, дип уйладык. Әмма ул бик авыр булып чыкты. Без башкарган эш нәтиҗәләре белән прокуратура һәм суд оешмалары файдаланды. Менә шундый очракларның берсен сөйлим әле.

Бер егет институтка укырга килгән. Ләкин студент димәссең үзен: Сергей чит ил машиналарына утырып кафеларга йөри, тулай торакта яшәмичә, фатир алып тора. Бу егетне күзәтүчеләр дә булган. Машиналар тукталышына үтеп барганда, бер чибәр кыз аны өенә илтеп куюын сорый. Үзен Мая дип таныштыра. Яшьләр дуслашып китәләр. Кичләрен рестораннарга йөриләр. Мая егеткә үзенең йортын күрсәтә. Сергей бик игътибарлы булып чыга. Маяга алтын йөзекләр, кыйммәтле кием-салым бүләк итә. Егет бирә алмаган имтиханнарны Мая яхшы билгеләргә тапшыра. Шулай, матур гына яшәп яткан көннәрнең берсендә Сергей: «Машина белән авариягә эләктем, ремонт өчен зур акча сорыйлар», — ди. Икенче көнне егетнең кулына кирәкле сумма килеп керә. Автомобиль ремонттан чыгуга тагын бер күңелсез хәл була. Мая Сергейны үз туганының бәйрәменә алып бара. Билгеле инде, яшьләр эчәләр. Китәләр сугышып. Икенче көнне безнең егетне кеше үлемендә гаеплиләр һәм прокуратурага чакырталар. Мая белән бергәләп баралар. Тик ни сәбәпледер прокуратураның арт ишегеннән узалар. Сорау алалар. Сергей чыгып китә, Мая кала. Өйгә кайткач егетне алып калыр өчен бик зур сумма таләп ителүен әйтә кыз. Сергей машинасын сата. Бурычка бата.

Бер көнне Мая: «Сиңа акча биреп торган егет төнлә каядыр бара. Сине руль артына утырырга сорыйлар», — ди. Төн уртасында алар бер зур йорт янына барып туктыйлар. Күпмедер вакыт үткәч ниндидер кешеләр Сергейны кыйный башлый. Бер ай хастаханәдә аңына килми ята ул. Икенче көнне банкны баскан кешене тоткарлау турында игълан чыга. Тик янәсе акчаның күп өлешен ул яшереп өлгергән була. Банкка һөҗүм иткән кеше һушына килгәч ничек булганын сөйләп бирә. Акчаның бер өлеше кая дигән сорауга каршы ул мин бернинди дә акча күрмәдем, дип җавап кайтара. Шаһитлар бармы, дип сорыйлар аңардан. «Бар. Минем Маям», — ди егет. Ә Мая юк. Йорт ишеген ачып керүгә ике чемодан тора һәм бер язу: «Большое вам спасибо!». Сергейга каршы кузгатылган эш бер ел дәвам итте.

Хезмәт эшчәнлеге дәверендә күпме яшьләр үзләренең кыек юлда икәнен аңлады. Безгә Катя белән туры юлга баскан һәр яшь кеше яңа туган сабый кебек тоелды. Без моңа шат кына идек. Соңрак безнең бүлек институтка әверелде. Хәер, тормышта егетләр генә түгел, кызлар да адаша. Бер мисал. Рая югары белем йортына керә алмыйча, эскәмиядә елап утырганда, янына бер егет килә. Аның исеме Федя була. Кыз үзенең бик читен хәлдә калуы, эчкече әнисенең йорт-җирләрен сатып, үзе кебек бер адәм белән каядыр чыгып китүе турында сөйли. Әтисе өч балалы хатынга өйләнгән. Үги әни бик усал хатын булып чыккан. Раяга юлга акча биргән өчен ирне дә, кызны да куып чыгарган.

Федя озак вакытка эшкә китүен һәм үзенең бүлмәсендә Раяның яши һәм сынауларга әзерләнә алуын әйтә. Ул кыз яшәгән урынга барып, чыннан да аның яклаучысы булмавына инана. Эштән кайткан арада кызны кинога йөртә, бергәләп урамнарны әйләнәләр. Инде институтка керергә дә күп калмый дип торганда, Федяның авариягә эләгеп һәлак булуы турында яман хәбәр килеп ирешә. Елап утырган Раяны Федяның ике иптәше килеп ала һәм аны бер йортка алып китәләр. Музыка, күңел ачулар, тәм-том, хәтта бүлмәне җыештыручы кеше дә табыла.

Бер көнне зур залда бер егет утыра. Раяны да шунда алып чыгалар. Егет бик сөйкемле, кызны кочагына алып, матур сүзләр сөйли. Бииләр. Раяны күтәреп йөртә. Кыз ул төнне йокысыз уздыра. Бары тик егет чыгып киткәч кенә изрәп йокыга тала. Бу хәл көн саен кабатлана башлый.

Еллар артыннан еллар уза. Рая үз язмышына күнә. Шулай да бер көнне ул Федяны очрата. Тик Федя дип дәшкәнгә җавап кына алмый. Әллә кыз ялгыша, әллә егет танымаганга салыша. Әмма шулвакыт Рая үзенең сатылып яшәгәнен аңлый.

Бу оешманың «эшчәнлеген» прокуратура тикшерә башлый. Җинаять эше кузгатыла. Без Раяның эшен үз кулыбызга алдык. Аны фабрикага эшкә урнаштырдык...».

Евгений белән озак сөйләшеп утырдык. Дөньяда нинди генә хәлләр юк. Кемдер алардан үзенә «табыш» таба, кемдер сабак ала...

 

Рим НӘФЫЙКОВ, Октябрьский шәһәре

 

 

 

 

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: