Туган як
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
5 июнь 2023, 17:06

Бәхет тәме нәрсәдә?

Нәрсә соң ул бәхет? Аны нәрсәдән ясыйлар? Бөтен кеше дә бәхетле була аламы? Бәхетне сатып алып буламы?  

Бәхет тәме нәрсәдә?
Бәхет тәме нәрсәдә?

Менә шундый сораулар турында үземнең яшьтәш малайлар белән сөйләшә торган булып киттек әле. Малайлар дигәнем, алар әлләни карт түгел — иң кечесенә 78 яшь булса, иң өлкәненә — 85 яшь.

Әхмәдулла белән су буенда очраштык. Мин кәҗәләремне ашатырга дип төшкән идем. Быел алар ишәеп китте әле — баш саны егермегә җитә язды. Дөресен генә әйткәндә, элек кәҗәне малга санамый идем. Бактың исә, алар бик акыллы һәм тәртипле хайван икән. Файдасы да зур. Үзем дә иртә таңнан саф һавада. Ни сәбәпле кәҗә асрарга булдың соң дип сораучыларга җавабым шул — пенсиягә чыгып, ике-өч ел ял итеп аргач, тормыш иптәшем: «Ял итәргә уйласаң, кәҗәләр белән ял ит», — диде. Шушы сөйләшү булган көннәрнең берсендә чишмәгә су алырга бер кеше килде. Карап торышка 60-65 яшь бирергә була үзенә. Хәл-әхвәл белешеп, сөйләшеп киттек. Әхмәдулла атлы яңа танышым авылдан килгән булып чыкты. Сәбәбе дә шәп: оныгы өйләнгән, туйга килгән.

Стажлы көтүче

— Әти сугышның беренче елында ук инвалид булып кайткан. Минем әнине хатынлыкка алып, гаилә корган. Бераз яралары төзәлгәч, үзе агачтан аяк ясаган, шуны киеп көтү көтәргә чыккан. Әнине дә үзенә ияртә торган булган. Мин тугач, әти курчак йөртә торган арба ясап биргән. Шулай булгач, көтүче стажым минем белән бер яшьтә. Әнинең мине имезергә сөте җитмәгән. Карыны ач сабыйга һәрвакыт яңа сауган сыер сөте эчерткәннәр. Мин бик таза булып үстем. Сабантуйда үземнең яшьтәшләрем арасында көрәштә гел җиңү яулый идем. Өлкән сыйныфларда укыганда, әтинең аягына операция ясадылар. Гаиләдә миннән башка тагын дүрт бала. Көтүне үзем генә көтә башладым. Җәен — көтүдә, кышын — фермада. Ихатада да эш җитәрлек. Үсеп җиткәнемне сизми дә калдым.

Көтүченең тагын бер һөнәре барлыгын чын көтүче генә белә. Ул — җырчы. Бервакыт «Кайда соң син минем бәхет кошым», — дип җырлап җибәрүем булды, колагыма ишетелә дип торам, «Мин монда», — дип дәшкән тавышка әйләнеп карасам, куак янында бер кыз басып тора. Кырыена килүем булды, кочакка кереп тә сыенды. Үзе шундый йомшак, үзеннән җанны эретерлек сафлык балкый. Каушап калдым. Шулчак кызыкай телгә килде: «Әхмәдулла, беләсеңме, мин сине бик яратам, ә син шуны сизмисең дә, белмисең дә. Әллә ничә тапкыр бу хакта әйтергә дип килдем, кыюлык җитмәде, кире кайтып киттем. Эштән кайтканда, каршыңа чыккан вакытларым да булды, ә син мине күрмичә үтеп киттең. Әмма бүген әйтергә булдым. Мине дә өзелеп яраткан кыз бар иде бит, дип, бәлкем, берәр вакыт исеңә төшерерсең. Без бер атнадан авылдан китәбез. Исән бул, рәхәт яшә. Минем исемем Айсылу...».

Ничек куенга килеп кергән булса, шулай чыгып та китте. Әйтерсең лә күбәләк. Баскан урынымда багана кебек катып калдым. Мин генә түгел, хәтта сыерлар да аптырашта калган кебек тоелды. Бераздан аңыма килеп, тирә-ягыма карандым. Ә кыз юк, күбәләк кебек очып, еракка киткән. Эх, нык итеп кочаклыйсым калган да бит, каушадым шул.

Бәхет көне

Ул көнне кич җиткәнен түземсезлек белән көтеп алдым. Малларны иртәрәк алып кайтканны да сизмәгәнмен. Авыл халкының: «Ни эшләп иртәләдең?» — дип соравына, «Бүген бит бәхет көне», — дип җавап биргәнмен. Башыма килгән беренче уй булган ул.

Шул кичне матур итеп киенеп, әти белән әнине кыз күрергә алып киттем. Бусаганы атлап керүгә исәнлек бирдек, килүебезнең сәбәбен әйтеп салдык. Айсылу үзе ни әйтер бит әле, дип кызны чакырып алдылар. Күрше бүлмәдән килеп чыккан Айсылу минем янга килеп утырды. Шул көннән алып без аның белән аерылмас бер кушымта булып яши башладык. Туй булды. Авыл халкы белән гөрләтеп бәйрәм иттек. Хатыным өйлә ашын болынга китерә башлады. Башта бер үзе генә. Аннан соң икәүләп, өчәүләп, дүртәүләп килә башладылар. Айсылу бик уңган хатын булып чыкты. Йорт-җир чиста, табында — сый-нигъмәт, балалар каралган, бакча тулы җиләк-җимеш. Болар өстенә колхоз эшенә дә өлгәште, ул эшкәрткән чөгендер рәтләре башкалардан аерылып торды. Җыр-биюгә осталыкта да аңа тиңнәр булмады. Минем янга көтүгә килгәч җырлап җибәрә, хәтта сыерлар да күшәүләреннән туктап калып, аны тыңлыйлар иде...

Бәхетнең үз тәме, үз яме Әхмәдулла шулкадәр мавыгып сөйли ки, аны сокланмыйча тыңлау һич мөмкин түгел. Ул тын алган арада мин сорау биреп калырга тырышам: «Бәхетле булдыңмы соң?»

— Мин үзебезнең тормыштан бик канәгать. Эшемне бик яраттым, гәрчә кайбер кешеләр көтүче дип көлеп карасалар да. Мал көтүе — ул җиңел эш түгел һәм аны булдыксыз кешегә ышанып тапшырмыйлар. Ел саен җыелыш җыйдылар һәм мине көтүче итеп куйдылар. Хаклы ялга чыккач та алты ел эшләдем. «Эшкә барасым килми, эш авыр» — дип зарланучылар бар арада. Минем дә үз дәверемдә төрле чаклар булды. Ничек кенә булмасын, авыл халкы мине һәм мин башкарган эшне хөрмәт итте. Әле дә булса очрашканда, олылап, сәлам бирәләр. Байлыкка ничек карыйммы? Минем бөтен байлыгым — Айсылу һәм балаларым, оныкларым һәм оныкчыкларым. Алар исән булсын, мине башка бернәрсә дә кызыксындырмый. Ә яшәгән дәвердә без бернинди дә мохтаҗлык күрмәдек. Ашау-эчүгә мул тордык. Колхоз ашлыкны күп итеп бирде. Ике атыбыз бар иде, мал-туарны ишле асрадык. Безнең йортта аракы һәм тәмәке ише әйберләргә урын бирелмәде. Балалар бик тәртипле, эшләп үстеләр. Яхшы билгеләргә генә укыдылар. Боларның һәркайсында Айсылуның өлеше бик зур. Аңа карап күршеләр: «Каты матдәдән ясалгандыр ул», — дияләр иде. «Юк, ул мамык кебек йомшак», — дип җавап бирә идем мин. Ә бәйрәмнәр, Сабантуйлар... Пар ат җигеп, кыңгыраулар тагып барабыз. Ярар, болай да күп сөйләдем, Айсылу эзли чыгар, кайтырга кирәк.

Шул арада минем телемдә чираттагы сорау туа: «Хатының сине чынлап та яраттымы?»

— Чынын-ялганын белмим, ләкин эшкә чыгып киткәндә, уң як битемне үбеп, «Бу сиңа минем мәхәббәтем, синең йөрәгеңне көн буе җылытып торсын», — дип озатып калды. Кайтып кергәч, сул як битемне үбеп, «Монысы мине онытмас өчен, иртәнгә кадәр бит очың янып торсын», — дия иде. Соңрак мин дә шулай эшли башладым, төннәрен уянып китеп, күбәләгем очып китмәде микән дип, ятакны сыпырып карыйм. Айсылуым мине шулкадәр үз итте, хәтта күршеләр чәйгә дәшсәләр дә, миннән башка кермәде.

— Олылайган көнегездә мөнәсәбәтләр үзгәрдеме? — дип сорыйм Әхмәдулладан.

— Берни дә үзгәрмәде. Ничек яшәсәк, шулай гомер итәбез. Озак йокларга яратмыйбыз. Авыл халкы уянганчы, таякларга таянып, урамнарны әйләнеп кайтабыз. Мал-туарны карыйбыз да Айсылу белән капма-каршы утырып чәй эчәбез. Тазалыкка зарланырга урын калдырмыйбыз, аз-маз гына төшкән «кырау»га сер бирмибез. Балалар, оныклар, туган-тумачалар — урам капкасының ябылып торганы да юк. Оныкчыкларым әле дә булса кыңгыраулы атта йөрергә ярата.

Әхмәдулла савытларын су белән тутырды да, «Син укыган кеше, бәхет сере нәрсәдә дигән соравыңа үзең җавап бир инде», — дип көлә-көлә китеп барды. Әйтерсең лә, яшь егет.

Шулай, туганнан алып саф һавада, яшьли эш белән чыныгып үскән кеше, гаиләдә үзара хөрмәт һәм мәхәббәт... Әнә, Айсылуы турында сөйләгәндә, йөзләре яктырып китә. Чү, Әхмәдулланы тыңлап, бар дөньямны онытканмын. Мин бит кәҗәләр ашатырга дип килгән идем. Кирәк бит, кәҗәләр дә Әхмәдулла сөйләгәнне тын гына тыңлап ятканнар. Матур тормышны, акыллы кешене хәтта хайваннар да аңлый. Әйттем бит, кәҗәләр алар акыллы һәм тәртипле малкайлар...

Рим НӘФЫЙКОВ,
Октябрьский шәһәре

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: