Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
29 март 2023, 15:34

Тиңдәшсез мәхәббәт

Авылга бик зур итеп мәдәният йорты төзеделәр. Шул йортка мөдир итеп күрше авылдан килгән кызны билгеләделәр.  

Артык чибәрлеге юк, ләкин бик ягымлы күренә, яше утыздан өстә диделәр. Эшли башлагач, үзенең сәләтен ачып күрсәтте: матур итеп бии, җырлый, сүз остасы. Торырга бер әбигә урнашты. «Бу елны кыш чыгарга кызларыма барам дип уйлаган идем дә, Әсма белән рәхәтләнеп үз өемдә калам әле», — диде әби. Мәдәният йортында эшләүче кызның исеме Әсма иде.

Әсма эшли башлагач, мәдәният йорты җанланып китте. Тик гармунчы мәсьәләсен генә хәл итәсе бар иде. Әсма бер абзый белән кичләрен яшьләрне биетергә сөйләшкән буенча, тегесе ун көнләп килеп йөрде дә, «сезнең белән уйный торган дәверем узган инде» дип килүдән туктады. Әсма яңа гына унынчы классны тәмамлаган Альфредның бик матур итеп гармунда уйнавын белеп, мәдәният йортын тагын ямьләндереп җибәрде. Клуб соңга кадәр эшли башлады, халык таралышкач кына Әсма белән Альфред та кайтырга чыга. Егет Әсманы әбигә кадәр озата. Шунысы кызык: әллә Альфред озатканга, әллә артык чибәрлеге булмаганга, әллә яше зуррак булганга Әсманы озатучылар булмый.

Мәдәният йортының эше җыр һәм биюдән генә тормый. Аның көндәлек эше — колхоз тормышы, партия, комсомол оешмалары белән тыгыз бәйләнештә тору. Әйтик, «Күрсәткечләр» тактасында колхозның планнар үтәлеше, алдынгылары, эшкә аяк чалучылар, эш тәҗрибәсе һәм башка мәгълүмат булырга тиеш. «Исәнме, икенче яшьлек» бүлегендә — пенсия яшенә җиткән колхозчыларның колхоз идарәсе, партком, комсомол оешмаларының котлаулары. «Яшьлек» бүлегендә яшь эшчеләрнең эштәге уңышлары, солдатларның кайтулары һәм яңа өйләнешкән яшьләрне котлаулар, комсомол туйлары турында мәгълүматлар. Иң кызыклысы — «Бүгенге көн» бүлеге. Анда авыл, район, республика буенча яңалыклар яктыртыла.

Мәдәният йорты эшенә күп үзгәрешләр кертә Әсма. Бик матур итеп бизәлгән залда уеннар оештырыла: шахмат, шашка, бильярд уйныйлар. Яшьләр генә түгел, олы яшьтәгеләр дә килеп, ял итеп китәләр. Бик күп чаралар да үткәрелә: комсомол туйлары, пенсиягә чыгучыларны котлау, эштә зур күрсәткечләргә ирешүчеләргә хөрмәт күрсәтү… Кичәләрдән соң концерт кую матур гадәткә әйләнә. Альфред алыштыргысыз гармунчы була. Ул эштән соңгы барлык вакытын Әсма белән үткәрә. Алар турында төрле сүзләр йөри башлый: Әсма бу малайны ник үзенә ияртеп йөри икән, Альфред Әсмага өйләнсә, дөнья көтәргә җиңелрәк булыр иде дип тә сөйлиләр.

Концертларга халык йөри, хәтта утырыр урын булмаган вакытлар да була. Әсма белән Альфредның бию, җырларын бик яратып кабул итәләр. Кемдер пар килгәннәр болар ди, кемдер ничек булыр икән тормышлары дип күзәтә яшьләрне.

Әсманың авылга килүенә ике ел булды дигәндә Альфред армиягә китәргә тиеш була. Концерттан соң, ул Әсманы кочаклап, үбә башлый. Икенче көнне әти-әнисенә өйләнүе турында әйтә. Шулай итеп, килен төшә.

Әсма кияүгә чыгып китү белән, әбигә йортка Роза исемле хатын керде. Ул әбинең кызының килендәше була. Егерме яшьләрдәге хатын бәхетсезлеккә юлыккан, авариядә ире белән баласы үлгән була. Үзе өч ай больницада булып чыккан, җәрәхәтләре күп. Уң як кулы белән аягына зыян килгән. Авыл җирендә һава әйбәт, аякка басарга файда булыр, дип урнаша. Әби дә иптәш булды дип сөенә.

Өч ел хезмәтен тутырып кайткан Альфредны Әсма белән малае каршылый. Малай Альфредның кочагына керә, «Мин Тимур, тимер кебек нык», — ди.

Альфред колхозда тракторчы булып эшли башлый. Колхоз ярдәмендә яңа йорт, абзар-кура җиткерәләр. Озак кына эшләгәннән соң, Альфред Әсмага колхоз эшеннән җиләве, үзенең эшен ачасы килүен әйтә. Маллар сатып алалар. Бу эш ярыйсы гына файдалы булып чыга. Әсма мал карарга, сыер саварга өйрәнә, бозаулар үстерәләр. Атлы эш авылда — керемле эш, тырышып эшлә генә.

Әсма пенсигә чыккач, эшләр тагын да алга тәгәри, табыш үсә. Машина да алып җибәрәләр, Тимурны укытырга да кирәк. Ял йортына да барып кайталар. Ләкин олыгая төшә Альфред эшкә салкын карый, арый башлавы турында әйтә. Хәтта иртән торырга дә иренә, маллар карау Әсма җилкәсенә төшә. Шулай ел артыннан елар уза.

Җәй көне печән чапканда Альфред җиләк җыеп йөргән хатынга тап була. Ул аның белән танышып, атка утыртып алып кайта, шулай Роза белән дуслашып китәләр. Хатын шәһәрдән килеп, шушы авылга кияүгә чыкканын сөйли. Берничә көннән соң, Роза тагын җиләк җыярга килә. Альфред белән бергә утырып ашап-эчеп алгач, бар да онытыла. Бала-чагалар кебек куышып, йөгерешеп, егылышып, төрле уеннар уйныйлар. Болар барсы да Альфредка ошый. Роза тагын берничә мәртәбә Альфред белән җиләк җыярга килә. Соңыннан кичләрен дә очраша башлыйлар.

Күпмедер вакыттан соң, Розаның ире сизенеп, күзәтә башлый. Шулай бервакыт «Тоттым бит сезне», дигән тавышка Альфред югалып калмый, йодрыкларын төйнәп, ирне тукмап ташлый. Бу хәлдән соң Роза белән Альфред кеше күзеннән югала, шәһәргә китеп баралар. Монда җигелеп эшлисе юк: күңел ачып, кино-театрларга йөриләр. Дус-ишләренә кунакка чабалар. Розаның матур тормышы, чибәр гармунчы ире таныш-белешләрендә көнләшү хисе уята. Ләкин рәхәт тормыш озакка бармый, хатынның җыелган пенсия акчасы бетә башлый. Ул Альфредка эш турында сөйли башлый. Ләкин Альфредның эш турында ишетәсе дә килми. Ә яшәргә кирәк! Аптырагач, Альфред авылга кайтып, малларны сатып, бераз акча юнәтеп килә.

Бер елга якын төрле җирдә эшләп, шәһәрдә көн күрү җиләткәч, Розаның фатирын сатып, авылга кайталар. Йорт, маллар алалар. Кызганычка каршы, Альфред эчә башлый. Аны алтмыш яше дә тулмаган килеш, авылга алып кайтып җирлиләр. Ни булганын беркем белми. Роза исә ялгышуы, Альфредның тишек арбасына утырып калуы турында сөйләгән ди.

Рим НӘФЫЙКОВ

 

 

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: