Туган як
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
21 март 2023, 17:12

«Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!»

Сагындыра шул, сагындыра.  

«Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!»
«Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!»

Мин дә авылымны бик сагындым, үзәкләрем өзелә.

Казанда медицина училищесында укыган елларым. Группада укучылар күбесе шәһәрдән. Авылдан берничә генә кыз һәм өч малай. Аларның авыллары якын. Атна саен кайтып киләләр.

Менә Яңа ел килеп җитте. Кайтасы килә, әти-әниемне сагындым. Сагыну һич кенә дә күңелемнән китми.

Миңа Баулы районы Иске Чүте авылына кайтырга кирәк. Көн кичкә авышты, буран да чыгып тора. Шуннан иптәш кызым Әнүзә белән аның егете Фәез янына киттек. Әнүзәнең мине җибәрәсе килми. Фәездән ялварып сорагач, ул мине автовокзалга илтеп куйды. Ә анда буран аркасында юлларны ябулары билгеле булды. Киттем тимер юлы вокзалына. Чөнки автовокзалны төнгелеккә ябалар. Килеп утырдым. Менә бит Алланың рәхмәте: Уфага поезд китә дип хәбәр иттеләр. Мин тиз генә Туймазыга билет алдым. Туймазыга төнлә килеп төштем. Карыйм бер автобус тора. Барып сорасам, Октябрьскийга диләр. Колакларыма ышанмый торам — менә бәхет!

Шулай итеп, Октябрьскийга төнге сәгать өчтә килеп төштем. Бу 1975 елның 30 декабрь көне.

Нәрсә эшләргә дип уйлап торгач, киттем. Авылга тек авылга. Җәяүләп китәргә булдым. Шәһәрне чыккач, күп калмый, әрәмә һәм Ык елгасы-ннан соң минем авылым!

Үземчә шәп-шәп шәһәр урамыннан барам. Кинәт бер машина мине узып китте дә, кире борылып килеп туктады. Машина эче тулы яшь кенә егетләр. Куркып калдым. «Әй, кызый, бу төндә ялгызың нишләп йөрисең», — диләр. «Сезгә нигә кирәк, авылга кайтам», — дим. «Ничек авылга, тукта әле, сөйлә яхшылап», — диләр. Мин барсын да сөйләп бирдем. Алар — милиция хезмәткәрләре — төнге контрольдә йөриләр икән. «И, кызкай, ничек кайтып җитәргә уйлыйсың, җитмәсә буран чыгарга тора. Шәһәрдә бер танышың да юк мени», — диләр. Мин елап җибәрдем. «Апам бар — ул Мулла авылында яши. Минем үз авылыма кайтасым килә», — дим. «Авылыңа илтә алмыйбыз, апаңа илтербез», — диләр. Мине утыртып, әйткән адрес буенча илтеп куйдылар. Мине ишектән кереп киткәнче карап тордылар. Апама сөйләп күрсәткәч, көлеп җибәрде. «Моя милиция меня бережет, булган инде», — диде.

Каникулдан соң, Казанга баргач, иптәшләрем ничек кайтып җиттең соң, дип сораштыралар. Мин поезд белән Туймазыга барып җиткәнемне сөйләдем. «Ничек поезд белән?», — диләр, үзләре чыркылдап көләләр. «Поезд бит монда». Мин аптырап калдым. «Поезд» — Фәезнең кушаматы икән.

Укып бетереп, шәфкать туташы булып үзебезнең Баулы районына эшкә кайттым. Эшемне яратып башкардым, ялга чыкканчы, халыкка хезмәт иттем. Бик күп рәхмәт хатлары алдым.

Тик менә күп еллар үтсә дә, 1975-1976 елның Яңа елы һаман истә. Мине үлемнән саклап калган, төнге патрульдә торган милиция егетләре онытылмый. Аларга рәхмәт тә әйтә алмадым, исемнәрен дә сорамаганмын. Бу язмамның да төп сәбәбе — аларга рәхмәт йөзеннән.

Мин хәзер пенсиядә. Алар да инде лаеклы ялдадыр. Соң булса да, уң булсын, диләр бит. 1975-1976 елларда Октябрьскийның төнге патрульдә йөргән милиция егетләренә зур рәхмәтемне белдерәм. Алар хәзер Ак бабайлардыр инде. Исән генә булсыннар! Аларга сәламәтлек, бәхетле картлык теләп калам.

 

Әлфия ХАфизова, Баулы

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: