Туган як
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
21 март 2023, 17:03

Әнгам Атнабаевка багышлыйм

Әнгам Атнабаев Башкортстанның иң гүзәл почмакларының берсендә, Тәтешле районы Иске Күрдем авылында, Касыйм һәм Мәрзия Атнабаевлар гаиләсенә шатлык өстәп, 1928 елның 23 февраль көнендә дөньяга аваз сала.

Әнгам Атнабаевка багышлыйм
Әнгам Атнабаевка багышлыйм

Малай кеше бик тиз үсә, ныгый. Табигать кочагында, кечкенәдән зәңгәр күктәге ак болытларга карап, сокланып, елгада су кереп, кояшта кызынып, кичен-төнен атлар саклап үсә. Үзе язганча:

«Бөркетләрең кебек үткер күзле һәм

Тауларың кебек көчле мин.

Буйга җиткән балаң —

Кеше мин!»

Алар авылда яшьтәш унбер малай була. Баһадирдай егет булып үсәләр, ныгыйлар, авырлыкларны да үз җилкәләрендә татыйлар.

Бөек Ватан сугышы нәкъ аларның үсмер чорына туры килә. Иртә язда таңнан торып тырмага чыгу, яки җилкәгә капчык асып, пычрак көзге юлларны узып, язын тагы җилкәдә капчык белән орлык ташу дисеңме, печән, утын хәстәрләү дисеңме... Әле аның ашарга икмәге, кияргә киеме дә юк дәрәҗәсендә. Тормыш ничек кенә авыр булмасын, яшьлек үзенекен итә, дуслар белән очрашырга, кичке уеннарга чыгарга, кызлар күзләргә дә өлгерәләр. Яшь чак, нык чак, янып эшләгәннәр, гөрләшеп ял иткәннәр...

Ниһаять, дошманны оясына кадәр куып кертеп, Берлинны алып, Җиңү яулыйлар. Авылларга, шәһәрләргә исән калган солдатлар кайта башлый. Аларның да кайсының кулы өзелгән, кайсының сыңар аягы юк, күзе бәйләнгән... Шуңа да карамастан, шатлыклары ташып тора, гаилә, балалар, туганнар белән очрашулар көтә ич! Сугыш арты еллары да җиңелдән түгел. Тик күңелләр күтәренке. Җиң сызганып илне аякка бастырырга, яңа тормыш төзергә ашкыналар. Иске Күрдемнең дә унбер егете төрле якка таралыша. Кемнәрдер уку йортларына, кайберләре заводларга, бөек төзелешләргә юл тота.

Безнең Әнгамебез халкына якынрак булырга тырыша. Татлыдан-татлы сүзләрен, туган телнең бар гүзәллеген, нечкәлеген җиткерер өчен, ул мәдәният юлын сайлый. Чөнки кечкенәдән үк шигырьләр дә язгалый. Аллаһы Тәгалә аны сокланып туя алмаслык талант иясе итеп яратса да яратыр икән! Атнабаевның якын дусты, юлдашы Мәҗит Мөдәрисов болай дип яза: «Гомерең буе милләтеңә, ана теленә, шигъриятеңә тупас кагылучы булса, аларның кулларына сугып, берүзең бөтен бер милли хәрәкәт булып яшәдең син, Әнгам абый». Чыннан да, шагыйрьнең иҗатын укыйсы, татлы, ялкынлы сүзләрен, шигырьләрен тыңлаган саен тыңлыйсы килеп тора. Кызганычка каршы, элегрәк аның китапларын табып булмады, шөкер, менә картлык чорында «Рухият» фонды чыгарган искиткеч китабы, шигырьләр җыентыгы минем кулда. Бу китапны чыгаруда олы хезмәт керткән уллары Азамат белән Салаватка һәм башкаларга бүләкләре өчен зур рәхмәт. Әлеге китап сатып алган көнемнән минем иң якын дустыма әйләнде. Тыныч йокла, сөекле бунтаребез. Үзең язганча:

«Мин бу җирне матурларга тудым,

Тазартырга тудым

Җыен хәшәрәттән, шакшыдан.

Һәм төзергә аны мәңгелеккә

Тик гүзәлдән, ныктан, яхшыдан!»

Әминә ЗИННУРОВА

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: