Туган як
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
15 март 2023, 17:07

Яшьлек — юләрлек

Гомәр армиягә китәргә хәбәр алгач, Айсылуга өйләнешергә тәкъдим ясады.   

Яшьлек — юләрлек
Яшьлек — юләрлек

Кыз кырт кисеп «юк» дип җавап бирде. 

«Без әле бик яшьләр, бер-беребезне белеп тә бетермәдек, әни дә каршы. Син мине читлеккә ябып китәргә уйлыйсыңмы әллә?!»

Егет белән кыз унынчы сыйныфны бергә тәмамладылар. Гомәр — тырыш, яхшы укучы иде. Мәктәпне тик яхшы билгеләргә генә тәмамлады. Физик яктан да көчле, район ярышларында гел алдынгы булды. Укытучылар Гомәрне бик зур кеше, көчле белгеч булыр дип өметләнделәр. Укыганда ул Айсылуны озаткалый иде. Мәктәпне тәмамлагач, алар кичне бергә үткәрделәр. Киләчәк, бергә тормыш кору турында сөйләштеләр.

Гомәр авылдан китеп уку яисә эшләү турында уйлап та карамады. Аның әтисе белән әнисенә ярдәм итү теләге көчле иде. Башта тракторист ярдәмчесе, аннан соң үзе дә тракторчы булып эшли башлады. Хезмәтендә бик мактаулы булды. Айсылу клубка эшкә керде. Яшьләр һәр кичне бергә булдылар, клубта бергә биеделәр, парлашып җырладылар, концерт номерлары әзерләделәр. Гомәр Айсылуның клуб эшләрендә зур терәк булды. Авыл халкы аларга «Таһир-Зөһрә» дип эндәшә башлады. Гомәр эштән кайтышлый яланнан чәчкәләр җыеп, гөлләмәләр бүләк итә иде. «Бигрәк пар килгәннәр, бәхетләре булсын», — дигән теләкләр яуды. Тик алар тормышка аштымы?

Гомәр армиягә киткәндә озатырга Айсылу да килгән иде. Гомәрнең бик ачынып, «көт мине» диюенә, Айсылу саран гына, ярар, дип җаваплады. Армиядән хатлар бик еш килде. Баштарак җавап хатлары да көттермәде. Соңгарак хатлар сирәгәйде. Авыл өстендә Айсылуны мәктәп төзергә килгән әрмән егете белән очраша дигән сүз йөрде. Соңыннан инде алар көндезен дә бергә үткәрә башладылар. Айсылу ул егет белән китәргә тиеш, дип ишетелде. Тик нигәдер, мәктәпне төзеп бетергәч, ир башкача күренмәде. Кире кайтып алып китә дигәннәре дә чын булмады.

Гомәрне генә көткән булсаң, дигәч: «Яшь гомеремне аны көтеп үткәрим мени, киләчәктә аның гарип әтисен карарга кирәк булачак. Үзе дә мазутка баткан тракторист», — дип җаваплаган.

Гомәрне яхшы хезмәт иткәне өчен, ун көнгә ялга җибәрәләр. Бу хакта ул Айсылуга алдан хәбәр итә. Ләкин егетне каршы алучы булмый. Айсылуны эзләп өйләренә килгән Гомәргә әнисе дә, башкалар да  аның кайда икәнен әйтә алмый. Кайберәүләр әрмән егетен эзләп киткәндер диләр. Гомәр бу сүзләргә ышанмый, яратышып йөргән кызының икенче берәү белән чуалуын күңеле кабул итми. «Мин аны җир шарының теләсә кайсы ноктасыннан эзләп табачакмын», — ди.

Авылда туй. Яшьләр бәйрәм итә. Гомәр дә чакырулы. Мәҗлестән соң, Бибинур (туй хуҗасының туганы), бәйрәмне дәвам итәр өчен, кунакларны үзенә кич утырырга чакыра. Моңарчы бер дә эчеп тә карамаган Гомәрне көчләп диярлек аракы эчерәләр, ул бик тиз исерә. Яшьләр таралыша, Гомәр йоклап кала. Иртән уянып китсә, янында Бибинур ята. Гомәр берни дә хәтерләми, ул моны теләмәгән иде, ничек болай килеп чыкканын аңламый. «Мин сине яратмыйм, тагын бер кабатлыйм, яратмыйм», — дип кычкыра ул Бибинурга. «Ә мин сине яратам, кеше ышанмаслык дәрәҗәдә яратам. Ничә еллар сине күзәтәм, бер күрер өчен урамга чыгам, сезнең өй тирәсеннән узам, сине күрсәм — артыңнан барам, син генә мине күрмисең. Минем яннан узган чакта, миңа таба карамыйсың да. Менә хәзер хыялым тормышка ашты». Бибинур Гомәрне кысып кочаклый. «Ой, авырттырасың», — ди Гомәр. Чыннан да, Бибинур бик көчле хатын. Яшьли эшләп чыныккан. Башта әнисе белән фермага сыер саварга йөри, аннан соң үзенә сыерлар ала. Әнисе вафат булгач, аның сыерлары да Бибинурга кала, бик күп эшләргә туры килә.

Гомәрнең ялы бетә, ул китәргә әзерләнә, Айсылу озата килер дип ышана. Айсылу урынына Бибинур килә, Гомәр аның белән салкын гына саубуллаша. Гомәр Айсылуга хатлар яза, өметен өзми, ләкин җавап кына ала алмый. Ә Бибинур Гомәргә малаең туды дип хат яза, Гомәр ләм-мим. Бик күп вакыт үткәч, Айсылудан хат килә. «Гомәр, син бик күп хатлар язасың, хат саен яратам да яратам, син яратуның нәрсә икәнлеген анлыйсыңмы соң? Ярату ул китапларда, җырларда гына яхшы. Әйтик, мин сине нык итеп яратам һәм тәкъдимеңә риза булдым, ди. Син армиядән кайтканчы гарип әтиеңне, чирле әниеңне карап торыргамы? Өстәвенә син кайтуга бәбәй үстереп, бакчаларны, мал-туарларны карап, клубта эшләп алган акчаларны аларга тотып бетереп тордым, ди. Шуннан син кайткач, трактор исе килеп торган киемнәреңне юарга, шул мазут исе сеңгән тәннәреңне кочакларга, бәби табып үстерергә кирәк. Эшләп алган акчаң хуҗалыкны тотарга җитәме, юкмы? Синеңчә, шулмы ярату, шулмы Айсылуны бәхетле итү? Менә синең хатларны Ефрем белән укыйбыз, ул: «Әллә моның башы китте микән», — ди. Ярату өчен кесәң тулы акча булырга тиеш дип саный Ефрем.

Ул һәрбер очрашуга зур-зур букетлар тотып килә.

Ә синең яланнан җыеп алып килгән букетларыңнан да трактор исе килә иде, мин аларны син китү белән ыргыта идем.

Ефрем миңа гел мактау сүзләре генә әйтеп тора. Менә бу хәерче киемнәреңне салып ыргытып, матур итеп киенсәң, сине яраткан Гомәрең дә танымас, сокланмаган кеше калмас үзеңә, ди. Чынлап та, затлы киемнәр кигәч, мин үземне үзем танымый тордым. Ефремның өе дә өч этажлы, хезмәтчеләре дә бар, хәтта. Машинасы безнең йорт чаклы. Менә шулай мин үз бәхетемне таптым, син дә үз бәхетеңне тапкансың дип ишеттем. Бибинурдан сыер исе, синнән трактор исе, малаегыздан чучка исе килер инде. Тик бер үтенечем бар: армиядән кайткач, безне очратсаң, сүз катасы булма. Шушының белән чуалдыңмы диеп мине кимсетер. Кияүгә чыктыңмы дип сорагансың, менә шушы Ефрем минем ирем була инде. Туйлар ясап тормаска булдык. Әрәмтамакларны ашатып-эчерткәнче, ул акчага ял итәргә барырга уйлыйбыз. Бала турында уйламыйбыз әле, соңрак уйларбыз дидек. Ефремның иң нигезле, ятышлы әйткән сүзе:

«Ирләр дөньяга акча табар өчен, хатын-кыз сөю өчен яратылган».

Мин менә ярату өчен инде!»

Бибинур буш вакытында Гомәрнең әнисенә булышкалады. Гомәрдән «хәбәрсез югалды» дигән язу килгәч, әтисе белән әнисе Бибинурга күчеп килергә тәкъдим ясадылар. Бибинур Гомәрнең йортында яши башлады. Бик тырыш кыз булды. Сөйгәненең әти-әнисен карады, Зөфәрне бергә үстерделәр.

Гомәр хезмәтен тәмамлап өлгерми, Әфганстанга алып китәләр. Анда разведотряд белән тикшерү вакытында пленга эләгә. Солдатлар икешәр бүленеп, урамнар буйлап йөргәндә, алда өч озын сакаллы карт бара. Солдатлар барып җиткәндә генә, уртадагысы егыла. Аны торгызырга маташалар, булдыралмыйлар. Бабай кычкырып елый башлый. Гомәр белән Алёша түзми, картка ярдәм итәргә ашыга. Ә бу инструктаж буенча катгый тыелган була.

Совет кешеләре шулай тәрбияләнгән инде — авыр вакытта дошманга да ярдәм итәбез.

«Без бабайга ярдәм итәргә иелгәндә, башка нәрсә беләндер суктылар. Айныганда караңгы подвалда ята идек. Күпмедер вакыт узгач, безне эшкә алып чыктылар. Тауны җимереп, ташын машинага төйибез. Машина кара балчык алып килә, аны тигезләп, икмәк чәчәргә әзерлибез. Хезмәтчеләр бик күп, бар да — тоткыннар. Сакчылар качарга уйлаган кешене шунда ук атып үтерәләр. Хәлсезләнгән чирлеләрне каядыр алып китәләр, алар яңадан күренмиләр. Яшәү казарма сыман җирдә, агачтан сәкеләр ясаганнар, монда да сакчылар. Ашау ачтан үлмәс өчен генә. Бик күп еллар шулай эшләдек. Бер көнне көчле яңгыр ява башлады, давыл чыкты. Без тау кыясына ышыкландык. Таудан зур ташлар, балчыклар су белән төшә башлады. Айнып киткәндә бер куаклык арасында ята идем, ләкин торып китәрлек хәл юк. Сөйләүләре буенча, исән калганнар бик аз булган.  Үлгәннәрне җыйганда минем исән икәнне күреп, больницага илткәннәр. Бераздан, хәл алгач, чыгардылар. Каравыл да юк, ашау-эчү дә юк. Урамда утырып, хәер сораша башладык. Бик аз бирәләр, минем кебекләр анда күп. Беркөн шулай утырганда, бер кеше сораша башлады. Мин барсын да сөйләп бирдем. Яңадан дүрт-биш көннән соң ике хәрби машинага утыртып, СССР чигенә илтеп куйдылар, анда ике көн сорау алып тикшерделәр. Һәм менә мин өйдә».

Гомәр үзенең күргәннәрен бик озак сөйләде. Аннан әнисенә карап: «Сез ничек яшәдегез соң, бик авыр булгандыр?».

— Белмим, ничек торган булыр идек, әгәр кызым Бибинур, улым Зөфәр булмаган булса… Зур рәхмәт инде аларга! Әтиеңне җирләгәндә бик зур көч салдылар, мондый олы йөрәкле кешеләр дөньяда бик аздыр. Менә Алла боерса улым да укып бетереп, зур галим булып кайтачак, син дә кайттың, бу үзе бәхет түгел мени?

Гомәр Бибинурга карап торды да, кочаклап алды, күзеннән яшьләр атылып чыкты.

«Зур рәхмәт сиңа, әти-әниләргә хөрмәт күрсәткәнең өчен. Син булмасаң, ни эшләрләр иде? Бердән, мине югалту кайгысы, икенчедән, яшәү өчен шартлар тудыру. Элек әйткән сүзләрем өчен, яшьлек юләрлегем өчен гафу үтенәм. Синдәй намуслы, тугрылыклы, булдыклы кызны очратырмын диеп уйламаган идем. Син зур яратуга, сөюгә лаек. Бу көннәрне күрүдән өметемне өзгән идем инде. Рәхмәт Ходайга, безне кавыштырган өчен. Киләчәк тормышыбыз тик шатлыктан гына торыр дип ышанасы килә».

— Ә без сине һич тә югалтмадык, көн дә кайтыр дип көттек. Кайбер көннәрне эштән кайткач та, үзем дә сизмәстән әнидән Гомәр кайтмады мени әле дип сорый идем. Көн дә Аллаһы Тәгаләдән синең кайтуыңны сорадым. Кайтар инде дип, Ходайга ялвара идем. Төнлә төшләремә керә идең, уянып китәм — син юк. Ярый әле Зөфәр янымда, аңа карап азрак юана идем. Ул сиңа охшаган: бит, күзләре. Үсә төшкәч сөйләшүе дә нәкъ синеке булды. Исемен дә Гомәр дип кушасы идем, олылар ярамый диделәр. Үсә төшкәч, аңа бик күпләр Гомәр дип эндәшә иде. Сөенер инде сине күргәч! Бу шатлыклы минутларны күрергә өметләнеп, күпме гомер, йокысыз төннәр, сагынып елаулар үтте. Бүген мин үземне иң бәхетле кеше итеп тоям. Беләсеңме, Гомәр, минем сине сагынып, теләкләр теләвемне күреп, фәрештәләр бу уттан сине коткарганнар».

Гомәрнең кайтканын ишетеп аны күрергә күрше-тирәләр, дус-ишләр барсы да керделәр. Алар арасында Айсылу да булган. Гомәрне күреп чыккач, Айсылу иптәшләренә сөйләгән: «Беткән инде, юньле кеше  булалмас бу, ярый әле башым эшләп, аның тәкъдименә риза булмадым. Яратып торырлык кешеләр мени ул, тракторист, исенә чыдарлык түгел. Ә Бибинур, үзе сайлап алган язмыш.. Гомәр ялга кайткач, мин эш белән авылдан киткән идем, шуңардан файдаланып, үзләренә алып кереп эчертеп, үзе белән йоклаткан. Алар бер иш инде. Хәзер Гомәр белән күпме иза чигәргә кирәк».

Айсылу Ефрем белән кавыша, күпме яшәгәннәрдер… Сөйләүләренә караганда, Айсылу эчәргә салышкан, ире аны куып чыгарган. Кайберәүләр Ефремны урлашкан өчен төрмәгә утыртканнар, кайберләре иптәшләре үтергән дигән сүз чыгарган. Айсылу кайда, кем белән яшидер — билгесез, әнисенең пенсия алган вакытында авылда күренә.

Бибинур Гомәрне чын мәгънәсендә терелтергә, аякка бастырырга максат итеп куя. Күп еллар алмаган ялларын, акчаларын алып, ике кешегә шифаханәгә путевка юллый. Табибларга күренәләр. Ялан-күл буйларында йөриләр. Бибинур Гомәрнең акрын гына терелә башлаганын сизә. Күз тимәсен дип эчтән генә сөенә ул, «бу бит минем бәхет кошым»!

Гомәрне дүрт ай тикшерүдән соң, гаебе юк икәнен ачыклыйлар. «Участник боевых действий» наградаларын, хәрби билетын, паспортын кире кайтаралар. «Патриот Советского Союза», — диләр. Тоткында булган вакытына акчалата компенсация түлиләр. Тагын бер ел үтүгә инвалидлар өчен машина бирәләр. Өч-дүрт елдан соң, авыл советында секретарь вазыйфасын йөклиләр. Икенче сайлаудан соң, Гомәрне депутатлар авыл советына рәис итеп сайлый.

Шуларны уйлый-уйлый кайтып барганда, кайдандыр Айсылуның тавышы ишетелә. «Гомәр, син мине кайчандыр бик ярата идең, син ясаган тәкъдимгә мин риза», — ди ул. Гомәр әллә Айсылуның сүзләрен ишетмәде, әллә ишетеп тә ишетмәмешкә салышты, ашыгып, Бибинур янына кайтып бара иде ул.

Йорт-җирләрен бик матур тергезде Гомәр, машинасы да Ефремныкыннан ким түгел. Тик йөрәген нидер кырып тора: Бибинур чын йөрәктән гафу иттеме икән? «Бибинур, мин чын күңелдән сине яратам», —дип кычкырды Гомәр.

 

Рим Нәфыйков

 

 

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: