Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
7 март 2023, 15:00

Язмышларга буйсынмас җан…

Баулы районы М. Җәлил исемендәге мәдәният йортында якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре, драматург, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Яруллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан хәтер кичәсе узды.

Язмышларга буйсынмас җан…
Язмышларга буйсынмас җан…

«Язмышларга буйсынмас җан» дип исемләнгән күркәм чарада Баулы муниципаль районы башлыгы Ильяс Гозәеров, Фәнис Гатаулла улының тормыш иптәше Нурсөя Яруллина, Татарстан язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Рәфкать Шәйхиев, Мәскәү өлкәсе милли-мәдәни автономиясе вәкиле Фәнилә Шәрифгалиева, Туймазы шәһәренең М. Хәйретдинов исемендәге «Илһам/Вдохновение» төбәкара әдәби Берләшмә җитәкчесе Нурия Вәлиәхмәтова, язучының туганнары катнашты. Бу көнне шулай ук Ф. Яруллин исемендәге Кызыл-Яр урта мәктәбендә дә истәлекле очрашу булды.

«Бүген без кадерле кунакларны кабул иттек, — дип яза уку йорты вәкилләре. — Аларны матур концерт программасы белән каршы алдык, шулай ук мәктәп буенча экскурсия оештырдык, татар халкының милли мәдәнияте, көнкүреше һәм иҗатына багышланган күргәзмә, Ф. Яруллинның тормышын һәм иҗат юлын чагылдырган мәгълүмат стенды белән таныштырдык».

Баулы муниципаль районы башлыгы Ильяс Гозәеров билгеләп үтүенчә, хәтер көне кысаларындагы чаралар бик матур, эчтәлекле итеп оештырылган. «Фәнис аганың тормыш иптәше Нурсөя ханым, мөхтәрәм кунаклар белән очрашуыма шат булдым. Әлеге тарихи вакыйга озак еллар йөрәктә һәм хәтеребездә сакланачак», — дип яза ул.

Әйтеп узуыбызча, Баулыдагы хәтер кичәсендә ут күршебез — Туймазыдан «Илһам» әдәби Берләшмә җитәкчесе Нурия Вәлиәхмәтова да катнашкан. Нурия Закир кызы чарадан бик матур тәэссоратлар алып кайткан.

— Язмышлар язып куелган дисәләр дә, һәркем гомер китабын үзе яза, — ди Нурия ханым. — Яза-яза дөнья көтә, тормыш мавыгулары, җан җылыта торган шөгыльләре, сайланган һөнәре була. Бик күпләр тырышлыгы нәтиҗәсендә, уңышка ирешә, янәшәсендәгеләрне куандырып яши. Спортка гашыйклар — рекордлар яулый, сәнгатьне үз итүчеләр — халыкның сөекле артистлары булып китә. Менә дигән укытучы, уңган эшче, мәрхәмәтле табиб, язучы, шагыйрьләр бар. 22 февраль көнне Баулы районы мәдәният йортында үткән якташ-язучы Фәнис Яруллин истәлегенә хәтер кичәсе кунаклары арасында булу бәхете миңа да елмайды.

Фәнис абыйның иҗаты белән мин 2015 еллардан ныклап таныша башладым. Яшәү дәверендә олы сынаулар үткән, тормыш авырлыкларын зур сабырлык белән күтәрә белгән, тыйнак холыклы, әйткән сүзендә тора белүче, тынгысыз йөрәкле, олы ихтирамга лаек Фәнис Гатаулла улының унлап китабын укып чыктым. Гадәти күренешләргә күңел күзе белән карап, сихри матурлыкны күрә белергә өйрәткән иҗатчы ул, матурлыкны безнең күңелләргә дә түкми-чәчми җиткерә алу сәләтенә ия. Аның шигырьләрен укыганда дөнья акланып, сафланып киткән кебек тоела, йөрәк түрендәге әрнү-сагышлар югала, бу әсәрләр җиңел укыла, җылы кабул ителә, аларда хәйлә дә, ясалмалылык та юк.

... Китапларыңны укыдым,

Рәхмәт язганың өчен.

Аларны уйлап язарга

Биргәнсең күпме көчең.

Бик күп шигырьләрең синең

Туган тел, ил турында.

Мин яшимен, алга барам

Синең иҗат нурында.

Кемнең генә тормыш юлы турында сөйләргә булсаң да, сүз башы барыбер аның туган туфрагына, ата-бабалар гомер иткән, дөнья көткән изге төбәккә барып тоташа. Фәнис абый — ул минем якташым. Бүгенге көндә Туймазы шәһәрендә яшәсәм дә, мин үзем Баулы районының Акбаш авылында туып үстем. Якташым белән бик горурланам! Ниһаять, Фәнис абыйның тормыш иптәше, хөрмәтле Нурсөя апа белән дә, Сәвия сеңлем һәм аның кызы белән дә якыннан танышу бәхетенә ирештем. Кичәгә килүемә сөенеп туялмадым. Аларны күргәч, матур итеп әзерләнгән күргәзмә дә икенче планга күчте...

Хөрмәтле якташларыма, милләттәшләремә үзем җитәкләгән, илебездәге иң зур төбәкара «Илһам» әдәби берләшмә язучыларының сәламнәрен җиткереп, бүләкләремне тапшырдым. Башкортстан чәкчәген һәм үз кулларым белән ясаган калфакларымны Нурсөя апа яратып кабул итте.

Матур очрашуның чираттагы тукталышы — Кызыл-Яр авылындагы Ф. Яруллин исемендәге мәктәп булды. Биредә безне бик җылы каршы алдылар, укучы балалар башкаруындагы искиткеч бию барыбызны да тәэсирләндерде. Әйтергә кирәк, мәктәптә төпле белем алу өчен бөтен шартлар да булдырылган. Укучыларның гадәттәгедән кечерәк итеп ясалган парталар артында берәмләп утыруларына игътибар иттем. Ә бит уйлап карасаң, бу уңайлы, беркем дә тынычлап укырга комачауламый, күчереп язарга маташучылар да юк, йогышлы авырулардан саклану өчен дә кулай. Коридорда мине шахмат почмагы җәлеп итте. Үзем дә шахматчы буларак уен партияләренә күз салдым. Балаларның акыл үсешенә игътибар бирелүе мәслихәт күренеш, әлбәттә. Музей хезмәткәре буларак, мәктәпнең музеена кермичә, узып китә алмадым. Нәрсә генә юк монда, чын мәгънәсендә хәтер сандыгы! Музейлар яшь буында туган як тарихына, милли мәдәниятебезгә, гореф-гадәтләргә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияли. Якташларның җыелма әсәрләре тупланган киштәне күргәч, мин дә анда үз өлешемне кертергә ниятләдем, Мөҗәһит Хәйретдинов турындагы китапларымны бүләк иттем. Әйтергә кирәк, соңгы елларда без Берләшмә язучылары белән өч тапкыр Кызыл-Ярда, Баулы хакимияте «Туган якны өйрәнү» музее бүлекчәсендә, Фәнис Яруллин исемен йөрткән өйдә булдык. Анда бик күп экспонатлар, фотосурәтләр тупланган, алар Фәнис абыйның тормышы, иҗаты белән бәйле. Биредәге хезмәткәрләрнең тырышып эшләве күңелләребезгә хуш килде. Туган ягымның район музее үзебездә, Туймазыда әдәби берләшмә музеен ачарга этәргеч бирде. Менә инде өченче ел уңышлы гына эшләп киләбез. Төп экспозиция шагыйрь-патриот, каһарман Мөҗәһит Хәйретдиновка багышланган.

Рәхмәт сезгә, музей хезмәткәрләре! Сез безнең өчен үрнәк булдыгыз, киләчәктә дә уңышлар телибез. Фәнис Яруллин, Мөҗәһит Хәйретдинов һәм башка якташларыбызның иҗади мирасын кадерләп саклыйк.

Сүз ахырында. Хәтер кичәсендә катнашучылар Баулы администрациясе хезмәткәрләренә, чараны оештыручыларга рәхмәтен белдерә.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: