Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
7 март 2023, 15:02

Шагыйрь ул — сүз пәйгамбәре

Туймазы шәһәренең модельле балалар китапханәсендә «Ач серләреңне, шигърият!» дип аталган әдәби-музыкаль кичә оештырылды.  

Шагыйрь ул — сүз пәйгамбәре
Шагыйрь ул — сүз пәйгамбәре

Җырлы-моңлы чара төбәктә күп еллар дәвамында уңышлы эшләп килүче, даны бөтен Башкортстанга таралган «Алтын башак» әдәби берләшмәсенең 90 еллыгына багышланды.

Җанлы очрашуда укытучылар, педагогия көллиятендә белем алучы яшьләр, китапханәчеләр, мәдәният эшчәннәре, өлкән буын вәкилләре, мәктәп укучылары, язучылар — атап әйткәндә, «Алтын башак»ның башкорт-татар телләрендә иҗат итүче әгъзалары һәм дә үзешчән композиторлар, башкаручылар катнашты.

Әдәби-музыкаль кичә «Дуслык» татар халык уен кораллары ансамбле (җитәкчесе — Тәгълилә Гузина) чыгышы белән башланып китте. Гомумән алганда, үзешчән артистлар әзерлегендәге матур номерлар очрашу дәвамы буена чараны бизәп торды.

Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы Фатыйх Сайфранов байтак еллар инде «Алтын башак» әдәби түгәрәге әгъзасы булып тора, берничә ел дәвамында берләшмә җитәкчесе вазыйфасын да башкарган. «Күпер», «Йөрәк белән сөйләшәм», «Синең өчен генә», «Сагыну», «Бөркет язмышы» исемле китаплар авторы. Фатыйх Әбрар улының канатлы шигырьләрен иҗат сөючеләр яратып укый. Очрашу кысаларында кунаклар хозурына авторның «Яңа тормыш» исемле әсәре тәкъдим ителде.

Бәләбәй шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә, композитор Рәзилә Игебаева чыгышы белән Туймазы районы Якшай авылыннан. Шигырьләрне ул мәктәптә укыганда ук яза башлый. Иҗат җимешләре Башкортстан һәм Татарстан матбугат басмаларында даими дөнья күрә. «Күңелемнең канатлары» исемле шигырьләр һәм җырлар китабы авторы. Рәзилә Муллаян кызы үзе иҗат иткән һәм башкарган «Авылыма кайтып барам» җыры кичәне ямьләндереп, бүләк булып яңгырады.

Туймазы районында сәнгатькә, шигърияткә гашыйк затлар бик күп. Шуларның берсе — Лилия Кашапова-Искужина. Аның йөрәк түреннән чыккан иҗат җимешләре газиз туган җиргә, аның гүзәллегенә багышлана. Лилия Әнвәр кызы 2014 елдан «Алтын башак» әдәби берләшмәсе әгъзасы булып тора, хикәяләр, балалар өчен шигырьләр яза, кызыклы уеннар сәхнәләштерә. Иске Туймазы урта мәктәбендә белем алучы кызлар — Ралина Нуриева, Арина Галиева һәм Руфина Вәлиева Лилия Кашапова-Искужинаның шигырен сөйләп ишеттерде.

Әйтергә кирәк, татар теле укытучысы, шагыйрә Лира Гыйниятуллина уку йорты каршында «Яшь хәбәрчеләр» түгәрәге оештырган. Ул балаларны шигырьләр, җырлар язарга өйрәтә. Аның иҗат җимешләре республикабызның матбугат басмаларында дөнья күрә. Иске Туймазы урта мәктәбе укучысы Айсылу Галләмова Лира Хәләф кызының шигырен укып күрсәтте. Яшь буын вәкилләренең төбәктә яшәүче иҗатчыларның әсәрләре белән кызыксынуы, туган телебезне өйрәнүгә омтылуы куандыра, әлбәттә.

Җырларында туган илен данлаган Наҗия Гәрәева ямьле Кандракүл буенда яши. Гомерен укытучылык эшенә багышлаган Наҗия Зәмбин кызы хаклы ялга чыккач шигырьләр, җырлар иҗат итү белән мәшгуль. Төрле бәйгеләрдә катнашып, сәхнәләрдә чыгыш ясап, халык мәхәббәтен яуларга өлгергән ул. Наҗия ханым күчтәнәчкә музыкаль бүләк — «Изге Болгар» җырын алып килгән иде.

— Хөрмәтле дуслар, сезне тәү чиратта язның иң матур бәйрәме — 8 Март белән тәбриклисем килә! Бүгенге ямьле кичәбездә авторлар, шагыйрьләр, моң ияләре җыелган. Безгә еш кына иҗат ничек барлыкка килә, дигән сорау бирәләр. Минемчә, иҗади кешегә кызыксынучан, тәэссоратлар белән тулы җанлы мосафир (ил гизүче) булырга кирәк. Мәсәлән, мин үзем биш чит илне күрдем, үзебезнең Русиянең иллеләп төбәгенә сәфәр кылдым. Шушы сәяхәтләрдән тәэсир алып, хисләнеп шигырьләр, җырлар язам, — дип сөйләп үтте Наҗия Зәмбин кызы.

Иҗат — ул хыял, хис-тойгылар байлыгы, тормышка, кешеләргә өметле караш. Күңеленә тумыштан шагыйрьлек уты салынган кеше иҗат итмичә яши алмыйдыр шул. Кандра авылында гомер кичерүче Миңнезадә Әбрарова шундыйларның берсе. Аның иҗат җимешләре «Туймазы хәбәрләре» гәзитендә даими басыла. Хәзерге көндә Миңнезадә Шәмсетдин кызы дәртләнеп түгәрәкләргә йөри, «Умырзая» һәм «Хәзинә» ансамбльләрендә җырлый. Миңнезадә Әбрарова очрашу кысаларында «Башкортстан — дуслык иле» шигырен укып ишеттерде.

Туймазы татар дәүләт драма театрының танылган артисткасы, матур сүз остасы Римма Ключареваны тирә-якта белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Күпкырлы талант иясе сәхнәдә генә чыгыш ясап калмый, тирән эчтәлекле шигырьләр һәм пьесалар да иҗат итә. Бик күп әсәрләренә көйләр язылган. Римма Шаһит кызының чыгышы кичәнең матур бизәге булды.

Собханкул авылында гомер итүче шигъри күңелле, җыр-моңга гашыйк Фәнүзә Якупова да «Алтын башак» әгъзасы. Фәнүзә Тимергали кызы шигырьләр язуы өстенә бик матур итеп җырлый да. Кичәгә килгән кунакларны да моңлы тавышы белән хозурландырды ул.

Шагыйрьләр — хисле, серле халык, диләр. Гомерен балалар тәрбияләүгә, мәктәп эшенә багышлаган Илчембәт авылында гомер итүче шагыйрә Тамара Фәрваева нәкъ менә шундый хисле-серле затлардан. Тамара Зиннәтулла кызының туган авыл, балачак, мәхәббәт турындагы әсәрләре хисләндерә, түрәләрне аз гына чеметтереп тәнкыйтьләгән, балалар өчен язылган шаян язмалары елмаерга мәҗбүр итә, тормыш сынаулары хакындагы ялкынлы шигырьләре тирән уйга сала.

Шаран районыннан килгән Дания Шәрифуллина иҗат белән 2005 елдан шөгыльләнә. Үз шигырьләренә көйләр язып, «Юлдаш» радиосында еш кына чыгыш ясый. Әсәрләре Шаран районы гәзитендә даими басылып тора.

— Хәерле көн, дуслар, «Алтын башак» берләшмәсе әгъзалары, — дип сәламләде кунакларны Дания Динислам кызы. — Шушы матур кичәдә сезне күрүемә бик шатмын. Бездәге бүгенге буранны күрсәгез! Улым әйтә: «Әни, әллә барып йөрмисеңме», — ди. Юк, ни булса да булыр, дип, Аллага тапшырып, юлга чыктым, сезне бик күрәсем килде! Шөкер, исән-сау килеп җиттек. «Алтын башак» иҗатчыларына иң ихлас теләкләремне җиткерәсем килә. Бүгенгедәй балкып-янып, бердәм булып, иҗат эшен дәвам итегез. Сезгә үземнең «Хуш, сагышлы мәхәббәтем» исемле өр-яңа җырымны бүләк итәм!

Әдәби-музыкаль очрашуга хөрмәтле кунак — Туймазы районының төбәкара китапханә директоры, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Шәйдуллина да чакырылган иде.

— Балачакта без бүгенге Туймазы хәбәрләренә охшаш «Ленин юлы» исемле гәзит алдыра идек, — дип башлады сүзен Әлфия Кайдус кызы. — Шуның урта бер битендә татарча шигырьләр бастырыла. Мин үзем иҗатка битараф булмаганга ул әсәрләрне бик яратып укый идем. «Алтын башак» нәкъ шушы «Ленин юлы» гәзите каршында оештырылган әдәби түгәрәк булды. Аның бүгенге көнгә кадәр матур итеп эшләп килүе, чәчәк атуы куандыра. Әдәбият, шигърият өлкәсендә шөгыльләнгән кешеләргә мин һәрчак сокланып карыйм. Үзем дә китаплар, бигрәк тә шигырьләр укырга яратам. Дүрт кенә юллык шигъри әсәр эчендә зур мәгънә, фәлсәфә ятарга мөмкин. Китапханә техникумына укырга керүем, аны тәмамлап инде 45 ел шушы өлкәдә эшләвем дә, мөгаен, шуңа бәйледер.

Кичә Русия һәм Башкортстан журналистлар Берлеге әгъзасы, «Алтын башак» әдәби берләшмәсенең татар-башкорт бүлеге җитәкчесе Әлфия Шәйхлисламова чыгышы белән тәмамланды.

Хөрмәтле иҗат һәм моң ияләренә киләчәктә дә тормыштан ямь табып, матур әсәрләр язып, яңалыкка, алга омтылып яшәүләрен телисе килә. Иҗат ялкыннарыгыз сүрелмәсен, илһамыгыз кимемәсен!

 

Лилия ГАБИТОВА,
Автор фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: