Туган як
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
28 февраль 2023, 14:45

Эт-көчекләр, мәчеләр

Бу вакыйгага 40еллап вакыт узгандыр инде.  

Һәр авылның уңганы, батыры, җырчы-язучысы, дин әһелләре, рәссамнары, төрле яктан талантлы кешеләре була. Бер үзенчәлекле гаиләне язып үтмәкчемен. Әмир абый — сугыш инвалиды, бер аягын сугышта өздерә. Агач аякта йөри. Ә хатыны Әминә апа чая, ирләр сымаграк. Әллә инде бар ирләр эшен башкаргангамы, әллә табигате шулаймы, белмәссең. Биш ул, бер кызлары була. Олы улы Миңлерәүф әтисеннән дә уздырып җибәрә. Ул бар халыкка изгелек кенә кыла. Шәһәр һәм поселокка да барып эшләп кайта. «Ләкин авыл тарта, туган як, кендек каны аккан җир бит. Җитмәсә, гел русча сөйлиләр. Ә минем ипилек-тозлык кына. Үз телемне алыштырмыйм». Килештереп, хәтта күзләрен дә сөртеп куя. Артист инде менә, чын.

Миңлерәүфебез авыл белән шәһәр арасын бер итеп йөреп ята. Тиздән Яңа ел, халык кибеткә чаба. Табыннарны мулдан әзерләү хәстәре. Яңа елда могҗизалар көтәсең. Якыннарың белән каршылау традициягә кергән. Һәрбер йортта, урамда купшы чыршы бизәлгән, төрле төстә утлар балкый. Шул ыгы-зыгы мәлендә безнең Миңлерәүфебез калага юл тота. Элегрәк «Толчок» дип аталган урын бар иде. Иске-москы чүпрәк, кием-салымны алырга, сатарга рөхсәт иткәннәр. Шул кибеттән башына төлке бүреге сатып алып кия. Үзенә бик ошый, күрәсең, күзләре янып тора. Үткән атнада Миңлерәүф бер этнең унбер көчеген ияртеп, урам буйлап ашарга эзләгәнен күреп кайткан була. Бик жәл, йөрәге кысылып, әрни. Ул авыл малайларына шул көчекләрне алып кайтырга вәгъдә бирә. Шуннан теге көчекләрне, әниләре белән бергә арыш капчыгына төяп, капчыкның авызын бәйләп, авыл автобусына «ах-ух» килеп кереп утыра.

Халык аптырашта. Аның янына алгы рәттәге урыннарга утырмыйлар. Халык белә аны. Ә ул инде мине хөрмәтлиләр дип уйлый. Башындагы бүреген бер сала, бер кия. Бүрек бит иләнмәгән тиредән тегелгән. Ә ул утыра, байлар сымаграк, уйга батып. Капчыктагы этләр чинашып алалар. Салонга галәмәт сасы ис тула. Халык мескен артка чигенә. Алгы як буп-буш. Халык үзара бүре балаларыдыр дип уйлый. Яңа ел җитә бит. Әниләренә бүләктер. Сүз әйтергә кыймыйлар. Бер гөнаһсыз бәндә ич. Бәлкем, кирәге дә чыгар.

Менә авыл башына автобус килеп туктый. Ә халык төшми — барсының күзе шул капчыкта. Миңлерәүф бик җитди эш башкаргандай, як-ягына каранып, капчыкның авызын чишеп җибәрмәсенме?! Менә теге көчекләр, берәм-берәм өргәндәй булып, таудан авыл эченә йөгерешә. Көнозыны, ашамыйча да, көчекләрне көткән малайларга шул гына җитә, берәмләп җыялар көчекләрне, хәтта кемгәдер җитми дә кала. Халык эчен тотып көлә. Миңлерәүф исә: «Менә, җәмәгать, күңелем тыныч, киләсе атнага мәчеләр алып кайтырмын. Авыл халкы миһербанлы, ашатырлар, карарлар». Шуннан инде артистларча кулын күкрәгенә куеп, «Игътибарыгыз өчен рәхмәт», — дип баш ия.

Буш капчыгын иңенә салып, Сарман көен авыз эченнән көйләп, туган йортына юнәлә. Ә икенче көнне күршесе Тимер Якупның шигырен яттан бөтен авыл сөйли.

Эт-көчекләр, мәче күбәйде

Слак авылы урамында.

Рәхмәт төшсен, эт ташучы

Миңлерәүф дустыма.

Алып кайткан эт-песие,

Бар да исән, бар да сау

Урамнан адәм үтәлми,

Бар да чыга «һау» да «һау».

 

Фәнүзә Якупова

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: