Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
28 февраль 2023, 14:45

«Бәхетле бул», — диярсеңме?

Күңелемә якын кешем: «Син миңа бәхет теләргә тиеш. Башка берәү белән булсам да...» — диде. Уйга калдым. Ә мин? Аларның бәхетенә сөенеп, саргаеп яшәргә тиеш буламмы? Шушы турыда башкаларның да фикерен ишетергә теләп, танышларыма шалтыраттым.

Фәридә Шәйхетдинова (52 яшь), Октябрьский шәһәре:

— Чын дөресе, ул шулай булырга тиеш. Ләкин адәм баласы холкы белән күп вакыт эгоист, үзен яратучан. Мин-минлек көчле.

Ирина (55 яшь), Туймазы:

— Әйтә алам. Андый яраткан кешем бар. Гаиләдә бәхетле булуына мин сөенәм генә. Аны тартып алырга исәбем юк, бар да ничек булган, шулай калсын. Болай дип әйтү нык яратуны күрсәтә торган дәлил.

Илдар (57 яшь), Туймазы шәһәре:

— Катлаулы сорау, аңа төгәл җавап юк. Болай уйлыйм: тыштан теләсәң, эчтән янасың, эчтән теләсәң, тыштан янасың. Сүз белән әйтсәң, ниндидер бер эчке сиземләүме, күңелнең бер кылымы шунда, җаныңмы, тәнеңме моңа каршы төшә.

Лилия (62 яшь), Серафимовка авылы,  (шигыреннән өзек):

... Рәхмәт сиңа, һәр төн саен

Төшләремә керсәң дә.

Исән булсаң, шул да җитә,

Еракларда йөрсәң дә.

Фәнис (56 яшь), Уфа (шаяру катыш):

— Хатынга әйттем. «Миннән китсәң, башка берәү белән бәхетле булыр идең», — дип. Аңа үземнән яхшырак ир дә эзләп карадым. Риза булмады...

Гөлназ (37 яшь), Кандра авылы:

— Мине яратмаган кешене ярата алмаячакмын. Яшь чагымнан ук шулай булды. Ул мине яратмагач, нигә яныңда тотарга? Әгәр гомер иткән кешең шулай дип әйтсә, уйланырга сәбәп бар: нилектән ул сине яратмый башлаган. Ә, бәлки, гомумән яратмагандыр? Бу очракта берсүзсез саубуллашыр идем. Китсен, эзләсен үз бәхетен!

Зөлфия (59 яшь), Туймазы:

— Без — Аяз Гыйлаҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Фәнис Яруллин әсәрләрен укып үскән буын — сөйгәнеңә, ул синең белән бергә булмаса да, бәхет теләп яшәргә тиеш, дип уйларга күнеккән. Ләкин тормышта алай буламы икән соң? Шундый заман килде: кушылучылар белән аерылышучылар саны кайчак тигез дә булып китә. Соңгыларының кайсы гына бер-берләренә бәхет тели алыр иде дисез? Үчләшү, бәхетеннән көнләшү адым саен!

Люция (62 яшь), Кандра авылы:

— Чын фикерне яраткан кешесен, бәхет тели-тели икенче кешегә биргән адәм баласы гына әйтә алыр, минемчә. Ни дисәң дә, шул халәттә булып карамагач, әйтүе кыен.

Соравым танышларымны кызыксындырганын, уйландырганын белдем. Бәхет ул шундый төшенчә, аңа бер генә төрле аңлатма биреп булмый. Үз бәхете өчен янып-көеп, якыннарының, сөйгәннәренең йөрәген телгәләмәсен иде кеше — шунысы мөһим! Ә үзең... Тормыш — шатлык кына түгел, газабы да, авырлыгы да җитәрлек. Ә адәм баласы, шуларны гизеп-кичеп, бәхеткә омтыла барыбер!

 

Әлфия Шәйхлисламова,

Туймазы районы, Кандра авылы

 

 

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: