Туган як
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
22 февраль 2023, 14:34

«Янып яшәргә дип ант иттем»

Күптән түгел 2нче санлы китапханә бинасында (мөдире Люзия Хәйретдинова) әһәмиятле очрашу булды. Данлы якташыбыз, яугир-шагыйрь Хәйретдин Мөҗәй язмышына-иҗатына беркадәр яңача караш ташларга этәргеч бирә сыман ул фәһемле әңгәмә.

«Янып яшәргә дип ант иттем»
«Янып яшәргә дип ант иттем»

Эш шунда ки, Төрекмән авылында гомер кичерүче Миңниса апа Нуретдинова Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы Марсель Гариповка изге әманәтен тапшырырга ниятли.

Хәйретдин Мөҗәй шәхесенә, аның моңарчы билгеле булмаган шигъри әсәрләренә бәйле истәлекләр тупланган күңел дәфтәре Марсель әфәндедә ихлас кызыксыну хисе уята, әлбәттә. Миңниса ханым белән мотлак күрешеп сөйләшергә, килеп туган сорауларына җавап табарга карар кыла ул.

Әйткәндәй, миңа да әлеге очрашу шаһиты булырга туры килде, форсаттан файдаланып, анда алган тәэссоратларым белән уртаклашмакчымын. Иң тәүдә Миңниса Хәсәнбасарый кызының зиһененә, фикерләү киңлегенә сокландым. Ифрат күп мәгълүмат саклана аның мул Хәтер сандыгында. Тарихи сәхифәләр күз алдында җанлана сыман... Миңниса апа үзе чыгышы белән Азнакай якларыннан, алты яшьлек чагында ук әнкәсе белән Төрекмәнгә күченгән булганнар. Уйласаң, күпме сулар аккан, бихисап ел мизгелләре алышынган гомер эчендә, тулы бер әсәр язарлык валлаһи! «Күргән-белгәннәремне үземчә теркәп бардым дәфтәргә, — ди Миңниса ханым тыйнак кына. — Бер ишеләре ярап та куяр бәлкем...» «Искиткеч, чын мәгънәсендә кадерле мирас, хәзинә бит бу! — дип җаваплый дулкынланган халәттә Марсель әфәнде. — Җентекләп, бөртекләп дигәндәй өйрәнергә кирәк язмаларыгызны, зур рәхмәт Сезгә». Менә шулай, көтелмәгән ачышлар чыганагы буларак та хезмәт итәр әле ихтимал якташыбызның куен дәфтәре...

Арытаба чарада катнашучылар Хәйретдин Мөҗәйнең бүгенге көнгәчә билгеле булмаган «Янып яшәргә дип ант иттем» шигырен әсәрләнеп тыңлады. Фикер алышуларга урын бирелде. Шигырь 1928 елда язылган, нәкъ Мөҗәй иҗатының күтәрелә килгән мәлләре. Киләчәктә йөрәк түреннән ташкындай ургылып чыгачак әсәрләргә (шул исәптән «Ант» шигыренә дә) юл яручы хис-дәрман тулы юллар.

«... Яшь чакта мине кош кебек,

Читлектә тоткын иттеләр.

Якты дөньяга чыгармый,

Күкрәгемне череттеләр.

Ә хәзер инде ирек чоры,

Мәңге ирек мин, эшче мин.

Күкрәгем гайрәтле, дәртле,

Мин иманлы, мин көчле».

Көчле, тыелгысыз кичерешләр өермәсе үзеннән-үзе ялкынлы ант сүзләренә әверелә сыман:

«Җирдә кешеләр өчен көрәшеп,

Янып яшәргә дип ант иттем.

Чыксын өчен синең кояшың,

Барлык көчемне куярмын».

Һәм дә, киләчәк катлаулы чорларны күзаллагандай, түбәндәге юлларын да терки яугир якташыбыз:

«Янам шуңа: минем оныкларым

Сугыш дәһшәтләрен күрмәсен.

Авыл мәктәбендә белем алып,

Тәүфыйклы булып үссен».

Чын иҗатчы беркадәр күрәзәчелек сыйфатына ия дигәннәре хактыр, мөгаен...

Хәйретдин Мөҗәй тормышын, иҗатын яшь буын вәкилләренә армый-талмый җиткезү эшенә шактый еллар көч-сәләтен куйган хөрмәтле Рәзинә хаҗия Сабирова бәянләгәннәр дә тыныч-битараф калдырырлык түгел. «Хәтердә, әле 1964 елда ук Илдар Юзеев батыр якташыбыз исеменнән «Язылмаган поэма»сын дөньяга чыгарып, татар-башкорт халкын шаккаттырган иде. Елый-елый укыдым ул поэманы... 70нче елларда Башкорт кавалериясе ветераны Кәлимулла Габитов «Үлемсезләр» әдәби-драма композициясен һәм «Соңгы сүз» җырының текстын язды. 1977 елда инде халык театры режиссеры Шамил ага Мәхмүтов «Үлемсезләр» дигән сәхнә куелышын әзерләде. Ул вакытта Хәйретдин Мөҗәйнең «Җыр калыр» шигыренә Әкрам Даутов көй язды. Шул ук 77нче елларда Стәрлетамак театры режиссеры Абдулла Бикбулатов та Мөҗәй әсәрләренә көйләр иҗат итте. Яугирнең армиягә киткән вакытын тасвирлап, махсус пьеса язды. Анда Мөҗәй шигырьләренә унбер җыр бар иде. Һәммәсен дә башкару бәхете тиде миңа. Магнитофон тасмасына яздырып, җырларымны А. Бикбулатов Уфа, Казан радиосына да җибәргән иде. Онытылмас хатирәләр...

Янә дә 1977 елда Ренард Хантимеров җитәкчелегендә Төрекмәндә Мөҗәйне искә алу кичәсен оештырдык. Авыл клубында, халык театры артистлары белән берлектә, патриот шагыйрь әсәрләрен, җырларын башкардык. Кызганыч, ул артистларның күбесе хәзер фани дөньяда юк инде...»

Әйе, истәлекләр бихисап. Эзсез генә югалмасын, җуелмасын иде алар. Марсель әфәнде бу уңайдан Рәзинә апага даһи яугиргә бәйле якты хатирәләрне, ядкарьләрне бер китапка җыйнарга, нәшер итәргә тәкъдим ясады. Һичшиксез, яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү өчен менә дигән форсат чыганагы бу.

Рәзинә ханым чара барышында тыңлаучылар игътибарына Мөҗәйнең «Гөлнаһар» поэмасын тәкъдим итте. Әсәр басмачылар белән аяусыз көрәш барган көннәрне чагылдыра. Кыю-сылу кыз истәлегенә багышланган иҗат җимеше бүген булса әһәмиятен югалтмый.

«... Барушанны авыр кайгы басты,

Көн кояшсыз кебек күренде.

Һәрбер өйнең ишек өсләренә

Төн кебек байраклар эленде.

Көннәр шулай үтте...

Беркөн иртән,

Өйдән өйгә куып атларын,

Барушанның батыр егетләре

Хәбәр итте Наһар кайтканын.

Төнгә каршы кемдер алып кайткан

Гөлнаһарның үле гәүдәсен...

Әле дә булса күз алдында тора

Аның көләч йөзе, шәүләсе.

Барушанның урам уртасында

Каберең тора, гүзәл Гөлнаһар.

Кабер өстендәге матур гөлләр

Чәчәкләрен ата, Гөлнаһар.

И Гөлнаһар, Гөлнаһар,

Синнән илгә нур агар.

Чәчәгем син, Гөлем син,

Нурлы йөзле Гөлнаһар».

Әйе, татар халкының бөек улы Хәйретдин Мөҗәй язмышына кагылышлы билгесез сәхифәләр бүген дә үз ачылышын көтә әле. Тикшеренү-эзләнү эшләре киләчәктә лаеклы дәвамын табар, дигән өмет бар. Ихтирамлы кунагыбыз Марсель әфәнде Гариповка әлеге җәһәттән яңадан-яңа уңышлар телик. Изге хаҗ сәфәренә җыенган Миңниса апа Нуретдиновага исә хәерле юллар, ныклы сәламәтлек юллыйк. Күркәм чараны оештырган Люзия Хәйретдиновага, очрашуга килгән милләттәшләребезгә ихластан рәхмәт. Бүгенге язманы исә шәһәрдәшебез Риканс Гыйлемьяновның патриот шагыйрьгә арнап язган ялкынлы шигъри юллары белән тәмамлыйк.

«... Кылган эшең, батырлыгың,

Үткән юлың һәм елларың

Синең, Мөҗәһит Хәйретдин,

Булды батыр Җәлилгә тиң...

Дәһшәтле еллар авазы булып

Җырларың, шигырьләрең кайтты.

Төрекмәнең дә инде матурланып,

Яшәрде, яңарып чәчәк атты.

Мәрхәмәтле синең халкың

Каһарман улын мәңге онытмас.

Җырың булыр янар ялкын,

Һәйкәлеңә юллар өзелмәс».

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: