Туган як
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
22 февраль 2023, 14:39

Мөҗәйнең тәүге шигырьләре табылды

Төрекмән авылыннан көтмәгәндә Миңниса Нуретдинова шалтыратып: «Мин Сәгыйдә апабыздан үземнең дәфтәргә Мөҗәһит Хәйретдиновның шигырьләрен яшь чакта күчереп алган булганмын. Апабыз 1906 елгы, ә Мөҗәй 1901 елгы дип язып куйганмын. Шәхси архивымнан болар килеп чыккач, сиңа тапшырырга булдым. Мөҗәйнең тагын китабын чыгарырга исәбең бар икәнен Октябрьскийда Рәзинә Сабировадан ишеттем. Хаҗга барырга җыенам, әманәтне тапшырырга иде сиңа», — диде.

Мөҗәйнең тәүге шигырьләре табылды
Мөҗәйнең тәүге шигырьләре табылды

Табылган мөһим язманы күрәсе килеп: «Ватсабың бармы, миңа җибәрә аласыңмы, сиңа ничә яшь Миңниса апа?» — дип әйтүемә җавап та килеп иреште. «Мин инде тугызынчы дистәне вакладым, ватсабым да бар, күчереп язам да төшереп җибәрәм». Ике-өч сәгать тә узмады, шигырьләр килеп тә җитте. Менә нинди замана.

Йотлыгып укыйм, беренче юлларда таныш исем: «Шәрифулланы күреп сөйләшкән»... Бу бит Мөҗәйнең якын дусты Шәрифулла Әхмәдиев. Аның истәлекләрен «Хәйретдин Мөҗәй. Тормыш юлы һәм иҗаты» (Казан, 2010) китабыма керткәнем искә төште.

Хәйретдинов 1928 елда рота командиры буларак, отпускага авылына кайта да якын дустын табып, иҗади эшкә чума. Шәрифулла бу вакыйганы менә ничек тасвирлый: «Мөҗәһит авылда агитспектакль куярга булды. Ул чакта клуб юк иде, шуңа Әхмәдуллиннарның зур читән корылмасында балаларны, яшьләрне җыйдык. Ярлыларның байларга каршы көрәшкән сәхнә күренешләрен уйнадык, җырлар башкардык, шигырьләр сөйләдек».

Табылган шигырьнең эчтәлеге нәкъ менә сәхнәдәге «Янып яшәргә дип ант иттем» күренешенә тәңгәл килә. Әсәрнең «җаны», ягъни пафосы көчле дәрт, рухлану белән сугарылган. Каләм тибрәтүченең сыйнфый көрәшче икәне күренеп тора. Туган авылында Мөҗәһитнең хисләнеп, күңеле күтәрелеп, илһам килгән вакыты. Хәрби дәрт-дәрманын яшь авылдашлары белән шагыйрьнең уртаклашасы килгәндер.

Күчерелгән кулъязмаларда балалар өчен дә кыска гына шигырьләре бар: «Кечкенә бозау», «Ишек алдында йөри зур әтәч». Боларның да сәхнә өчен генә экспромт язылганы күренә.

Төрекмән мәдрәсәсендә ук каләм тибрәткәләсә дә, Мөҗәһит 18 яшеннән гражданнар сугышында булып, аннан инде Урта Азиягә басмачларга каршы бәрелешләргә җибәрелеп, юньләп шигырь язарга да вакыт тапмады. Бәлки, шуңадыр, беренче язмаларына үзе дә игътибар бирмичә, җыеп бармагандыр. Әлеге шигырьләре аның җыентыкларына кермәгән. Ул елларда шигырьләрен камилләштерергә хәрбиләр арасында күрсәтер кешесе дә юк, мөхәррир турында әйтәсе дә юк.

Ләкин якташлары аның әсәрләрен яратып, дәфтәрләренә күчереп, горурланып сәхнәләрдә сөйләгәннәр! Аның исеме дә бит Мөҗәһит, гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә — иҗтиһад итүче, халык өчен көрәшүче.

Хәрби хезмәткә алынып, аның яшьлек чоры тоташ көрәштә үтте дияргә була. Әле менә басмачлар белән бәрелешләрнең очы-кырые күренми. Казанда 1932 елда чыккан беренче китабының да исемен «Мылтыклылар» дип куя шагыйрь. Ватан алдындагы хәрби бурычы Мөҗәһитне 1938 елда япон агрессорларына каршы сугышта да катнаштыра. Хәсән күле буендагы бәрелешләрдә авылдашы Шәрифулла Әхмәдиев белән очраша.

Ватан сугышы башлангач, капитан Хәйретдиновның укчылар полкын Смоленск янындагы фронтка күчерәләр. Гаиләсен Славянск шәһәрендә урнаштыра. Дәһшәтле бәрелешләрдә гитлерчылар, күп гаскәр туплап, Харьков юнәлешендә безнең меңләгән хәрбиләрне чолганышка алалар. Монда якташыбыз полкы да була, ә подполковник Хәйретдинов яраланган килеш әсирлеккә эләгә. Тоткынлыкта да ватанпәрвәр шагыйрь фашизмга каршы көрәшә. Берничә әсир комиссарлар һәм полк командирлары БСВ (Братское содружество военнопленных) оештыралар. Бу хәрәкәт концлагерьларда таралып, меңәрләгән әсирләрне көрәшкә өнди һәм восстаниегә әзерли. Ләкин гестапо эзләренә төшеп, 1944 елда оешманың 92 җитәкчесен җәзалап, Дахау концлагеренда яндыралар. Батыр якташыбыз гомере буе халкы иминлеге өчен көрәшеп, Ватанын яклап бакыйлыкка, мәңгелеккә күчә.

Ә инде Миңниса — Миңленисага, бәхетле кызга, газиз авылдашының тәүге шигырьләрен күңел түрендә саклап калып, милләттәшләренә җиткерергә насыйп булган. Хаҗ юлларыгыз имин булсын, мөхтәрәм якташыбыз!

Марсель Гарипов, язучы,

Татарстанның атказанган мәдәният

хезмәткәре, Петр I исемендәге фән һәм сәнгать

академиясенең мөхбир әгъзасы

Өстәү. Ниһаять менә Люзия Хәйретдинова чакыруы белән без Октябрьскийның 2нче модель китапханәсенә, әманәт тапшыру чарасына җыелдык. Хәйретдин Мөҗәйнең җырларын, шигырьләрен күп еллар башкарган Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәзинә хаҗия Сабирова, шигырьләрне тапкан Миңниса хаҗия Нуретдинова, шагыйрьнең әсәрләрен компьютерда җыючы һәм техник редакторы Лүзә Гарипова һәм батыр якташыбызга багышланган ике китап авторы Мирсәй Гариф (Марсель Гарипов). Аллага шөкер!

Инде гәзит укучылар игътибарына Миңниса апа дәфтәрендә теркәлгән кайбер шигырьләрне тәкъдим итик.

Янып яшәргә дип ант иттем

Мөҗәһит Хәйретдинов

Тимер чылбыр, тимер чындыр.

Күгәрер дә сынар ул.

Ялан бу көенчә тормас,

Рәхәт көннәр туар ул.

Һәр елның август аенда

Кызара урман баланы.

Шул балан күк кызартырбыз

Без дә бөтен дөньяны.

Кайда ярлы, кайда зарлы,

Кайда моң-зар күп була.

Мин шулар белән булам,

Алар белән килешеп була.

Юк аларда төрле катлау,

Юк аларда эч кере.

Тышлары гына керле,

Әмма ләкин юк аларда эч кере.

Юк тәкәллеф, юк эрелек,

Утырышасың син дә мин.

Юк күңел катлау дигән уй,

Ул җәһәттән мин имин.

Яшь чакта мине кош кебек,

Читлектә тоткын иттеләр.

Якты дөньяга чыгармый,

Күкрәгемне череттеләр.

Ә хәзер инде ирек чоры,

Мәңге ирек мин, эшче мин.

Күкрәгем гайрәтле, дәртле,

Мин иманлы, мин көчле.

Кара урманнарга кергән чакта,

Таянырга таяк тапмадым.

Бик сагынып кына хатлар яздым,

Тапшырырга кеше тапмадым.

Җирдә кешеләр өчен көрәшеп,

Янып яшәргә дип ант иттем.

Чыксын өчен синең кояшың,

Барлык көчемне куярмын.

Янам шуңа: минем оныкларым

Сугыш дәһшәтләрен күрмәсен.

Авыл мәктәбендә белем алып,

Тәүфыйклы булып үссен.

 

 

Балалар өчен язылган шигырьләрдән

***

Ишек алдында йөри зур әтәч —

Кызыл кикрикле, ботлары йөнтәч.

Ул кычкырганда — урам яңгырата,

Аның тавышына һәркем шакката.

***

Кичкә таба сузып-сузып,

Кечкенә бозау бакыра.

Сагынган ул әнкәсен,

Бакырып шуны чакыра.

Мөгри-мөгри анасы,

Кайтып килә көтүдән.

Йөгереп барды баласы,

Имеп туйды сөтеннән.

Имеп туйгач, шатлыгыннан

Уйный, чаба, сикерә.

Әнкәсенең тирәсендә

Арлы-бирле йөгерә.

Йөгереп уйный баласы,

Карап тора анасы.

Нинди матур, нинди сылу

Баласы, күз алмасы.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: