Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
22 февраль 2023, 14:47

Күңелдә хатирәләр

Картлык дигәнең дә бит ул, яши белмичә, картаючылар зарланганча ук куркыныч түгел. Ялгызлык куркыныч, ялгызлык! Г. Минский

Күңелдә хатирәләр
Күңелдә хатирәләр

Картлык шатлык түгел икән. Бәлки берәүләргә ул кадәр авыр да түгелдер. Әмма миңа ялгызлык белән күңелле түгел. Чынлыкта, күңел сыкрый башлый. Юксындыра. Үзеңчә бертөрле сагышка чумасың. Төрле уйлар керә. Яшьлектә үткән сукмаклардан узасың. Анда үзәгеңне өзгән истәлекләр, сагынулар…Балачак хатирәләре! Ык буйлары, олы аклан. Безнең тамакны туйдырган әрәмә. Ниләр генә үсми анда, кукы җөнлекәй, кузгалак, аның көпшәсе генә дә ни тора!

И яшьлек еллары! Ык суында чума-чума су керүләр. Ә менә үсә төшкәч, кичке уеннар, җыр-биюләр. Бар да үткән. Уйлыйсың-уйлыйсың да, күңелне суыра торган сагышка батасың. Мондый вакытларда күңел ниндидер җылылык эзли. Шунда син үзеңнең картайганыңны тоясың. Беркемгә дә кирәкмәгәнлегеңне аңлыйсың. Шулай да нидер өмет итәсең. Оялып кына танышыңа шалтыратасың. Күңелең күтәрелеп китә. Шулвакыт истәлекләр белән яшәгән ялгызлык тагын баш күтәрә. Бетмәс-төкәнмәс сагышлардан мине туганнарым коткара. Яшисе килә. Яшәргә кирәк!

Рәзинә ВӘЛИЕВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: