Туган як
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
21 февраль 2023, 09:00

Шагыйрьне искә алып

Җир шарында яшәгән барлык милләтләр дә 21 февральдә үзләренең газиз туган телләренә багышлап кичәләр үткәрә, шигырьләр сөйли, җырлый.  

Шагыйрьне искә алып
Шагыйрьне искә алып

Шушы араларда 20нче мәктәп нигезендә күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил иҗатына багышланган шигърият бәйгесе үтте.

Бу исемне телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була. Ул — ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да. Муса Җәлилнең иҗаты белән, гадәттә, балалар бакчасында ук таныша башлыйбыз. Туган телләр көне билгеләнгән чорда әдипнең әсәрләрен уку, тормыш юлы белән таныштыру, шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләрен үстерү максатлары куела. Яшь буынны шагыйрь әсәрләрендәге геройлар кебек илгә тугрылыклы, намуслы, бердәм булырга өйрәтү төп бурычларыбызның берсе.

Агымдагы елда шигырь укучылар бәйгесендә шәһәребезнең урта гомуми белем бирү учреждениеләреннән 32 укучы катнашты. Конкурсның оештыручысы — хакимиятнең мәгариф бүлеге, максаты — милли мәдәният традицияләрен саклау һәм үстерү, яшь буында ватанпәрвәрлек хисләр тәрбияләү, туган телләрне өйрәнүгә кызыксыну уяту, сәләтле балаларны ачыклау һәм кызыксындыру.

Жюри составына хакимиятнең мәгариф бүлегенең мәгълүмат-методика кабинеты методисты Гүзәл Латыйпова, Милли мәдәниятләр үзәгенең иҗтимагый-милли берләшмәләр белән эшләү бүлеге мөдире Рәшидә Гыйльфанова, Башкорт халык театры режиссеры Нурсилә Кәримова, «Туган як» гәзите баш мөхәррир урынбасары Лилия Габитова керде. Шулай ук чарада хөрмәтле кунак — мәгариф бүлеге начальнигы Александр Косаринов катнашты.

Укучылар бу көнне сәнгатьле итеп Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләде, шулай ук аның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат алды. Бәйгечеләр чыгышы берничә юнәлеш буенча бәяләнде: сәнгатьле уку һәм башкару осталыгы, сүзләрнең дөрес әйтелеше, әсәрнең эчтәлеге яшь төркеменә туры килүе. Кайбер укучылар «Вәхшәт», «Аяксыз» шигырьләрен хисләнеп сөйләгәндә тамашачыларның күзләрендә хәтта яшь тамчылары күренде, ә инде «Күршеләр», «Карак песи» кебек шаян әсәрләрне елмаймыйча тыңлау мөмкин булмады.

Конкурс ахырында Гүзәл Латыйпова мәгариф бүлеге исеменнән жюри әгъзаларына, 20нче мәктәп коллективы һәм администрациясенә Рәхмәт хатлары, конкурста катнашкан барлык укучыларга сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

— Бүгенге әдәби-иҗади чараны без халкыбызның герой-шагыйрьләренең берсе — Муса Җәлилгә багышладык, — диде Гүзәл Венер кызы. — Бәйгене үткәрүдә ярдәм иткәннәре өчен 20нче мәктәп администрациясенә, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айсылу Кадыйргуловага, конкурсантларга, аларны әзерләгән педагогларга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Татар шагыйрьләрен искә алу, аларның иҗатын өйрәнү — ул олы бурычыбыз. Без туган телебезне онытмаска һәм аны саклау, камилләштерү эшен дәвам итәргә тиеш.

Шигърият бәйгесе җиңүчеләре һәм призерлары:

1-4 сыйныф укучылары арасында:

1 урын — Ләйсән Ахунова (20нче мәктәп); Залина Хазиева (12нче мәктәп);

2 урын — Камила Идиятова (13нче мәктәп); Тимур Газимов (3нче гимназия); Эльнара Галеева (9нчы мәктәп);

3 урын — Алмаз Нуретдинов (3нче гимназия); Камилла Фаррахова (22нче мәктәп); Айгизә Шәйхетдинова (13нче мәктәп).

5-8 сыйныф укучылары арасында:

1 урын — Сөмбел Галиуллина (13нче мәктәп); Линар Насрыев (3нче гимназия);

2 урын — Елизавета Хәмитова (9нчы мәктәп);

3 урын — Камилла Зангарова (8нче мәктәп).

9-11 сыйныф укучылары арасында:

1 урын — Динара Рамазанова (10нчы мәктәп);

2 урын — Карина Гимазова (20нче мәктәп);

3 урын — Диана Кадыйрова (18нче мәктәп); Дания Гарифуллина (9нчы мәктәп).

Туган телгә мәхәббәт рухында тәрбияләнүче балаларга укуларында зур уңышлар, куелган максатларына ирешүләрен, киләчәктә дә югары үрләр яулауларын теләп калабыз.

 

Лилия ГАБИТОВА
Автор фотолары

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: