Туган як
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
21 февраль 2023, 09:52

Дөньяда иң матур тел — ул минем туган телем

Халыкара туган тел көне кайдан килеп чыккан соң? 1952 елның 21 февралендә бангл теленә дәүләт статусы бирүне таләп итеп чыгыш ясаган биш студент үтерелә. Шушы вакыйгадан соң, 47 ел үткәч, юкка чыгып баручы телләрне саклау һәм үстерү максатыннан, 1999 елның 21 феврале, Бангладеш тәкъдиме белән (көнчыгыш өлешендә урнашкан Бангладеш мөстәкыйльлек алуга ирешә), ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителә. 

Дөньяда иң матур тел — ул минем туган телем
Дөньяда иң матур тел — ул минем туган телем

Туган телләр көненә багышланган чара Индира Латыйпова җитәкчелегендәге Туймазы татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәгендә 20 февраль көнне уздырылды. Чарага Югары Бишенде һәм Төмәнәк авыллары мәктәбе укытучылары, укучылары, «Алтын башак» әдәби берләшмәсе әгъзалары чакырылды.

Укучылар тарафыннан Фәнис Яруллин, Наҗар Нәҗми, Рәми Гариповның туган телгә багышланган шигырьләре яңгырады. Алып баручылар — Югары Бишенде мәдәният йорты хезмәткәре Гөлназ Мостафина һәм татар теле укытучысы Рима Галина тел турында бик күп шагыйрьләрнең әсәрләреннән өзекләр укып ишеттерде, мәкальләр кергән уеннар уйнатты. Туймазының 2нче мәктәп укучысы Илгизәр Хәсәнов саф татар телендә «Сарман вальсын» башкарды. Тамашачы күңеленә Югары Бишенде авылы «Каприз» бию түгәрәге әзерләгән татар халкының шаян биюләре аеруча хуш килде.

«Алтын башак» әгъзалары Наҗия Гәрәева, Ләлә Маннанова, Фәнүзә Якупова үзләренең шигъри әсәрләрен һәм җырларын яңгыратты.

Татар теленә багышланган чара бер тын да үтеп китте. Ул татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның «Туган тел» җырын күмәкләп башкару белән тәмамланды. 

Дөньяда җиде меңгә якын тел бар. Шуларның сиксән өче — киң таралган. Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу безгә туган телебез белән горурланырга зур нигез булып тора.

Әлфия ШӘЙХИСЛАМОВА,

«Алтын башак» әдәби берләшмәсенең татар бүлеге җитәкчесе

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: