Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
14 февраль 2023, 10:17

Җаны батырның шигырьләре матур

Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 85 яшь тулды. Шул уңайдан шәһәрнең 2нче модель китапханәсендә әдәби кичә узды.  

Җаны батырның шигырьләре матур
Җаны батырның шигырьләре матур

Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә ТАССРның Баулы районы Кызыл Яр авылында туа. Фәнис Яруллин — татар шагыйре, прозаик һәм драматург. Булачак язучы балачактан ук туган табигатьнең матурлыгына сокланып яши. Аның чишмә авазыдай чылтырап аккан шигырьләре вакыт узу белән тагын да тирән мәгънә ала. 1964 елда Татарстан китап нәшриятында Фәнис Яруллинның «Мин тормышка гашыйк» беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.

Һәвәскәр шагыйрә Рәзинә апа Сабирова әдәби кичәгә чакырылган күппрофильле көллият укучылары белән саф татар телендә Фәнис Яруллин белән бәйле истәлекләре турында җанлы әңгәмә корды. Яшь буынга Рәзинә апа шагыйрь белән танышулары һәм аның белән узган әдәби очрашулары турындагы хатирәләре белән бик теләп уртаклашты. Фәнис Яруллинның 60 яшьлек юбилее хөрмәтенә оештырылган зур концерт шәһәрдәшебезнең әле дә булса күңел түрендә якты бер истәлек булып саклана.

Рәзинә апа балалар белән гаилә һәм тугрылык темасына тукталып, сәламәтлеге торышы аркасында ятакка калган Фәнис Яруллинны озак еллар тәрбияләп яшәгән хатыны Нурсөя ханым турында, аның сабырлыгы, батырлыгы, якын кешесенә карата бетмәс-төкәнмәс мәхәббәте туруында да үтемле итеп сөйләде.

Бу көнне яңгыраган Фәнис Яруллин әсәрләре, аңа багышлап иҗат ителгән шигырьләр әдәби кичәнең тагын бер үзгә яме булды.

 

Илмира ГАЛИЕВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: