Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
9 февраль 2023, 10:25

Яшибез әле, яшибез!

(булган хәл) Көне буе телефон шалтырауларына, аннан, яисә интернеттан килгән кыска һәм озын хатларга ияләшеп барабыз. Кайчак барысына  җавап бирергә дә өлгерми калабыз, онытып та куябыз. Я ишетмибез, кабат шалтыратырга вакыт җитенкерәми. Ә менә кичәге шалтыратуны гомердә дә онытасым юк.

Яшибез әле, яшибез!
Яшибез әле, яшибез!

— Син исәнме ул? — элекке хезмәттәшемнең куркып кына дәшүе сискәндереп җибәрде.

— Исән идем әле, — дим. — Ачуланмасаң...

— Юк, юк, киресенчә, тавышыңны ишеткәч, сөенүемне белсәң... Мәктәп директоры белән аның урынбасары синең номерны эзли, алыштыргансың, ахры. Хәбәр килгән — синең үлү хакында, — дип әйтеп ташламасынмы...

Эсселе-суыклы булып киттем. Үләргә һич исәп юк иде югыйсә. Яңа гына бик яхшы итеп дәваланып алдым, шифаханәдә дә булып кайттым. Күпме акча түгеп сәламәтлегемне ныгытуым әрәмгә китмәсен тагын, дигән уй яшен тизлеге белән миемне ярып үтте.

Баш эшли — бер фикер икенчесен алыштыра. «Кайдан чыкты икән бу сүз?» — дип уйлап бетүем булды, бер-бер артлы телефон шалтырый башлады. Түзеп кенә тор! «Ии, ярый исән икәнсең әле, ахирәткәем!». «Кичә төнге унбердә телефон аша ат кебек кешнәп көлә идең бит әле, дустым!». «Ике сәгать элек кенә сөйләшкән идек, ни булды дип торам!» — бер-бер артлы сөенүләр, шатлыклар! Баксаң, миннән дә яхшы кеше юк икән һәм булмаячак та ди әле! Төрле яклап идеал кеше булуыма үзем дә ышана башладым. Әмма кыенсынып куйдым: мине танышларым кызганып беткәч кенә, минем исән булуым турында хәбәр тарала, имеш. Кызык. «Шулай булса, шәп булыр иде!» — диюче булды микән араларында? Булмый калмас, гомер буе дошманнарсыз гына яшәп тә, лаеклы ялга чыккач, аларның бөтенләй үк юк түгеллеге беленде. Бу хәлнең уңай ягы да бар икәненә тиз инандым. «Эшлим әле шуны — дошманнарга үч итеп!» — авыр чакларда шулай дип әйтергә өйрәндем. Авырып китсәң дә, ярдәм итә икән. «Үлмим әле, дошманнар сөенмәсен!» — дип җибәрәсең.

Сүз башы кайдан китүе тиз беленде: Интернет галәмәте. Улымның контакттагы паролен ватканнар да, бар танышларына «Иртән әнием инсульттан вафат булды, ярдәм итегез» — дип хәбәр җибәргәннәр. Үземә юлларга онытмаганнар. Имәндә икән чикләвек! Мошенниклар акча табуның яңа бер ысулын уйлап тапкан икән. Ниндидер бер тилесе, минем үлемем сәбәпле, фәлән картага акча җибәрсен өчен. Имеш, мине күмү өчен балаларым аптырап калмасын. Танышлар кызганыр, анысы, ләкин, бу тозакка кем генә эләгер икән? Интернет кешеләрне куша да, аера да, үтерә дә диюләре чындыр, күрәсең...

Миннән соң улыма шалтырата башладылар. Теге сайтта да сорауларны яудыралар гына! Һич җавап биреп өлгерә алмый. «Ун еллап аралашмаган дусларга кадәр хәлемне белде. Борчыла барысы да», — ди үзе, ни шатланырга, ни кайгырырга белми. Бар да ышанган бит. Бездә шулай: беренче ике сүзне ишетсәләр, калганын тыңлап тормыйлар.

Боларны ишеткәч, мин дә бер-ике көн куркыбрак, акрын гына атлап йөрдем.

Районда Тукай һәйкәле ачыласы иде — анда да бармадым. Минсез генә ачарлар әле, дип уйладым. Улымны иярттем дә, зыяратка киттем. Үлә калсам, урын калды микән дип түгел, якыннарымның каберен караштырып, чүпләрен уташтырырга дип уйладым. Рәнҗеп ятмасыннар, без дә шунда барасы бит! Әстәгъфирулла, бу арада гел шул турыда уйландыра. Шәһәрдә матур җирләрдә фотога төшеп, дусларыма җибәргәч, «Син кайда булдың?» — диючеләргә, «Оҗмахта», — дип җавап биргән булган идем. Болай сөйләнергә ярамый, күрәсең!

Иң ахырда, төн җиткәч, ерак районнан кодагый шалтырата. «И, кодагый, исәнсең икән әле. Бигрәкләр кайгырдым. Телефоннан икегезгә дә шалтыратам, алмыйсыз гына бит. Елаплар беттем. Эштә тынычландыра торган дарулар эчереп, ушка керттеләр. Исән булыйк әле, кодагый, без бит әле балаларга, оныкларга кирәк!» — ди.

Әйе шул! Әле бит алтмыш яшьне яңа уздым, бер генә койрыгы бар! Йөз планым, мең эшем бар, аны, миннән башка, кем эшләр? Юк, юк, үлмибез әле, яшибез!

Әлфия Шәйхлисламова

 

 

 

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: