Туган як
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
18 гыйнвар 2023, 16:10

Хатынь фаҗигасе кабатланмасын иде

Китап шкафымны актарганда, күптәнге бер язмамны табып, күргәннәремне исемә төшереп утырдым. 1984 ел. Тормыш иптәшем Ирек белән икебез бер үк вакытта ял алдык. Үз машинабызга утырып, сәяхәткә киттек. Иң зур максатыбыз — сугыш үткән җирләрне карап кайту иде. Чөнки Ирекнең әтисе, минем әткәем һәм ике абыем сугышта булдылар. Ирекнең әтисе җиңү көне җитсә, елый-елый бер вакыйганы исенә төшереп сөйли иде. Ул сугышта яраланып, частеннән артта кала, шунда бер немец солдаты килеп чыга, күзгә-күз карашып торгач, солдат: «Киндер (балаларың) ничәү?» — дип сорый. Әти кеше дүртәү дип бармаклары белән күрсәтә, ә немец өч дип күрсәтә. Шуннан немец яшеренергә куша. «Мин качып өлгердем, немецлар үтеп киттеләр, мине күрмәделәр. Әгәр теге немец булмаса, мине атып, я әсир итеп алып китәрләр иде. Ул немец, мөгаен, коммунист булгандыр», — дип сөйли иде әтиебез. Шундый могҗизалар да була икән. Уйларым читкә киткән.

Безнең маршрут — Мәскәү- Минск — Хатынь — Брест. 18 көндә 6000 чакрым юл үттек. Минск шәһәрендә «Дан» мемориалын карадык, юл буендагы истәлекле урыннарда булдык. Аннан соң Хатыньга юл тоттык.

Хатынь… Туган иленең язмышына битараф булмаган, киләчәге өчен уйланган һәркем аның турында белергә тиеш, дип уйлыйм. Хатынь Белоруссиянең 26 гына йорттан торган кечкенә авылы булган. Тирә-ягында, җилләрдән саклап, бөдрә каеннар, төз имәннәр үскән. Өйләр янына торналар килгән. Бакчаларда җимеш агачлары, матур сирень куаклары үскән. Кешеләр умарта тоткан. Ирләр җир сөргән, печән чапкан. Хатын-кызлар бала үстергән, сыер сауган, җиләген, гөмбәсен җыйган. Еш кына матур туйлар узган.

1943 елның 22 марты. Шушы көнне Хатынь авылы бөтен халкы белән бергә көлгә әйләнгән. Карательләр отряды 149 кешене бер сарайга кертеп бикләгән. Бу сарайны һәм башка йортларны бензин сибеп яндырганнар. Көле генә калган авылга карап, фашистлар төркеме шатланып, көлгән.

Бу кешеләрнең киләчәген юк итәбез, монда бер тереклек тә калмаячак, дип уйлый дошман. Тик атылган, яндырылган Хатынь үлми. Коелар су белән тула, көлне аралап үлән чыга, гөлләр чәчәк ата. Яз җиткәч, җылы яктан кошлар, торналар очып килә. Исемнәре бронзага уеп язылган Хатынь халкын миллионлаган кешеләр белә, күз яшьләре белән баш ия. Хатынь… Элекке нарат йортлар урынына соры бетоннан эшләнгән 26 морҗа утыра. Аларның башына кыңгыраулар куелган. Доң-доң… Әйтерсең лә набат сугалар. Коточкыч күренеш… Бер торбадан да төтен чыкмый. 149 кешенең тавышы да ишетелми. Авыл үзеннән-үзе һәйкәлгә әверелгән. Кешелек дөньясында фашизмның мәңге онытылмас вәхшилеге һәм искәрмәсе булып тора ул. Белоруссиядә фашистлар тарафыннан 186 авыл яндырылган. Хатынь авылында кара мәрмәр ташлардан һәйкәлләр тора. Аларның һәрберсендә район, авыл исемнәре, һәлак булган кешеләрнең саны күрсәтелгән. 186 таш… Ул һәйкәлләр яныннан үтә-үтә авыл исемнәрен укыйсың: Коренево, Устье, Задобрие, Ралля, Зеленый Гай, Май... Нинди матур исемнәр! Бу авылда 68, икенчесендә — 175, өченчесендә 366 кеше тыныч, бәхетле гомер кичергән. Сәләтле яшьләр үсеп килгән. Өлкән буын егетләр-кызларга зур өметләр баглаган. Бер гаепсез кешеләрнең гомерен фашизм әнә шулай өзгән. Белоруссиядә 209 шәһәр һәм бистә, 9200 авылны фашистлар җир белән тигезләгән. 2 миллион 230 мең кеше һәлак булган. Хатыньнең янып ауган лапас түбәсе урынына кара таш җәелгән, аның өстендә — мәрмәр тау. Ак ташка шундый сүзләр язылган: «Кешеләр, исегездә тотыгыз: без тормышны, туган илне һәм сезне, кадерлеләр, бик яраттык. Без тереләй утта янып үлдек. Барлык кешеләргә дә үтенечебез бар: җирдәге тынычлыкны мәңгеләштерү өчен, безнең кайгы, траур сезнең батырлыкка һәм көчкә әйләнсен. Беркайда да, беркайчан да сугыш утларында гомерләр өзелмәсен».

Бу үлгәннәрнең исәннәргә калдырган наказы. Ак таш янында өч ак каенның яфраклары җилферди, дүртенчесе урынына мәңгелек ут яна. Мондагы тынлык башка җирдә бар микән? Үзәк өзгеч тынлык. Төркем-төркем халыкның әкрен генә бетон сукмаклардан атлаган аяк тавышы, көчсезләнгән саңгырау гына кыңгыраулар чыңы. Әйтерсең лә алар: «Бу хәлләрне беркайчан да онытмагыз!» — дип искәртәләр. Елаган тавышлар ишетелә. Мөмкинме соң бу хәлләрне күз яшьләрсез күзәтү, тыңлау?

Кешеләр өч коега да акча салып китәләр. 1969 елның 5 июлендә мемориаль комплекс ачылган. Монда инде бихисап  кеше булган. Сугышта совет халкы никадәр кешесен югалткан! Кара кәгазь килмәгән гаилә калды микән?!

Әйтерсең лә яу кырында ятып калган һәр кеше өчен тергезәләр Хатыньне. Монда Иосиф Каминскийның бронза сыны, кулында — улы Адася. Аның алдында һәркем туктап баш ия. Ул — Хатынь авылының исән калган бердәнбер кешесе. Ходай Тәгалә шушы күтәрә алмаслык вәхшилекне фаш итәр өчен, аны исән калдырган кебек. Ул авылның зиратына карап баскан. Йөзендә хәлсезлек, арганлык, аталарга хас кайгыртучанлык. Ә тирә-ягында — концлагерь тоткыннарының истәлеге: ташлардагы үзәк өзгеч язулар. Саннар, сүзсез катып калган таш плитәләр… Иосиф Каминский исән чагында көн саен килеп, җыелган халыкка күргәннәрен елый-елый сөйләгән.

Без барган көнне мемориаль комплекс белән аның кызы таныштырды. Әтисенең үлгәненә өч ел, диде. Кызы да безгә барысын да елый-елый аңлатты. Хатыньнан бервакытта да кеше өзелми. Андагы һәйкәлләрне карагач, сөйләгәннәрне тыңлагач, еламыйча мөмкин түгел. Балаларның да йөзен кара кайгы баскандай була. Һәр һәйкәл янында — чәчәкләр. Без дә, белгән кебек, матур гладиолусларыбызны бакчадан өзеп алган идек, шул чәчәкләрне һәйкәлләргә салдык. Бер урынга игътибар итмичә китеп булмый. Анда кызыл галстуклар бәйләнгән, һәркайсына биредә булган малай-кызларның адреслары язылган. Безнең шәһәр укучыларыныкын да күреп сөендек.

Кызганыч ки, дөнья күпме генә сугыш кичерсә дә, бәрелешләр гасыр саен кабатланып тора. Илебездә сугышның ачы кайгысын күрмәгән гаилә калмагандыр.

Бер генә минутка туктап, тирә-якка карагыз әле, дусларым: дөнья нинди ямьле, кояш якты нурлары белән иркәли, кошлар сайрый. Матур итеп киенгән кешеләр йөри, кибет киштәләре ризыклардан, товарлардан сыгылып тора. Нәрсә ашыйсың, нәрсә киясең килсә — бар да бар, Аллага шөкер.

Ходай Тәгалә илләребезгә тынычлык, табыннарыбызга муллык бирсен! Кайгыдан, улларын көтеп, аналарның чәче агармасын, күз яшьләре коелмасын! Балаларның бәхетенә шатланып яшәргә генә язсын! Тынычлык өчен догалар кылыйк!

 

Рәзинә Сабирова-Исаева, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: