Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
12 гыйнвар 2023, 15:49

Ялган сүз кермәсен арага...

Вадим, институтны тәмамлап, эшкә кайтты. Директор аңа инженер вазыйфасын тәкъдим итте. Яратып йөргән кызы Дамира да бик сөенде. Ул медицина институтының дүртенче курсын тәмамлады. Кыз егетне әти-әнисе белән таныштырды.

Ялган сүз кермәсен арага...
Ялган сүз кермәсен арага...

Вадим эшкә бик ныклап алынды. Ул бөтен цехларда булды, кешеләр белән танышты, борчый торган проблемалар белән кызыксынды. Барлык мәгълүматны туплап, яшь инженер директор урынбасары Галимҗан Фәйзрахман улы янына киңәшмәгә керде. Алар, техсовет эшен көчәйтер өчен, атнага бер тапкыр утырыш уздыруны кирәк дип тапты. Һәр тикшерелгән сорау һәм тәкъдим беркетмә белән расланып, директор өстәленә ята башлады. Җитәкчелек эшкә мондый якын килүне хуплады.

Күп тә үтмәде, Галимҗан Фәйзрахман улының кызы Роза, институт тәмамлап, заводка юрист булып эшкә урнашты. Әлеге шатлыкны билгеләп узу максатында, әти кеше мәҗлес корды. Вадим да чакыру алды. Галимҗан Фәйзрахман улы Розасының балачактан ук укуга, җыр-биюгә, аш-суга осталыгы турында сөйләде. Ул заводка яшь белгечләр килүен, шул исәптән Вадимның да оста оештыручы булуын телгә алмый калмады.

Көн артыннан көн үтте. Вадим яңа планнар корды. Алар белән уртаклашыр өчен Галимҗан Фәйзрахман улы янына еш керде. Роза да Вадим янына мөмкинлек чыккан саен сугылып чыгарга тырышты. Ул үзенең укуы, эше, кичләрен ничек уздыруы турында сөйләгәндә, Вадим күңеле белән Дамирасын уйлады. Алар, кыз диплом алу белән дә, гел бергә булу турында хыялланды. Ниһаять, ул көн килеп җитте. Яшьләр туйлап кавышты. Тик мәҗлескә Галимҗан Фәйзрахман улы гына килмәде...

Бәхетле яшь гаилә өчен көн дә, төн дә кыска булып тоелды. Дамира аспирантурага керергә әзерлек күрә башлады. Вадим завод тормышында кайнады. Җыелышларның берсендә директор, заводны алга җибәрер өчен ни эшләргә кирәк дигән сорауны алга куйды. Үзе үк җавап та бирде — алдынгы технологияләр, автоматлаштыру турында уйланырга кирәк. Шул сәбәпле, алдынгы предприятиеләргә барып, тәҗрибә уртаклашу бурычы билгеләнде һәм бу эш Вадимга йөкләнде. Ул командировкадан әйләнеп кайтканда, директор урында булмады. Инженер Галимҗан Фәйзрахманович янына узды. Ул Вадим сөйләгәннәрне игътибар белән тыңлап та тормады. «Энем, юк артыннан вакыт уздырып йөргәнче, завод эшләре белән шөгыльләнсәң, файдалырак булыр иде. Соңгы арада бик сүлпәнләндең, өйләнү шулай тәэсир иттеме...», — диде ул.

Вадим завод директорын көтеп алды. Күргәннәрен сөйләп бирде. Җитәкче яңалыкларны эштә файдалану мөһимлеген әйтте. Әлбәттә, эш барышында сораулар күп туды. Тик Галимҗан Фәйзрахман улы гына тискәре җаваплар кайтарды...

Вадим заводка яңалыклар кертү юнәлешендә бар көчен биреп эшләде. Аның тырышлыгын директор да күзәтеп торды. Шатлык өстенә шатлык: Дамира Вадимга ир бала бүләк итте. Аңа Дамир дип исем куштылар.

Директор вазыйфаи кешеләрне җыеп, яшь инженер башкарган эшне тикшерде. Җыелышта катнашучылар аптырашта калды, ул кадәр чыгымнарны каян алабыз, дип каршы чыгучылар да булды. Максатның асылын аңлатыр өчен, Вадимга кат-кат чыгыш тотарга туры килде. Шул вакыт Галимҗан Фәйзрахманович сүз алды. «Болар барысы да минем хыялым. Схемаларны да күптән сызып куйган идем. Вадим аларны кайдан алгандыр, белмим. Әмма аларның күбесе минем сызымнар», — диде. Залда утыручыларда сораулар күп туды. Тик, ни сәбәпледер, директор урынбасары аларга тулы җавап бирә алмады. Ике проектны да экспертизага җибәрергә дигән тәкъдим яңгырады. Әмма Галимҗан Фәйзрахман улы, эшләп бетерәсе бар дигән сылтау белән, үз проектын кире алды.

Бер ай узды. Экспертиза комиссиясе Вадимның проектын эштә кулланырга ярый дигән карар чыгарды. Галимҗан Фәйзрахманович та кул кушырып утырмады. Ул тиешле урыннарга шикаять язды. Вадим өйдә юк чакта, Мәскәүдән тикшерү килеп төште. Шикаятьтә күрсәтелгән кимчелекләрнең бик азы гына дөреслеккә туры килде. Галимҗан Фәйзрахманович эштән китәргә мәҗбүр булды. Аның урынына энергетик булып эшләгән егет билгеләнде. Директорның яңа урынбасары проектны тагын бер кат өйрәнде. Аны раслау өчен Мәскәүнең үзенә барырга кирәк иде. Әгәр проект хуплау тапса, аны тормышка ашыру өчен башкалада акча бүлеп бирергә вәгъдә иттеләр. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмас өчен, ныклы эш башланды.

Вадим гаиләсен дә онытмады. Барлык буш вакытын ул Дамирга багышлады. Ял көннәрендә Дамирасы да өйгә кайтырга ашыкты. Шундый көннәрнең берсендә Вадимны милициягә чакырттылар. Олы яшьтәге майор бик җентекләп сорашты.

— Энем, синең гаиләң, улың бар. Ни сәбәпле сез начар юлга бастыгыз? — дип сорады ул.

— Сез ни сөйлисез? Мин берни дә аңламыйм? — диде аптырашта калган ир.

— Сезнең өстән гариза керде. Сез Альбина исемле кызны көчләгәнсез. Гаризага ике шаһит кул куйган, — диде майор.

Хәле киткән Вадим урындыкка утырды.

— Альбина исемле кыз белән ничек таныштыгыз? Нигә аны ресторанга алып бардыгыз? Дөресен сөйләгез. Бәлкем, сезне азат итәр юлны табарбыз, — диде милиция хезмәткәре.

Вадим барысын ничек бар шулай сөйләп бирде. Альбина турында яхшы сүзләр генә әйтте. Аның ни сәбәпле эштән китүен генә белми булып чыкты ул. Ир Альбина белән ресторанга барганы булмаганын да хәбәр итте. Тикшерүчеләргә Вадим биргән җаваплар ошамады. Алар аны Альбинаны эзләп табып, гаризасын кире алырга күндерергә тырышуда да гаепләде. «Мин бу адымга барган булсам, гаебемне тану булыр иде», — диде ул.

Хокук сакчылары ике тапкыр сорау алды. Тиздән суд. Әмма ул булмады. Шаһит буласы кешеләр бер елга чит илгә эшкә киткән булып чыкты.

Мәскәүдән заводны үзгәртеп кору өчен акча бүлеп бирелде дигән хәбәр килеп иреште. Вадим күп вакытын эштә уздырды. Дамираның да кайтуы сирәкләнде. Бер кайтканда, Вадимның кочагын этеп җибәреп, «Кит, пычрак кулларың белән тимә миңа. Мондый булганыңны белгән булсам, якын да килми идем мин сиңа», — дип елады. Вадимның сүзләрен хатын хәтта ишетергә дә теләмәде. Вадим йорттан чыгып китәргә мәҗбүр булды. Әтисенә улын да күрсәтмәделәр. Ир хатыны янына институтка да килде. «Син пычрак» — ул башка ары сүз ишетмәде.

Заводта эш дәвам итте. Вадим командировкаларга йөрде. Яңа урынбасар белән бергәләп алар бик күп сорауларга җавап эзләде. Көн эш белән узса, Вадимның кичләре гаиләсен уйлап, хатынын һәм улын сагынып үтте.

Заводта үзгәртеп кору эшләре уңышлы тәмамланды. Яңа линия эшли башлады. Шул уңайдан республикадан, Мәскәүдән вәкилләр килде. Яңалыкларны кертү өстендә эшләгән завод эшчеләренә акчалата бүләкләр каралды. Иң зур өлеш — бер миллион сум күләмендә премия Вадимга бирелде. Ул аны Дамир исеменә күчерде.

Әлеге көннәрдән соң бер елдан артык вакыт узды. Вадимны янәдән судка чакырдылар. Сүз алган прокурор Альбина язган гаризаны укыды һәм мондый төр җинаять кылган өчен дүрт елга кадәр иректән мәхрүм ителү яисә 4 миллион сум штраф карала дип хәбәр итте. Бәлкем, бу гариза булмаган да булыр иде... Вадимны килер дип көткән Альбина, ахыр чиктә, янәдән гариза язарга булган. Тик Вадим янәдән хатта язылганнар ялган дип белдерде. «Без ресторанга кердек. Бездән ерак түгел өстәл артында бер егет белән бер кыз утыра иде. Шулчак егет кызга көчләп аракы эчертә башлады. Яратам, өйләнәм дигән сүзләр ишетелде. Кыз исерде. Егет аны күтәреп, кукакханәгә алып кереп китте», — дип сөйләде шаһитлар. Судьяның: «Сез ул кешеләрне таный аласызмы, алар залда бармы?» — дигән соравына, алар Вадимга төртеп күрсәтте. Ә кызны алар танымыйлар, янәсе, ул арты белән утырган.

Сүз Вадимның яклаучысына бирелде. Ул аның тәртипле, ярдәмчел, эшчән кеше булуы, исерткеч эчемлекләр белән дус булмавы турында сөйләде. Завод җитәкчелеге биргән бәяләмә дә Вадим файдасына булды. Судья карар чыгарырга дәлилләр җитмәвен хәбәр итте. Шул вакыт Вадимның яклаучысы, рөхсәт алып, Альбинага мөрәҗәгать итте. «Сез Ходай Тәгаләгә ышанасызмы?» — дип сорады ул кыздан. Залда уңай җавап яңгырады. Прокурор каршы чыкты. Әмма судья сорау алуны дәвам итәргә рөхсәт итте.

— Альбина, сез Аллага ышангач, менә минем кулымда яңа пешкән икмәк. Шуны тотып, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итегез...

Әлеге сүзләрне ишетү белән кыз: «Я Аллам, кичер минем гөнаһларымны. Барысы да ялган. Мин гаризамны кире алам. Вадим, мине гафу ит», — дип кычкырып елап җибәрде. Һушы китеп егылган кызга ашыгыч ярдәм чакырттылар. Инсульт булган диделәр...

Вадим барысы белән дә саубуллашып залдан чыкканда, Дамираның дәшкәнен ишетте. Әмма ир аңа игътибар бирмәде. Шул ук көнне ул эштән китүе турында гариза язды. Икенче көнне шәһәрдән чыгып киткән Вадимны башкача күрүче булмады.

 

Рим НӘФЫЙКОВ, Октябрьский шәһәре

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: