Туган як
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
12 гыйнвар 2023, 14:57

«Шагыйрь турында беләсегез килсә, шигырьләрен укыгыз…»

М. Хәйретдинов исемендәге үзәк китапханәдә «Илһам» төбәкара әдәби берләшмә әгъзасы, шагыйрь, көндәлекләр язучы Таһир Хәбировның иҗат кичәсе үтте.  

«Шагыйрь турында беләсегез килсә, шигырьләрен укыгыз…»
«Шагыйрь турында беләсегез килсә, шигырьләрен укыгыз…»

Ул Таһир Нигъмәтулла улының «Туган ягым — алтын бишек» дип аталган икенче китабына һәм 70 яшьлек күркәм юбилена багышланды.

Чарага килгән кунакларны китапханә хезмәткәре Ольга Габдулхакова сәламләде:

— Бөтен нәрсә туган җирдән башлана: гадәт һәм холык-фигыль дә, максат һәм хыяллар да, язмыш һәм тарих та. Туймазы районының гүзәл төбәге — Төмәнәк исемле авылда туып-үскән шагыйребезнең иҗатында да туган як темасы һәрчак үзәктә тора.

«Авылымның урамында йөрим,

Буран уйный кышкы салкында.

Хәтерләрдән чыкмый яшь чакларым,

Күңел саклый аны һаман да», — дип яза ул «Яшьлегем бураннары» исемле шигырендә. Хәзер сүзне аның үзенә бирәбез.

— Без гаиләдә биш бала үстек, — Таһир Нигъмәтулла улы бәянне ерак балачак елларыннан башлады. — Әтием — сугыш инвалиды, бик иртә, 36 яшендә үк бакыйлыкка күчте. Аның вафатына утыз җиде көн дигәндә, кинәт кенә чирләп абыем үлеп китте. Мин дә саулыкка бик туенмагач, тернәкләнсен диптер, әнием интернатка бирде. Иҗат белән кызыксына башлавым да шушы елларга туры килде. Алтынчы классны тәмамлаган вакытта Дәүләкән районына Асылыкүлгә походка бардык. Бүздәккә кадәр поездда, аннары җәяүләп Асылыкүлгә чыктык. Юл буена мәктәпләрдә туктап, өлкән яшьтәгеләр белән танышып, легендалар, авыл тарихларын язып алдык. Бу сәфәрдән кайткач, мәгълүматларны туплап, альбом төзедек һәм эшебез республика буенча икенче урын яулады. Ә көзен сыйныф җитәкчесе барыбызга да шигырь язып алып килергә кушты. Мин дүртне яздым! Эчтәлекләрен бик хәтерләмим, берсе Ленин бабай турында иде. Бу бәйге йомгаклары буенча мәктәптә икенче урын алдым.

Шәҗәрәгә килгәндә, аның белән дә мәктәп елларында ук кызыксына башладым. Авылда безнең белән дәү әниебез дә яши иде. Аңардан тамырларыбызга кагылышлы мәгълүматны язып алдым. Бу эшкә башка туганнарны да җәлеп иттем. Нәтиҗәдә бер дәфтәр тутырып шәҗәрә төзедем. Армиягә киткәндә, аны өй түбәсенә яшереп куйдым. Хәрби хезмәттән кайткач исә бу дәфтәрне алып укыдым да, кирәкмәс нәрсә тоелып, аны мичтә яндырдым…

Яшьлек елларында сирәгрәк иҗат ителде, кызларга хатлар язганда гына ара-тирә шигъри юллар кыстыра идем. Хезмәт эшчәнлеге башланган чордагы бер кызыклы вакыйганы сөйләп үтәсем килә. Мәктәптә физкультура, хезмәт, рәсем дәресләре укыткан вакыт. Авылда кичен яшьләргә йөрергә шул бер клуб бар. Аның да миче ягылмый. Өске киемнәрдә килеш кенә кино карыйбыз, «танцы» оештырабыз. Бер көнне тоттым да редакциягә шигырь рәвешендәге хат яздым. Аны сезгә дә укып ишеттерәм:

Авылым үсә, көн дә матурлана,

Ел да яңа йортлар төзелә.

Тик клуб кына авылны

ямьсезли,

Кыш та, җәй дә аңа ямь керми.

Уборщица юк бу клубта,

Җыештыра завклуб эш юкта.

Миченә дә ягар иде ул,

Ягарына брикеты булса…

Авыл яшьләре дип имзалап, редакциянең почтасына салып та куйдым. Өч көн үтмәде, каен агачларын, ботагы-ние белән сөйрәтеп, клуб янына китереп тә өйделәр. Завклуб энесе белән аны кисеп, мичкә яга башлады. Ул хатны мин язганны белгәч, башта бераз үпкәләп тә йөрде, аннан исә дуслашып киттек.

Минем белгечлегем — тәэминатчы (снабженец), моңа бәйле юлларда күп йөрергә туры килде. Бу вакытта җырлар уйлап табып, аларны көйләп, озын юлны кыскарта идем. Бервакыт шулай, ә нигә әле иҗат җимешләрен язып бармаска, дигән уйга килдем. 1977 ел иде ул.

— Бу вакыттан инде күп еллар үтеп киткән, бүген Таһир ага тарафыннан бихисап шигырьләр язылган, — дип дәвам итте сүзне Ольга Габдулхакова. — Кемдер иҗат җимешләрен дәфтәргә теркәп бара, ә менә безнең шагыйребез аларны көндәлеккә туплый. Аның инде унөч көндәлеге бар. Мин монда Салават Юлаев белән охшашлык күрәм. Ул да бит үзе күргән-белгәннәрне җырларда чагылдырып барган. Хәзер сезгә Таһир Хәбировның заманыбыз өчен бик актуаль «Акча» исемле шигырен укып үтәм.

Акчага бәйле бу тормыш

Күктән яуганын тойсаң.

Тормышың да зур борылыш

Ала акчалы булсаң.

Кәгазь генә бер карашка,

Ә бәһасе бик зурдан.

Соңгы тиенен салсаң учка

Чыгу кыен бөлгеннән.

Дуслар да күп акчаң булса,

Туганың туган итә.

Кесәң генә бушап китсә,

Барсы да читкә этә.

Нигә соң ул көчкә шундый

Ия икән бу җирдә?

Кешене дә бәһаләми

Акчаны эшләмәсә.

Акчага бит алданулар

Ул гасырлардан килә.

Аңа ник бәйле язмышлар

Аңламый шуңа кем дә.

Тыныч яшәү каралмаган

Шул акча өчен җирдә.

Кем калыбын уйлап тапкан

Өстенлек тоя көн дә.

Бәлки башкача кирәктер

Бәһаләү бу тормышны.

Тормыш ямен бар да тояр

Әгәр булса бәһале.

Кешенең кими бәһасе

Түбән алса акчаны.

Аның бәһасен күтәрик,

Булмасын ул гел ялчы.

Һәр кешенең җир — байлыгы,

Әрәм итмик бер тамчы.

Булганга җирнең хуҗасы

Булсын аңа файдасы.

«Китапларың чыгып торсын!»

… Шәһәребез авторына шигырь һәм җыр юлларына салынган ихлас тәбрикләүләрен җиткерергә күп сандагы иҗатташ дуслары килгән иде. Ветеран-укытучы Ада Мирсәетова, БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәзинә Исаева-Сабирова һәм аның җәмәгате Сәетгали ага, иҗатчы Әнисә Мөгыйнова һәм башка әдәбият сөючеләр Т. Хәбировның туган җиребезгә, тормышыбыздагы фәһемле күренешләргә багышланган шигырьләрен укып ишеттерде, матур теләкләр әйтте.

— Таһирны шушы әдәби түгәрәккә йөри башлаганнан алып беләбез, — диде Рәзинә Яхъя кызы. — Ул бик сабыр, тыйнак, акыллы ир-егет. Төрле темаларга шигырьләр яза. Таһир, туганкаем, сине яңа китабың чыгу белән котлыйбыз, Ходай сәламәтлектән аермасын, алдагы шигырьләрең дә чыгып торсын. Хәзер инде сиңа атап язылган иҗат җимешемне укып ишеттерәсем килә.

Йөгерә-йөгерә дөнья көтә

Безнең дустыбыз Таһир.

Нәрсә тотса, шуны эшли,

Бар эшкә дә ул маһир.

Авылдагы бакчасында

Әллә ниләр үстерә.

Матур шигырьләр язарга

Әллә шулар көч бирә?

Шигырьләрен «Туган як»ка

Өлгертеп кенә тора

Бик фәһемле шигырьләре

Туймазыда да чыга.

Ходай сәламәтлек бирсен,

Тәннәреңә көч тулсын.

Китабың бик матур чыккан,

Эшең дәвамлы булсын.

Иптәшең белән тигез яшә,

Ул бит синең терәгең.

Китапларың чыгып торсын,

Шул сиңа изге теләгем.

Ада Харис кызы Таһир Хәбировның үзенә багышлап язган «Сугыш баласы» исемле шигырен укып үтте. «Мин 2019 елдан бирле аның «Туган як» гәзитендә чыккан шигырьләрен җыеп барам, — ди ветеран-укытучы. — Таһир Нигъмәтулла улы булган җирдә һәрвакытта да игелек мохите хөкем сөрә. Башкалар күңелендә уңай хис-кичерешләр тудыруга сәләтле зат ул».

Кунаклар арасында җәмәгать хәбәрчесе Земфира Садыйкова да бар иде. «Таһир Хәбиров бик тыныч, төгәл, игътибарлы кеше, — дип үз фикерләре белән бүлеште Земфира ханым. — Аның безнең клубка йөрүенә шатбыз, киләчәктә дә яңа шигырьләрен көтеп калабыз, исәнлек-саулык, бәхет телибез».

Әнисә Мөгыйнова Таһир Нигъмәтулла улына алдагы елларда да иҗади уңышлар, шулкадәр шигырьләр язуга сәламәтлек тә кирәк булганга ныклы саулык теләп калды.

— Таһир Хәбиров тирә-юньдәгеләргә битараф түгел, ул матурлыкны күрә белә, — дип билгеләп үтте чираттагы кунак — Розалия Насыйбуллина. — Туган ягы, аның гүзәл табигате, әти-әниләре турындагы хатирәләрне кадерләп күңелендә саклый, аларга багышлап шигырьләр яза. Хөрмәтле шагыйребезнең илһам чишмәләре саекмасын, укучыларны яңадан-яңа иҗат җимешләре белән куандырып торсын.

Чарада күрше төбәк — Туймазы шәһәре вәкилләре дә катнашты. М. Хәйретдинов исемендәге «Илһам/Вдохновение» төбәкара әдәби берләшмә җитәкчесе, Интернациональ язучылар Берлеге әгъзасы, Башкортстан һәм Русия журналистлар Берлекләре әгъзасы, Халыкара фәннәр һәм сәнгать академиясе член-корреспонденты Нурия Вәлиәхмәтова Т. Хәбировка оешма исеменнән Рәхмәт хаты һәм иң югары бүләк — медаль тапшырды.

— Берләшмәбез әгъзасы, якташыбыз, Туймазы районы язучысы — Таһир Нигъмәтулла улын күркәм юбилее һәм туган якка, илебезгә, телебезгә багышланган яңа шигырьләр җыентыгы чыгуы уңаеннан тәбриклибез, — диде Нурия Закир кызы. — Таһир ул бик ярдәмчел, сабыр-ипле, тырыш кеше. Каләмдәшебез әдәби чараларда актив катнаша, укучылар белән иҗатын бүлешә. Шушы ике китабыннан тыш аның шигырьләре альманахларда да дөнья күрә. Бу урында әдәби берләшмәбез турында ике генә сүз әйтеп китәсем килә. Безнең инде 285 әгъзабыз, татар, урыс, башкорт төркемнәребез бар. Иҗатчылар үзара бик дус-тату мөнәсәбәттә яши. Киләчәктә дә шулай булыр, шагыйрьләребез саны тагы да артыр дип ышанам!

Ике китап авторы Рәзифә Бәхтигәрәева, үзешчән артистлар —күп сандагы конкурслар лауреаты, көйләр авторы, баянчы Дамир Хәйбрахманов һәм мәдәни фестиваль-конкурслар җиңүчесе Рәмзил Кашапов юбилярга матур җыр-моңнарын бүләк итте.

Иҗатчылар арасында тагын бер кунак — Шаран районы Ярәмкә авылыннан Фәһим Хәйруллин да бар иде. «Мин үзем әдәбияттан ерак кеше, әмма бүген шигырьләрне рәхәтләнеп тыңладым, зур илһам алдым, — дип уй-хисләрен бүлеште Фәһим ага. — Дүрт дивар арасыннан чыгып, шундый күңелле мохиткә эләгүемә шатмын».

Чара ахырына якынлашты. Таһир Нигъмәтулла улы матур кичәне оештырган китапханә хезмәткәрләренә, барлык кунакларга олы рәхмәтен җиткерде, бергәләп җыелып, уртак темаларга аралашу күңелгә дәрт-дәрман бирүен, яңадан-яса әсәрләр иҗат итәргә этәрүен билгеләп үтте.

— Шагыйрь турында беләсегез килсә, аның шигырьләрен укыгыз, дигән әйтем бар, — диде Ольга Габдулхакова. — Иҗат җимешләре белән якыннанрак танышып, без Таһир ага турында да күбрәк белдек, димәк. Туган ягына багышланган шигырьләре аеруча күп аның. Мин үзем дә аларны рәхәтләнеп укып чыктым, эчтәлекләре бик ошады. Сез дә укып карагыз, дуслар, аннары әдәбият сөючеләр белән фикерләрегезне бүлешерсез!

 

Автор фотолары

Автор:Лилия Габитова
Читайте нас: