Каядыр еракка китеп, югарырак белем алу мөмкинлегем юк, үзебездән Ык елгасы аша гына булган Октябрьский шәһәрендә укып йөрим. Укудан соң өйгә чабам: әниемә булышам, ә кичен инде клубка, кичке уенга чыгам. Минем дәртле, матур чагым, кайда басканымны да белмим. Өстәвенә, матур киенергә яратам. Дөрес, әнием мине кешедән ким-хур итмәскә тырыша. Шулай да мин теләгәнчә үк түгел. Стипендия алуын алам, әмма аны әниемә кайтарып бирәм, чөнки өебез иске — сипләтергә кирәк.
Шулай яз җитте. Көннәр озынайгач, (караңгы тиз төшә дип куркасы юк) укудан кайтышлый кибетләргә кергәли башладым. Туфлиләр, йөзек-алкалар карап йөрим.
Көннәрдән беркөнне универмагта 28 сумлык күлмәк элеп куйганнар. Төсе дә матур, үлчәме дә минеке. Их! Көн дә керәм, көн дә карыйм — тора теге күлмәк. Әгәр стипендия биргәнче сатып җибәрмәсәләр, барыбер алам, дип уйлыйм. Ун сум берәрсеннән алып торам да…
Стипендия көне җитте. Акчаны старостабыз Әлфия үзе кассадан ала да, аннан безгә тарата. Чират җиткәч, кул куеп алабыз да, читкәрәк китеп саныйбыз. Әлфия шулай куша. «Акча санаганны ярата», — ди ул. Ә мин бер түгел, ике санадым — 18 урынына 28 сум акча иде кулымда. Ышанасызмы, 28 сум! Акчамны кесәмә салдым да туры өйгә чаптым. Бер сәгатьлек юлны кырык минут та кайтып җиттем. Ишектән керүгә, «Әнием, стипендия алдым, 28 сум», — дидем.
— Бик әйбәт, балам, куанычы булсын, — диде ул. Аннан айнып киткәндәй, «арттырдылармени, кызым?» — дип сорады. Мин каушап калдым.
— Юк, әнием.
— Арттырмагач, старостагыз сиңа 10 сумны ялгыш биргән булып чыга түгелме соң?! Хәзер үк кире илтеп кайт артык акчаны.
Аптырап калдым. Шәһәргә кадәр өч чакрым җәяү барырга. Җитмәсә караңгы төшеп килә. Икеләнеп торуымны күреп, әни: «Бар, бар, илт! Әмма азаккысы булсын. Моннан соң кеше хакына үреләсе булма, ишетсен колагың», — дип өстәде.
Әле ярый әнигә күлмәк турында әйтергә өлгермәдем.
Мин барып кергәндә, Әлфия, бик борчылып, акча саный иде. Мине күргәч ул:
— Их, дустым, ун сум акча җитми бит, нишләргә? — диде, елый язып.
Кесәмнән унлыкны чыгарып, аңа суздым:
— Менә, миңа ялгыш биргәнсең. Кайткач кына санадым, — дидем.
Үземнең битләрем ут яна, иреннәрем дерелди. Әлфия исә акча табылу шатлыгыннан, минем нинди хәлдә икәнлегемне күрмәде дә, бугай. Шунда ук кунарга кыстый башлады, караңгы бит, ничек кайтасың, диде.
Каламмы соң?! Ашык-пошык саубуллаштым да чыгып йөгердем. Тышта, чыннан да, караңгы иде. Җил дә купкан. Мин шәһәрне чыкканда, яланда, кыш белән хушлашкандай, себертеп кенә буран башланган иде. Җил каршы булганга, атлавы да авыр. Мин берсен дә сизмим. Үзем барам, үзем елыйм. Шулкадәр оят иде миңа! Буран көчәйгәннән-көчәйде. Чү, алда ниндидер карачкы селкенә түгелме соң?! Әрәмәлектә бүре бар дигәннәр иде аны. Шулвакыт колагыма әнием тавышы ишетелде. Я, Раббым, чыннан да, әнием бит бу! Түзмәгән, миңа каршы чыккан. Мин аның кочагына атылдым.
Битемә сарган кар бөртекләрен әнием әкрен генә сыпырып төшерде:
— Ардыңмы, балам?
Рәзинә Вәлиева