Туган як
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
9 декабрь 2022, 17:44

Гадел бабай хикәяләре

Без, яшьләр, бәйрәмнәрдә авылга кайтып йөрибез. Бу кичне дә, җыелышып утырганда, безнең яннан үтеп барган Гадел бабайны туктатып, авыл тормышы турында сөйләвен үтендек.

Гадел бабай хикәяләре
Гадел бабай хикәяләре

— Эх, балалар, авылның гөрләп торган чорларын күрмәдегез шул сез, — дип башлады ул үзенең хикәясен. — Сабантуйлар искиткеч уза иде. Аны сөйләп кенә аңлатып булмый. Иртәгә Сабан туе дигән көнне без, яшьләр, гармуннар тотып урамга чыгабыз. Кулларда — озын колга. Урам буйлап җырлап үткән яшьләрне авыл халкы каршы алып, безнең колгага кем чиккән сөлге, кем яулык, кем шәл бәйли. Ә Сабантуй үзе тагын да күңеллерәк уза иде. Бар халык көрәш келәме янында. Балалар көч сынаша, аннан соң ир-егетләр бил алыша. Җиңүчегә — тәкә. Ат чабышлары — үзе бер тамаша. Алдан килүчеләр тегү һәм кер юу машиналары, хәтта мотоцикл белән бүләкләнгән вакытлар да булды. Бәйрәм кичен авыл клубында дәвам итә иде. Җыр һәм биюгә оста кешеләр сәхнә тотты. Берсе — төште, икенчесе — күтәрелде. Гармун моңы тынмады.

Шулай, сәхнәгә бер әби белән бабай менде. Бер мәл тын торгач, әби: «Мине ничек итеп мулла малаеннан урлап киткәнегезне сөйлә инде?» — дип бабаена сүз катты. «Без Мәйсәрә белән бик яратышып йөри идек. Аны көчләп мулла малаена димләделәр. Алар — хәлле кешеләр. Мин ятим бала, өстәвенә, әни мулла гаиләсенә хезмәт итә. Туй булган кичне Мәйсәрә ат җигеп, кыңгыраулар тагып, мулла йорты янына килергә кушты. Без шулай эшләдек. Шулчак, алдан сөйләшеп куйганча, туй барган йортка бер малай йөгереп керде дә «янгын!» дип кычкырып җибәрде. Тавыш, ыгы-зыгы купты. Мәйсәрә шул арада арт ишектән чыгып качты. Киленнең югалганын шәйләп алган мулла гаиләсе йортның астын-өскә китерде. Кызны эзләп, күрше авылларга кадәр барып җиттеләр...».

Бабай тынып калды. Әби һаман «сөйлә дә сөйлә» ди бит инде. «Тагын ни сөйлим?» — диде бабай сораулы карашын әбигә төбәп. «Ничек итеп мин сине герой ясадым, шул хакта сөйлә», — диде әби. «Мин армиядән кайткач, без Казахстанга чыгып киттек. Анда Мәйсәрәнең туганнары яши иде. Башта ул мине училищега укырга керергә күндерде, аннан соң техникумга. Бик зур заводта эшли башладым. Инженер дәрәҗәсенә күтәрелдем. Заводта яңалыклар керттем. Бер төркем техник эшчеләрне бүләкләгәндә, миңа герой исеме бирделәр. Бу вакытта бөтен гаилә һәм балалар мәшәкате Мәйсәрә иңнәренә төште...». Бабай янәдән шым булды. Әби: «Мине гомерең буе үз кубызыңа биетеп яшәвең турында да сөйлә инде», — диюгә бабай тотлыгып калды. «Болар хакында өйдә сөйләшербез», — дип әбисен җитәкләп сәхнәдән төшеп китте.

Риф исемле авылдашның чыгышына сокланмыйча һич мөмкин түгел иде. Үзе кыска буйлы, үзе өлгер. Сабантуйда багана башына җитез генә менеп төшәр иде. Аның ничә яшьтә булуын да белүче булмады. Сәхнәдә матур җырлый, бии, ул күрсәткән фокусларны карап, ушың китәр.

Бер елны шулай бер әби белән бабай таякка таянып, «аһ-уһ» килеп сәхнәгә чыктылар. Аякларында өр-яңа чабата. Бер заман, такмак әйтеп, бии башламасыннармы! Егылып киттеләр. Торып бастылар. Әби белән бабайның сәхнәдә ниләр майтарганын сөйләп кенә аңлатырлык түгел. Бабай әбине өскә чөеп җибәрә. Әби харап була икән дип бар халык «ах» дияргә дә өлгерми, әбекәебез шап итеп аягына төшеп баса...

Гадел бабай озак сөйләде. «Ярар, балалар, соң инде, калганы иртәгә», — дип кузгала башлагач, «Бабай, без иртәгә китәбез, бүген сөйлә инде», — дип ялварабыз. Гадел бабаебыз тормыш хикмәтләрен сөйләвен дәвам итә.

— Без яшь чагында танышу уены уйный идек. Егетләр бер якка, кызлар икенче якка баса. Алып баручының кулында ике капчык. Анда, кеше күләменә карап, саннар язып салынган. Кызлар шул саннарны бер капчыктан, егетләр икенче капчыктан тартып чыгара. Шулай итеп тәңгәл килгән саннар буенча һәркем үз парын таба һәм алар кич буе бергә биергә, кичке уеннан соң егет кызны капка төбенә кадәр озата кайтырга тиеш.

Районнан ук килгән комсомол оешмасы вәкилләре исә яңа гына кавышкан яисә өйләнешергә гариза биргән парлар арасында уеннар оештыра иде. Яшьләр белән әти-әниләр, туган-тумачалар да килде. Сәхнәгә бер-бер артлы чакырылган парларга комсомол комитеты сәркатибе Мәңгелек мәхәббәт турында таныклык тапшырды. Көчле музыка, котлаулар. Ә бүләкләрнең ниндие генә юк! Хәтта бер парга яңа машинадан ачкычлар бирделәр, — дип хатирәләр йомгагын сүткән Гадел бабай, әлеге уенда катнашкан ике пар турында сөйләми кала алмады.

Сания исемле кыз авылда укытучы, Зарифа табиб булып эшли. Икесе дә бер урам кызлары. Егетләр Рәмиз колхозда — инженер, Әсхать — укытучы. Алар — күрше авылдан. Ике ел очрашып йөргән яшьләр кавышалар. Тырышып йорт-җир тергезәләр. Сания белән Рәмизнең уллары, Әсхать белән Зарифаның кызлары туа. Ике гаилә бик дус яши. Балалар да вакытларын гел бергә үткәрә. Институтка да алар бергә укыга керә. Менә шулай гөрләшеп яшәп ятканда, Рәмизне хәрби комиссариатка чакырталар. Бер елга килешү төзеп, инструктор вазыйфасында армиягә озаталар. Беренче мәлне хатлары еш килә. Аннан соң сирәкләнә. Көннәрдән-беркөнне авылда бер офицер барлыкка килә. Ул: «Сезнең ирегез шөгыльләр вакытында һәлак булды һәм хәрби зиратта җирләнде», — дип Саниягә кайгылы хәбәр җиткерә. Хәсрәткә баткан хатын янына Әсхать белән Зарифа еш барып йөри. Бераздан Әсхать үзе генә йөри башлый. Шулай йөри торгач, бөтенләй кайтмас була.

Бервакыт авыл советына хәрби комиссариаттан хәбәр килеп төшә: хастаханәдә өч кешелек урын әзерләргә. Өч кешенең берсе — офицер, икенчесе — табиб-невролог, өченчесе — авыру, исеме Рәмиз икән, танырлык та түгел дип халык арасында сүз тарала. Аркасындагы миңеннән генә аның Рәмиз булуына инаналар. Аны бик нык дәвалыйлар. Районнан гына түгел, өлкәдән дә табиблар килә. Дәвалаучы әбиләр дә читтә калмый. Шифаханәләргә йөртәләр Шулай итеп, хәтсез вакыт уза. Рәмиз аякка басып йөри башлагач, аны Зарифа үзенә алып кайта.

Балалар да бик еш авылга кайтып йөрделәр. Бер кайтуларында, әти-әниләренең хәер-фатыйхасын алып, кавышырга уйлыйлар. Ике әни дә аларга ак бәхет тели. Әсхать каршы төшә. «Өйләнешәсез икән, күземә күренмәгез!», — дип ишекне бик каты итеп ябып чыгып китә. Шул китүдән мәктәпнең тулай торагында яши башлый. Яңа гына парта артыннан чыккан яшь кызыкай белән юллары кисешә. Аны институтка укырга керергә әзерләгән арада балалары туа. Студент булган яшь хатын беренче мәлне еш кайтып йөри. Өч елдан соң ул Әсхатькә телеграмма суга: «Котла, кияүгә чыктым. Синең яраткан хатының». Әсхать инсульт кичерә. Әлләни озак тормый, вафат була.

Бөек Җиңүнең 20 еллыгында авылга бер генерал, өч офицер килә. Авыл халкын клубка җыялар. Сәхнәгә чыгарып, Рәмизне иң якты урынга утырталар. Аңа Герой исеме бирәләр. Рәмизнең күкрәгенә Кызыл Йолдыз орденын генерал үзе беркетә. Рәхмәтле булган авылдашыбыз үзенең «Вьетнам өермәсе» дип исемләнгән китап өстендә эшләвен, анда совет гаскәрләренең батырлыгы һәм илгә намуслы хезмәте турында язуын хәбәр итә.

 

Рим НӘФЫЙКОВ, Октябрьский шәһәре

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: