Барлык яңалыклар
Әдәби бит
23 ноябрь , 16:40

Теле барның — иле бар

«Илһам» шигърият-әдәбият сөючеләр клубы әгъзалары туган телләрнең киләчәге һәм үсешенә бәйле мәсьәләләрне һәрчак алгы сызыкка куя.  

Теле барның — иле бар
Теле барның — иле бар

М. Хәйретдинов исемендәге Үзәк китапханә каршында эшләп килүче клубның түгәрәк өстәл рәвешендәге чираттагы утырышында да әлеге тема игътибар үзәгендә булды.

Китапханә хезмәткәре Ольга Габдулхакова очрашуны татар-башкорт телендәге матбугат басмалары — «Туган як» гәзите, «Ватандаш», «Сөембикә», «Казан утлары», «Идел», «Агыйдел» журналлары белән таныштырудан башлады. Аларның барысын да милли уртаклык, рухи якынлык берләштерә. Ә менә теманы яктырту алымнары һәм авторлар һәркайсында үзенчә, шул яклары белән басмалар бер-берсеннән аерыла да инде. Бу үз чиратында укучыларга яңадан-яңа мәгълүмат алырга, төрле өлкәләрдә, шул исәптән туган телне өйрәнүдә дә белемнәрен арттырырга булыша.

— Әлеге гәзит-журналларда хикәяләр дә, шигырьләр дә басыла, — ди Ольга Әүхатовна. — Шагыйрь-язучылар өчен бик шәп тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы бу. Язучылык — гомер буе өйрәнә торган һөнәр, дип юкка гына әйтмиләр. Берәүләр балачактан ук каләм чарлый, ә икенчеләр олыгайгач, тәҗрибә һәм зирәклек туплагач кына язучы була. Моннан тыш, берәр әсәрне укып, китапханәдә очрашу вакытында аның буенча фикер алышырга яки уйлануларны бүлешергә мөмкин. Бу башкаларны да туган телдә күбрәк укырга өндәү, кызыксыну тудыру өчен яхшы.

Сәләт бар ул һәрбер кешедә…

Әлеге теманы дәвам итеп, озак еллар «Туган як» гәзитендә хәбәрче булып эшләгән, бүгенге көндә дә матбугат басмасында мәкаләләре чыгып торган Сәлия Гарифуллина тормыштан алынган хикәят укып ишеттерде.

— Хөрмәтле дуслар, урыс телендәге әлеге язмага мин интернетта тап булдым, — дип башлады сүзен Сәлия Сабир кызы. — Анда тасвирланган вакыйгаларга берничек тә битараф кала алмадым. Шуңа күрә бу тарихны татарчага тәрҗемәләп, сезгә дә ишеттерергә ниятләдем. «Бөтенләй сәләтсез» дип аталучы шушы хикәят (авторы билгесез дип куелган) катлаулы авыр хәлләрдә калганнарга юаныч булыр кебек.

Кыскача эчтәлегенә килгәндә, хикәяттә сүз башкалардан үз-үзен тотышы, фикерләү рәвеше белән аерылып торучы нәни малай турында бара. Балалар бакчасына йөрүче Димканың әнисенә еш кына тәрбияче Ольга Ивановнадан шелтә сүзләре дә ишетергә туры килә. Янәсе, улыгызның аң үсеше начар, сәләтсез дә. Туганда баш мие зарарланган сабые хакына күп нәрсәләр эшли яшь ана, әдәби әсәрләр дә укый, бөек композиторларның музыкасын да тыңлата. Берникадәр вакыттан малайның абсолют ишетү сәләтенә ия булуы ачыклана. Музыка мәктәбе укучылары конкурсында исә ул скрипкада уйнап, тәрбиячесен дә, жюри әгъзаларын да искиткеч башкаруы белән шаккатыра.

… Очрашуга килүчеләр хикәятне әсәрләнеп тыңлады, ул тәмамлангач фикерләрен уртаклашты. Төп фикер буларак һәр кешенең ниндидер сәләтләре булуы, тик аларны күрә, арытаба үстерә белергә кирәклеге яңгырады.

Чираттагы телмәрче — педагоглар династиясе вәкиле, ветеран-укытучы Ада Харис кызы Мирсәетова әтисенә багышланган истәлекләрне сөйләп үтте:

— 1937 ел, без Дәүләкәндә торабыз. Күршедә яшәүче иптәшләрнең эте көчекләр алып кайткан. Мин бер матуркайны өйгә күтәреп кайттым. Әни этләр бөрчәле, пычрак була дигәч, аны кире илтеп бирдем. Әтием бу хәл турында белгәч, миңа көчекне иртәгә үк барып алырга кушты. Икенче көнне сөенә-сөенә аны янәдән үзебезгә алып кайттым. Әтием белән әнием көчекне юындырдылар. Шуннан безнең Тузик исемле маэмаебыз булды.

1940 елның 1нче сентябрендә әтием мине беренче сыйныфка алып барды. Шушы көннән бирле мин илле ел мәктәп юлларын таптадым. Шул ук елның Яңа ел чорына бәйле тарихны да сөйләп үтәм. 4 гыйнвар көне, бәйрәмгә әзерлек бара. Әтием белән әнием миңа бинттан (кибеттә марля булмагандыр инде) ике иңле җөй белән костюм тегеп бирде. Бик сөендем, матур күлмәкне киеп фотога да төштем, менә карагыз, ул сурәт әле дә сакланган.

1941 елның 22 июнендә сугыш башланды. Әтием 42нче елның 1 маенда фронтка китте. Балтыйк буйларына кадәр барып җитеп, фашист крепосте Кенигсбергны штурмлауда катнаша ул. Кызганыч, әмма аңа туган якларга исән кайту язмады. Әткәй сугыш бетәргә 18 көн кала, 1945 елның 21 апрелендә һәлак булды. Энем Роберт 1965 елны гаиләсе белән Калининградка күчеп китте. Шунда ул туганлык каберендә булып, обелискта әтиебезнең исем-фамилиясен тапкан…

Чараны дәвам итеп, иҗатчыларга сүз бирелде. Зөбәрҗәт Мөхәммәдьярова һәм Зәримә Гафарова башкаруындагы җырлар кичәнең матур бизәге булды.

— Мин гомер буе балалар бакчасында эшләдем, — ди Зөбәрҗәт Зәйнулловна. — Кечкенәдән җырларга-биергә ярата идем. Тәүге тапкыр 1нче сыйныфта җырлаганым истә. «Я на камушке сижу, я топор в руках держу», дигән сүзләр бар иде анда… Шул вакыттан бирле үзешчән сәнгатьтә, смотрларда катнашып йөри башладым. Җырлау сәләте әти-әнидән килгәндер дип уйлыйм. Алар бик динле кешеләр иде, бәетләр, мөнәҗәтләрне матур итеп көйләп йөриләр иде. Элек русча, украинча да җырласам, бүген исә күбрәк татар моңнарына өстенлек бирәм. Алар күңелемә бик якын!

Шагыйрь, җырлар авторы Закуан Сәлимшин туган илгә һәм телебезгә багышланган шигырен укыды. Аннары «Илһам»лылар Закуан Төхвәтша улы сүзләрен һәм көен үзе иҗат иткән җырны тыңлады. Китаплар авторы, Татарстан, Башкортстан республикалары, Бөтенсоюз фестивальләре лауреаты, БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәзинә Яхъя кызы Исаева-Сабирова соңгы елларда язылган шигырьләрен укып ишеттерде. Быел беренче китабы чыккан автор, көндәлекләр язучы Таһир Хәбиров та иҗат җимешләре белән таныштырды.

… Очрашу ахырына якынлашты. «Илһам» клубы әгъзалары кадерле истәлекләрне барлый-барлый, җыр-моң белән күңелләрен күтәреп, матур шигъри әсәрләр укып вакытның ни арада үтеп киткәнен дә сизми калды. Матур чәй табыныннан соң кунаклар таралышты. Әмма озакка түгел, яңадан-яңа кызыклы очрашулар алда әле!

Сүз ахырында: Үзәк китапханәдә айның дүртенче якшәмбесе саен иҗат кичәләре үткәрелүе турында язып чыккан идек. Исегезгә төшерәбез, чираттагы очрашу 27 ноябрь — Әниләр көнендә 14.00 сәгатьтә оештырылачак. Әгәр сез иҗат кичәсендә чыгыш ясарга телисез икән, алдан 7-06-62 телефонына шалтыратып язылуыгыз сорала.

 

Автор фотосы

Автор:Лилия Габитова
Читайте нас в