Барлык яңалыклар
Әдәби бит
24 август 2022, 16:14

«Алтын башак»ның быелгы ялы

— Кандракүл дә, без үзебез дә сезне ел буе көтеп тордык, — дип ачык йөз белән каршылады Кандра-Төмәкәй авылында ял итүчеләр өчен йорт булдырган «Алтын башак» әгъзасы Лира Гыйниятуллина.

«Алтын башак»ның быелгы ялы
«Алтын башак»ның быелгы ялы

Без бу йортка өченче ел киләбез инде. Бигрәк матур җирдә урнашкан шул өйләре! Күл — кул сузымында гына. Йорт биләмәсе артыннан тауга үрмәләргә була. Бакчасында алмагачы, иргасы үз җимешләреннән сыгылып тора.

Без, «Алтын башак»чылар, быел Башкортстан һәм Татарстан Республикаларының атказанган актрисасы Рима Ключареваны, Кандра музыка мәктәбе укытучысы Алия Закированы, «Кызыл таң» гәзите редакторы урынбасары Резеда Нуртдинованы чакырдык.

Күл буена килгәч, иң тәүдә ничек су коенмыйсың! Ул шундый җылы, кояш нурлары бар көчен шунда гына юнәлткән диярсең... Барлык кешеләр дә, олысы-чагасы, шат, бәхетле, чөнки күл буенда тормышның бар борчу-мәшәкатьләре, гүя, онытыла, юкка чыга кебек. Ярга чыккач, бер тын күлгә, аның ярларына, җилкәнле көймәләргә карап хозурланды иҗади затлар. Кандракүлнең илһам өсти торган көчкә ия икәнлеге һәркемгә мәгълүм, ләбаса.

Ә кайтуыбызга хуш исләре аңкып торган шулпа да, чәй табыны да әзер иде. Өстәл артында ук бәйрәм башланды. Фәнүзә Якупова һәм Рима Ключарева шигъри һәм драма әсәрләре белән таныштырды. Наҗия Гәрәева һәм Рәзилә Игебаева үзләре иҗат иткән җырларын тәкъдим итте. Алия Закирова дусларга-туганнарга багышланган җырлар башкарды.

Кичәдә катнашкан Илгиз Низамов белән Фәрит Сәйфуллин (каләмдәшләребезнең тормыш иптәшләре) һәм Резеда Нуртдинова да җәй, бәхет турындагы әңгәмәләргә җан өрде.

Бер көнлек ял җәй буе онытылмаслык тәэссоратлар калдырды. Йортта иртәнгә кадәр калган каләмдәшләр кич буе уйларында узган көн турындагы матур хис-тойгыларын барлады, балачак һәм яшьлек истәлекләренә чумды.

— Ел буе ял тимәгән иде быел, сезнең белән бик күңелле булды, — диде Рима Ключарева таралышканда.

Чынлап та, адәм баласы әллә кайсы илләргә, Кара диңгез буйларына барып ял итә, ә тәненә һәм җанына кирәгенчә сихәт алмаска да мөмкин. Үзебезнең янда гына бит шундый матур җирләр! Бары тик теләктән һәм бергәлектән тора кечкенә генә сәяхәтләр, ял итүләр.

 

Әлфия Шәйхлисламова,
«Алтын башак» әдәби берләшмәсенең татар бүлеге җитәкчесе

Автор: Аида Ханнанова
Читайте нас