Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
18 Май 2022, 16:38

Мәңге янар якты йолдыз

Тыныч торма, каләм, дәртеңне яз, яз! Тагын җитте мөнәүвәр яз, аяз яз. (Г. Тукай, «Яз»)

Мәңге янар якты йолдыз
Мәңге янар якты йолдыз

Габдулла Тукай. Татар шигърияте күгендә балкыган йолдызларның иң зурысы, иң яктысы ул. Аның тарафыннан калдырылган иҗади-рухи мирас — чын мәгънәсендә милли горурлыгыбыз, тарихи-мәдәни казанышыбыз. Һичшиксез, Тукай исеме татар халкының үткәне, бүгенгесе, киләчәге белән мәңгегә бәйле. Әдип иҗат иткән рухи байлыкның әһәмияте еллар узган саен арта гына бара сыман. Ул күтәргән мөһим темалар, актуаль мәсьәләләр әле булса көн үзәгендә.

Күптән түгел бөек Тукаебызга багышланган чара янә әдәбият, шигърият сөючеләрне үз тарафына җыйнады.

Үзәк китапханә бинасында мәшһүр шәхесебезнең үлемсез әсәрләре, аңа арнап язылган шигъри юллар яңгыраш тапты.

Тәүдә чараны алып баручы Ольга Габдулхакова Тукай тормышына-иҗатына кыскача байкау ясады. Арытаба сүз «Илһам» клубы әгъзаларына бирелде. Әлфирә Камалетдинова, Земфира Садыйкова әдипнең урысчага тәрҗемәсендәге әсәрләрен укып ишеттерде. Яраткан шагыйребез иҗаты белән башка милләт вәкилләре дә яхшы таныш, нинди куаныч бит, уйласаң. Чын сәләт иясе өчен һичнинди киртәләр юк шул! Рәзинә апа Сабирова чыгышы да дәлилли сыман бу бәхәссез фикерне. «Тукай — төрки милләтләрне тоташтыручы күпер. Әлеге бәһа Төркиянең күренекле шәхесе Надир Дәүләт тарафыннан бирелгән. Тукай әсәрләрен үз илендә таратуга шактый тырышлык куючылардан ул... Якташыбыз Марсель Гариповның кайчандыр Төркиядән алып кайткан зур бүләге турында да әйтеп узмакчымын. Тукай әсәрләре, фотосурәтләр тупланган, төрек-татар телендә нәшер ителгән күләмле китапны бүген дә күз карасыдай саклыйм», дип бәянли Рәзинә ханым.

... Габдулла Тукай язмышындагы якты да, сагышлы да бер сәхифәне искә төшерми булмый. Зәйтүнә Мәүлүдовага бәйле хатирәләр ул. Шагыйрьнең татар сылуына эчкерсез-саф мәхәббәте хакында байтак әсәрләр язылган. «Зәйтүнә Мәүлүдова затлы нәселдән зыялы кыз була. Ул Тукай белән багланышларын истәлекләрендә үзе язып калдырган... Зәйтүнәнең улы, күренекле язучы Атилла Расих әлеге хатирәне заманында «Казан утлары»нда чыгарган инде... Әйтергә кирәк, Зәйтүнә ханым озак еллар көндәлекләр язган (кайбер өзекләре улының «Ишан оныгы» әсәренә кергән) («Тукай белән багланышым (Зәйтүнә)». Ркаил Зәйдулла. Идел, 26 апрель 2021).

Марсель Гарипов та әлеге темага мөрәҗәгать итми калмый, «Мәңгелек мәхәббәт» китабын дөньяга чыгара. Басма белгечләр тарафыннан югары бәһалана. Хәтта ки төрекчәгә дә тәрҗемә ителә.

Әминә апа Зиннурова үз чиратында шул әсәргә бәйле истәлекле вакыйга — Бишенде авылында узган очрашуга тукталды. Баксаң, Зәйтүнә Мәүлүдова заманында Бишенде авылындагы мәдрәсәдә укыткан икән. Шул чордагы Мөхәммәтша мулла йорты бүгенге көнгәчә сакланган, анда аның оныгы яши. Башкортстан җирендә дә калган эзләре, димәк, Тукаебыз сөйгәненең. Ниләр генә сакламый чал Тарих битләре... Әминә ханым шулай ук төрле елларда матбугат басмаларында дөнья күргән, атаклы татар улына бәйле фәһемле, киң укучыга әллә ни таныш булмаган мәгълүматлар белән таныштырып китте. Аерым алганда, Тукай шигырьләрендә музыкаль сәләтнең гаҗәеп чагылыш табуы. Халык моңнарына, авыз иҗатына кече яшьтән үк гашыйк булуы моңа сәбәпчедер, әлбәттә. Юкка гына мәдрәсәдә укыган чорда ук җырчы дип атамаганнардыр үзен...

Ада ханым Мирсәетова телмәре дә тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты, теләктәшлек тапты. Хаклы ялдагы тәҗрибәле педагог буларак, ул әдипнең балаларга багышланган шигъри юлларын күңелләрдә яңартты. Бүгенгәчә тәрбияви әһәмиятен югалтмаган ич ул әсәрләр! Шул уңайдан Таһир Хәбиров та үз тәэссоратлары белән уртаклашты. «Казанның Кабан күле буйлап атлаганда, күңелемнән Тукай эзләрен барладым. Кайчандыр биредә йөргән, шушы сукмаклардан узган бит ул...» Әйе, онытылмас-чагу хатирәләр, һич кенә дә вакыт шаукымы җуярлык түгел аларны... Билгеле, очрашу барышында «Илһам» вәкилләре халкыбызның сөекле улына атап язган үз шигырьләрен дә тыңлаучы игътибарына тәкъдим итте. Соңыннан исә күмәкләп «Туган тел» җыры башкарылды. Аңлашыла ки, бу инде күркәм гадәткә әверелгән, киләчәктә дә фәкать шулай булып калыр, дигән өметтәбез. Сүз уңаеннан. Чара алдыннан төрле төбәкләрдә гомер кичерүче таныш-белешләр арасында, кем әйтмешли, «онлайн сорашу» уздырган идем. Иң яраткан, йөрәк түрендә урын алган Тукай әсәрләреннән нәкъ «Туган тел»не һәм дә кече чакта укып туялмаган «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән Сарык хикәясе» әкиятләрен атады күпсанлы әңгәмәдәшләрем. Гомер бакый озатып баручы иҗади җәүһәрләр!

... Кичә ахырына якынлаша. Тукаебыз хөрмәтенә, барча әрвахларга, ил тынычлыгы өчен башларын салган батыр якташларыбызга дога кылына. Мотлак барып ирешсен, кабул була күрсен...

Сәлия Гарифуллина.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: