Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
11 Май 2022, 16:33

Без Тукайлы халык!

Ишеттем мин кичә: берәү җырлый Чын безнеңчә матур, милли көй. Әллүки, бәллүки, Чын безнеңчә матур, милли көй.

Без Тукайлы халык!
Без Тукайлы халык!

18нче мәктәптә татар халык шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган шигырь укучылар конкурсы үтте.

Мәгариф чарасы әдипнең 136 еллыгына багышланды. Аның максаты — милли мәдәниятләрне һәм телләрне саклау һәм үстерү, катнашучыларга иҗади казанышлар һәм тәҗрибә белән уртаклашу мөмкинлеге бирү.

Туган телләргә кагылышлы вәзгыять һәрвакытта да җәмгыятебездә мөһим урын алып тора. Соңгы елларда бу аеруча әһәмиятле төс ала. Ник дигәндә, бүген сөйләмебезгә чит телдәге сүзләр күп керә. Мондый күренеш туган телне бозып аралашуга, фикернең мәгънәсе югалуга сәбәпче була. Мәктәп укучылары арасындагы шигъри конкурслар нәкъ шушы мәсьәләләрне күз уңында тотып оештырыла да инде. Алар балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияли, сөйләм дәрәҗәсен яхшыртырга, үз телеңдә аралашуга кызыксынуны үстерергә булыша.

Конкурста катнашучыларны хакимиятнең мәгариф бүлеге методисты Гүзәл Венеровна Латыйпова сәламләде:

— Бүген без татар халкының бөек язучысы Габдулла Тукайның туган көненә багышланган шигъри бәйгегә җыелдык. Коронавирус пандемиясенә бәйле, бу конкурс ике ел дәвамында онлайн рәвештә генә үткәрелгән иде. Быел ниһаять, көтеп алган матур чараны уку йорты биләмәсендә уздыру мөмкин булды. Бәйрәмне оештырган һәм конкурсантларны, кунакларны кабул иткән 18нче мәктәп администрациясенә, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ильмира Нәҗип кызы Шәйхуллинага, башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары: Азамат Рамазановичка һәм Айгөл Мансуровнага, шулай ук укучыларга, аларга бәйгегә әзерләнергә булышкан педагогларга, әти-әниләргә һәм дә жюри әгъзаларына зур рәхмәтемне белдерәм. Киләчәктә дә шулай бердәм, Тукайлы халык булып яшәргә, эшләргә, бөек әдипнең иҗатын хөрмәт итеп, аның шигырьләрен яратып өйрәнергә язсын дигән теләктә калам.

Быел бәйгедә Октябрьский шәһәренең гомуми белем бирү учреждениеләренең 1-11 сыйныфларында белем алучы 33 укучы катнашты. Сәләтле малайлар-кызлар Г. Тукайның «Әллүки», «Бичара куян», «Бала белән күбәләк», «Бишек җыры», «Туган тел» һәм башка шигырьләрен яттан сөйләде, аның сүзләренә язылган җырларны башкарды. Жюри әгъзалары конкурсантлар чыгышын бәяләгәндә тәү чиратта сөйләм дәрәҗәсенә, сүзләрнең дөрес әйтелешенә, шигырь эчтәлегенең тамашачыларга төгәл җиткерелүенә, аңәле, көйле, интонацияле башкаруга игътибар бирде. Бәйге нәтиҗәләре исә түбәндәгечә билгеләнде.

1-4 сыйныф укучылары арасында:

1нче урын — Алмаз Н. (3нче гимназиянең 1 сыйныф укучысы, укытучысы С. А. Хафизова); Ләйсән А. (20нче мәктәп, 1 сыйныф, укытучысы А. А. Кадыргулова); Замира М. (1нче мәктәп, 2 сыйныф, укытучысы Л. Р. Тимербаева); Камила И. (13нче мәктәп, 2 сыйныф, укытучысы Г. Ф. Идрисова); Эльнара Г. (9нчы мәктәп, 3 сыйныф, укытучысы Г. М. Гәрәева).

2нче урын — Аливия К. (2нче гимназия, 1 сыйныф, укытучысы И. А. Әхмәдиева); Эльнара Ф. (11нче татар гимназиясе, 2 сыйныф, укытучысы И. Ш. Сәхәбетдинова); Илнар Н. (17нче мәктәп, 2 сыйныф, укытучысы Г. М. Фәттахова); Алина С. (18нче мәктәп, 2 сыйныф, укытучысы И. Н. Шәйхуллина).

3нче урын — Сөмбел В., Азалия В. (17нче мәктәпнең 2 сыйныф укучылары, укытучылары В. Б. Вәлиева); Аделина Ю. (22нче мәктәп, 2 сыйныф, укытучысы А. Я. Бәдретдинова).

5-8 сыйныф укучылары арасында:

1нче урын — Линар Н. (3нче гимназиянең 5 сыйныф укучысы, укытучысы С. А. Хафизова); Карина Г. (20нче мәктәп, 8 сыйныф, укытучысы А. А. Кадыргулова).

2нче урын — Елизавета Х. (9нчы мәктәп, 6 сыйныф, укытучысы Г. М. Гәрәева); Айнур Л. (2нче гимназия, 8 сыйныф, укытучысы И. А. Әхмәдиева).

3нче урын — Сөмбел Г. (13нче мәктәп, 5 сыйныф, укытучысы Г. Ф. Идрисова); Алия Г. (17нче мәктәп, 8 сыйныф, укытучысы А. Н. Хазиева).

9-11 сыйныф укучылары арасында:

1нче урын — Азалия С. (9нчы мәктәпнең 9 сыйныф укучысы, укытучысы Г. М. Гәрәева); 2нче урын — Назгөл Х. (11нче татар гимназиясе, 10 сыйныф, укытучысы И. Ш. Сәхәбетдинова); 3нче урын — Азалия З. (10нчы мәктәп, 11 сыйныф, укытучысы С. Р. Бикбаева).

«Башкортстан Республикасы» Нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе филиалы — Октябрьский мәгълүмат үзәгенең «Туган як» гәзите редакциясеннән диплом һәм махсус приз белән 9нчы мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Азалия С. (укытучысы Г. М. Гәрәева) бүләкләнде.

Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны чын күңелдән котлыйбыз, аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: