Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
29 апрель 2022, 16:47

Казанлылар әдәби очрашуга килде

Милли мәдәниятләр үзәгендә Г. Державин премиясе лауреаты, язучы, шагыйрь, тәрҗемәче Рөстәм Кутуйның тормышы һәм иҗатына багышланган музыкаль-әдәби очрашу оештырылды.

Казанлылар әдәби очрашуга килде
Казанлылар әдәби очрашуга килде

«Мин шул сугышта булдым» дип аталган чарада Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты, мәшһүр татар язучысы, шагыйрь, прозаик, драматург, Муса Җәлил, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Рафаил улы Зәйдуллин; Русия язучылары союзының Казан вәкиллеге рәисе, «Аргамак» журналының баш мөхәррир урынбасары, Р. Кутуй турындагы беренче китап авторы Александр Геннадьевич Воронин; «Проникновение» дуэты һәм Казан мәдәният институты студентлары катнашты.

Очрашуны Александр Воронин алып барды. Ул Р. Кутуйның иҗатын, тәрҗемәи хәлен җентекле өйрәнүе турында бәян итте. Александр Геннадьевич үзе тумышы белән Куйбышевтан (әлеге вакытта — Самара). Казан театр училищесында белем алган, яшь тамашачы театры спектакльләрендә уйнаган. 1986 елда Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлаган. 2019 елда «Трилогия non-fiction» исемле китабы чыккан. Анда аның Р. Кутуй прозасына багышланган «Невидимки» дип аталган документаль повесте дә кергән.

Ркаил Зәйдулла үз чиратында заманча әдәбиятның күренекле остасы, ТР язучылар берлеге әгъзасы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Рөстәм Гадел улының иҗаты, тормыш юлы турында кыскача сөйләп үтте. Ул 1936 елның 11 ноябрендә Казанда татар язучысы Гадел Кутуй гаиләсендә дөньяга килә. 1960 елда Казан дәүләт университетының филология бүлеген тәмамлагач, Татарстан китап нәшриятында эшли. Аннары Казан телевизион студиясенең әдәби-драма редакциясе мөхәррире була. Поэтик династияне дәвам итеп, Рөстәм шигырьләр һәм лирик повестьлар иҗат итә. Әсәрләрен рус телендә генә яза. Әтисенә булган ихтирам шагыйрьгә бөтен иҗат гомере буйлап татар язучылары (Әмирхан Еники, Сибгат Хәким, Нури Арсланов, Салих Баттал, Әнвәр Давыдов, Равил Фәйзуллин һ. б.) әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итәргә этәргеч биргән. Гомумән алганда, Р. Кутуй тәрҗемәдә утыздан артык китап чыгара.

Рөстәм Гадел улының иҗат чаткылары балачакта ук күренә. Ул әсәрләрен өлкәннәргә дә, балаларга атап та яза. Рөстәм Кутуй иҗатында төп темалар булып бик авыр 1940нчы һәм сугыштан соңгы еллар, тормышка һәм туган илгә мәхәббәт чагыла. 1964 елдан гомеренең соңгы көннәренә кадәр «Казан» журналының шигърият бүлегендә җитәкчелек итә. 2010 елның 7 гыйнварында озакка сузылган каты авырудан соң 74нче яшендә вафат була.

Гәзит укучыларны үткен каләмле, туры сүзле публицист Ркаил Рафаил улы белән дә якыннанрак таныштырып үтәсе килә. Татар милләтенең тарихи язмышы һәм бүгенге хәле, дин, тел, мәдәният һәм милләткә бәйле күп төрле мәсьәләләр һәрвакыт аның игътибарын җәлеп итә, ул аларның берсенә дә битараф түгел, мөмкинлеге булган саен матбугат аша үзенең мөнәсәбәтен белдерә килә.

Ркаил Зәйдуллин хәзерге Чуаш Республикасының Комсомол районы Чичкан авылында укытучы гаиләсендә туган. Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Соңгы курсларда укыган чакта ук «Татарстан яшьләре» гәзите белән хезмәттәшлек итә башлый. 1984-85нче елларда Аксубай районының Иске Татар Әдәмсуы авылы мәктәбендә башлангыч хәрби белем укытучысы булып эшли. 1985 елның октябреннән 1989 елның июленә кадәр әүвәл «Яшь ленинчы»да, аннары янәдән «Татарстан яшьләре» гәзите редакциясендә хезмәт юлын дәвам иттерә. 1989 елда яшьләр өчен «Идел» журналы ачылгач, Р. Зәйдулла — хәзергә кадәр шул журналның бүлек мөхәррире хезмәтендә.

Р. Кутуйга багышланган очрашуда тамашачы буларак катнашкан Туймазы драма театры артисткасы Рима Ключарева Казан кунакларына, әдәби чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен әйтте, үзенең шигырен укып ишеттерде.

«Казаннан килгән студентларның чыгышы бик матур булды, беркемне дә битараф калдырмады, — дип тәэссоратлары белән бүлеште Милли мәдәниятләр үзәгенең бүлек мөдире Рәшидә Гыйльфанова. — Алар Р. Кутуйның балачак истәлекләре буенча (әтисенең сугышка китүе, әнисенең аны озатып калуы, Гаделнең отпускага кайткан мизгелләре) монологларны чын артистларча, бик матур итеп, тәэсирләнеп укыды. Гомумән алганда, әдәби чара җылы мохиттә, фәһемле темаларга фикер уртаклашулар белән үтте. Һәркем аннан үзе өчен файдалы да, кызыклы да мәгълүмат туплады, иҗади чыгышларны карап илһамланды».

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: