Мәгълүм булуынча, Габдулла Тукай гомере буе скрипка моңына гашыйк булып яшәгән, шуңа күрә бәйрәмдә әлбәттә бу тылсымлы уен коралының кыллары да тибрәлде. Амелия Нәбиуллина башкаруындагы татар халык көе барысын да ерак-еракка, тарих төпкеленә алып киткәндәй булды. Скрипка моңнарына хәтта кошлар да кушылып сайрады... «Халык җырлары бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале мирастыр... Халык җырлары халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер», — дигән бит Тукай үзе дә.
Шаран районы татар конгрессы җитәкчесе Зәбир Зыязетдин улы Сәләхов үз чыгышында мондый бәйрәмнәрне традициягә әйләндерергә чакырды. Аның фикеренчә, шагыйрь яшәгән еллардан ераклашкан саен, аның иҗатының бөеклеге, асыл мәгънәсе тагын да куәтлерәк һәм тирәнрәк ачыла бара, һәм аның иҗаты бүген дә заманча яңгырый.
Чынлап та, милләтне борчыган күп сорауларга җавапны Тукай әсәрләреннән табарга мөмкин. Үзенең кыска гомере эчендә гасырлар буе саклана алырлык, буыннан-буынга күчеп сөйләнерлек әсәрләр иҗат итә алган шәхес ул.
Бар гомерен мөгаллимнәр әзерләүгә багышлаган данлыклы Бәләбәй педагогия училищесының татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Тукай иҗатының поэтик үзенчәлекләре буенча китаплар авторы Илгизәр Солтан улы Гыйззәтуллин Тукай әсәрләрендәге канатлы сүзләргә игътибар итте.
Бәләбәй районы татар конгрессы җитәкчесе Рәсүл Корбан улы Гәрәев тә Тукай шәхесенең бөеклегенә басым ясады. «Һәркайсыбызның күңелендә үз шагыйре яши, — диде ул чыгышында. — Җиргә яз килү белән, барыбыз да бераз шагыйрь булып алабыз, күңелдә моңлану теләге барлыкка килә. Уйлар ирексездән Тукай белән тоташа. Ә ул әкиятләре белән — балачакка, шигырьләре белән яшьлеккә алып китә».
Бәйрәм ахырында Фәнир Гыйльметдин улы Галимов Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Төмәнәк» татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге исеменнән һәр катнашучыга Рәхмәт хаты һәм иң кадерле бүләк — китап тапшырды. Ә инде «Илһам» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Нурия Вәлиәхмәтова кунакларны хуш исле балан бәлеше белән сыйлады.
Иң күңеллесе — һәр бала бу бәйрәмдә Тукай әсәрләрен ихлас йөрәктән, яратып укыды. Аларның да күңелендә дә үз Тукае яши, димәк! Туган телгә мәхәббәт уята алган әти-әниләре, мөгаллимнәренең тынгысыз хезмәт җимеше бу.
Индира Латыйпова,
Туймазы районы
татар конгрессы җитәкчесе,
филология фәннәре кандидаты.