Туган як
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
13 апрель 2022, 16:03

Илһамлылар, бары алга, Яңа эшләр көтә анда!

Туймазы шәһәренең «Төмәнәк» татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәгендә Төрекмән авылында туып-үскән прозаик һәм шагыйрь, Кызыл Армия полковнигы, герой-якташ Мөҗәһит Хәйретдинов истәлегенә багышланган «Үлемсез Мөҗәһит» исемендәге зур конференция оештырылды.

Илһамлылар, бары алга, Яңа эшләр көтә анда!
Илһамлылар, бары алга, Яңа эшләр көтә анда!

Анда икътисад фәннәре кандидаты, М. Хәйретдинов исемендәге «Илһам/Вдохновение» төбәкара әдәби Берләшмә җитәкчесе, Халыкара фәннәр һәм сәнгать академиясе член-корреспонденты Нурия Закир кызы Вәлиәхмәтова, филология фәннәре кандидаты, Туймазы районы татар конгрессы җитәкчесе Индира Әбүзәр кызы Латыйпова, Октябрьский шәһәренең сугыш, хәрби хәрәкәтләр һәм Кораллы Көчләр ветераннары комитеты рәисе Мәсгуть Мостафович Галләмов, Туймазы районының хәрби хәрәкәтләр ветераннарының «Серпантин» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Василий Степанович Биккинин, Туймазы районының мактаулы кешесе Адунис Мөсәгыйтович Фазуллин, Октябрьский шәһәренең үзәк китапханәсе җитәкчесе Гришкова Елена Александровна, «Яшә, җир!» эзләү төркеме вәкилләре, язучы-шагыйрьләр, ветераннар советы вәкилләре, иҗатчылар һәм башка кунаклар катнашты.

Чара Татар үзәге каршында, бөек шагыйребез Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы белән башланып китте. Арытаба кунаклар бина эченә үтеп, М. Хәйретдинов һәм аның исемендәге премия лауреатларына арналган стена гәзитләре, Н. Вәлиәхмәтованың кул эшләре күргәзмәсе белән танышты.

Икенче катта Бөек җиңүнең 77 еллыгына һәм каһарманыбыз Мөҗәһит Хайретдиновның якты истәлегенә багышланган конференция оештырылды. Тантаналы мизгелләр — «Илһам»лыларның гимны яңгырый… Аны Яр Чаллыда яшәүче шагыйрь һәм композитор Зәбир Хәлимов язган, башкаручысы да ул.

Илһамлылар гөрләп яши,

Илһамлылар янып эшли.

Яна алар теле өчен,

Утка керә иле өчен.

Тик ятмаска өйрәтәләр,

Җанда ялкын көйрәтәләр.

Бер-берсенә ярдәм итеп,

Уңышларга барып җитеп.

Үрнәк алар һәркемгә дә,

Җиңү килсен һәр көндә дә!

Илһамлылар, бары алга,

Яңа эшләр көтә анда.

Чараның рәсми өлешен «Илһам» әдәби Берләшмә җитәкчесе Нурия Закир кызы ачып җибәрде. «Бүгенге конференциядә төрле елларда Мөҗәһит Хәйретдинов исемендәге премия лауреатлары булган кешеләр катнаша. Әйдәгез аларны каршы алыйк», — диде ул. Мәртәбәле бүләк ияләре көчле алкышлар астында намус, горурлык, данлылык билгесе булган җиде метрлы кызыл сукмактан узды. Хөрмәтле лауреатларны әйтеп үтик: Тимерҗан Идрисов, Елена Гришкова, Александр Зимин, Надежда Садыйкова, Таһир Хәбиров, Ольга Мороз, Мәсгуть Галләмов, Нурия Вәлиәхмәтова, Рәзинә Сабирова, Петр Лаптев, Иван Рыцев, Ләйсән Сабитова, «Илһам/Вдохновение» төбәк әдәби берләшмәсе, М. Хәйретдинов исемендәге музей һ. б.

Бүген инде арабыздан киткән шәхесләребез — Ренард Зинәтович Хантимиров, Халидә Загитовна Ханипова, Светлана Александровна Чудакова, Вәли Бикташев исемнәре хөрмәт белән телгә алынды. Аларның иҗаты, тормыш юлы белән М. Хәйретдинов исемендәге музейда танышырга мөмкин.

«Русиянең татар авыллары» Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы Советы рәисе, «Төмәнәк» татар үзәгенең вице-президенты, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган артисты Галимов Фәнир Гыйльметдин улы исеменнән сәламләү сүзләрен Индира Әбүзәр кызы җиткерде.

Татар халкының телен, мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә, буыннар бәйләнешен булдыруга зур өлеш кертүләре өчен Хәлимов Зәбир Фахерлегаянович, Сабирова Рәзинә Яхъя кызы һәм Вәлиәхмәтова Нурия Закировна «Русиянең татар авыллары» оешмасының Мактау грамоталарына лаек булды. «Төмәнәк» татар үзәгенең Мактау грамоталары белән Л. Габитова, Р. Әхмәтгалиева, С. Гарифуллина, И. Рыцев бүләкләнде.

Туймазы районының шәрәфле шәхесе Фазуллин Адунис Мөсәгыйтович үз чыгышында Х. Мөҗәйнең тәрҗемәи хәлен искә төшереп үтте, якташның каһарманлыгына олы ихтирамын белдерде.

Нурия Вәлиәхмәтова М. Хәйретдинов исемендәге «Илһам/Вдохновение» әдәби Берләшмәсе эшчәнлеге турында сөйләп үтте:

— «Илһам»лылар сафларында 268 язучы һәм шагыйрәбез бар. Илебездәге иң зур әдәби Берләшмә исеменә лаекбыз. Үзебезнең музеебызны һәм кул эшләре сайтын булдырдык. РФ Язучылар берлегенең Татарстан бүлеге карары белән Бөек Җиңүнең 75 еллыгы билгеләнгән чорда Берләшмәгә каһарманыбыз, якташ-шагыйрь Мөҗәһит Хәйретдинов исеме бирелде. Без аны горурлык белән йөртәбез! Күп чараларда катнашып, уңышларга ирешәбез. Шушы зур конференция алдыннан без Туймазының татар конгрессы ярдәме белән Мөҗәһит Хәйретдиновка багышланган онлайн-викторина үткәрдек. Анда 72 кеше катнашты! Яр Чаллыда яшәүче шагыйребез, укытучы Хәлимов Зәбир җиңүче булды. Шушы көннәрдә ул үзенең 70 яшьлек олы юбилеен билгели. Берләшмә исеменнән аңа югары бүләгебезне — медаль тапшырачакбыз. Конференциядә тагы да 2 кешене шундый ук медаль белән бүләкләячәкбез.

Яшьләргә ватанпәрвәрлек тәрбия бирүгә зур өлеш кертүләре, Башкортстанда яшәүче халыклар мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләүләре өчен Фарваева Тамара Зиннәтулловна, Хәбиров Таһир Нигъмәтулла улы, Копылова Алефтина Николаевна, Биккинин Василий Степанович, Төхбәтшина Гөлзада Сабировна, Вәлиева Рита Тимерҗановна, Габитова Лилия Ганиевна Берләшмәнең Мактау грамотасы белән билгеләнде.

Октябрьский кунагы — Мәсгуть Галләмов үз чыгышын М. Хәйретдиновның «Каның, җаның белән түләрсең!» шигыреннән өзек укудан башлады:

Ассаң да Син,

Атсаң, яндырсаң да,

Мактансаң да утлы көч белән.

Илемне дә, халкым, җиремне дә

Җиңәр көчең югын мин беләм!

— Нурия Закир кызы Вәлиәхмәтова Мөҗәһит Хәйретдиновның тормышын, иҗатын өйрәнүгә күп көч-тырышлык сала, — дип ассызыклады Мәсгуть Мостафа улы. — Ул әдәби Берләшмәгә шагыйрь-якташның исемен бирдерүгә иреште, музей ачты, батырның һәйкәлен булдырды, өч телдә китаплар, күп сандагы брошюралар чыгарды. Х. Мөҗәй истәлегенә багышланган фәһемле, тәрбияви чаралар оештыруда да Нурия Закировнаның өлеше зур. Бүгенге конференция моның ачык дәлиле. Игелекле гамәлләре белән якташларның олы ихтирамына лаек булган гүзәл затның фидакарь хезмәте хөкүмәт тарафыннан да югары бәяләнә. Ул Халыкара фән һәм сәнгать академиясенең член-корреспонденты итеп алынды, Альфред Нобель дипломы белән бүләкләнде, 2021-22нче еллардагы Халыкара әдәби дөнья премиясе финалисты булды. Бүген исә мин Нурия Вәлиәхмәтовага Изге Анна орденын тапшыру буенча хөрмәтле йөкләмәне башкарам. Бик актуаль, урынлы бүләк бу. Башкортстанда мондый мәртәбәле бүләкләргә ирешүчеләр әле булганы юк иде. Нурия ханымга һәм аның тарафдарларына киләчәктә дә нәтиҗәле эшчәнлек, югары казанышлар телим!

— Ватанга, халкыбызга чиксез тугрылык үрнәге булган герой-якташ М. Хайретдиновның тормыш юлы, иҗаты миңа көч-куәт бирә, илһамландыра, — диде үз чиратында Нурия Закировна. — Якташның кыска гына гомере Ватанга, туган Башкортстанның киң далалары, саф сулы чишмәләре, яшел урманнарына мәхәббәт хисләре белән сугарылган. Шушы җирне ул тыныч вакытта, ил чигендә хезмәт иткәндә саклаган. Илебезгә сугыш явы килгәч, үз гомерен дә аямыйча явыз фашистларга каршы көрәшкән. Каһарманнар турындагы истәлекләр һәрчак хәтеребездә яшәргә, Русия тарихын тулыландырырга тиеш. Х. Мөҗәй истәлеген мәңгеләштерүче хәрәкәт нәкъ шушы максатны күз уңында тотып эшли дә инде.

Октябрьский кунагы — Елена Гришкова ел саен үзәк китапханәдә үткәрелүче М. Хәйретдинов исемендәге премиягә конкурс турында сөйләп үтте. Якташ-геройларга багышланган чараларны оештыру һәм үткәрү, яшь буынга патриотик тәрбия бирү буенча эшчәнлеге өчен Елена Александровнага «Илһам» әдәби Берләшмәсе медале тапшырылды.

— Елена Александровна — креатив җитәкче, сәләтле оештыручы, — дип билгеләп үтте Нурия Закир кызы. — Ул күп укый-яза, иҗат ияләренә дә зур игътибар бирә. Үзәк китапханәдә безне һәрчак ачык йөз белән каршы алалар. Музеебызга шкафлар, стеллажлар да бүләк иттеләр, анда Октябрьскийдагы хезмәттәшләрнең китапларын, материалларын урнаштырдык.

Тыңла әле син бер татар көен,

Тыңла әле, күңелең балкысын!

Йөрәкләрдә булган сагыш, моңнар

Татар җыры белән басылсын…

Конференцияне музыкаль яктан бизәүчеләрне дә әйтеп үтәсе килә. «Туймазы мәрҗәннәре» фольклор ансамбле башкаручылары Нәфисә Кинҗәгулова, Фәзимә Газибаева, Рәйханә Галләмова, Газимә Фәсхетдинова, Тәнзилә Галимова, Сәрия Ахунова, баянчы Риф Салимов; Зимфира Әхмәдиева, «Хәзинә» ветераннар вокал ансамбле солисты; Халыкара, Русия, Башкортстан, Татарстан һәм Марий Эл фестивальләре конкурслары лауреатлары Фәрит Зиганшин, Фәнис Нәбиуллин һәм Роберт Низамов, Туймазы һәм Октябрьский фестиваль-конкурслары лауреаты Канзель Миңнуллин, яшь биючеләр — Ләйсән Шакирова, Әминә Галибаеваларның чыгышлары бәйрәмгә зур ямь өстәп, тамашачыларның ихлас алкышлауларына күмелде.

Чара ахырында «Илһам» әдәби Берләшмәсе җитәкчесе Нурия Закир кызы М. Хәйретдинов исемендәге премияне гамәлгә куйган Октябрьский хакимиятенә һәм конкурсның оештыручысы — мәдәният бүлегенә (начальнигы Е. Шепелева), шулай ук Туймазының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы һәм «Туймазы мәрҗәннәре» фольклор ансамбле җитәкчесе Рәвия Фәрхитовага, «Серпантин» иҗтимагый оешмасына, Октябрьскийның үзәк китапханәсенә, «Яшә, җир!» эзләү төркеменә, ветераннар Советына, совет офицерлары Союзына, «Туган як» гәзитенә чараларны үткәрүдәге ярдәм-теләктәшлекләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

— Якташыбыз Мөҗәһит Хәйретдиновның батырлыгы, аның якты истәлеге безне гасырлардан гасырларга җитәкләп барыр, яңадан-яңа җиңүләргә чакырып торыр, — диде Н. Вәлиәхмәтова. — Бүгенге конференциябезне аның үз сүзләре белән йомгаклыйсым килә:

«Үлде» диләр, юк ышанмый

Бу хәбәргә һич күңел.

Ул — үлемне җиңә торган,

Ул — үлә торган түгел!

 

Лилия ГАБИТОВА,
Автор фотолары.

 

 

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: