Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
30 март 2022, 15:48

«Минем күңел җырлый әле»

«Төмәнәк» татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге бинасында Туймазы төбәгенең талантлы шагыйрәсе Рәзифә Бәхтигәрәеваның күркәм иҗат кичәсе оештырылды.

«Минем күңел җырлый әле»
«Минем күңел җырлый әле»

... Мәгълүм ки, һәр якның, һәр төбәкнең бик матур кешеләре бар. Төскә-биткә генә түгел, күркәм иҗатлары, тоткан кыйблалары белән киләчәк буыннарга да үзләреннән соң тирән эз калдырган шәхесләр ул. Нәкъ менә шундый кешеләр безнең Туймазы җирендә дә бар. Шуларның берсе — шигърият дөньясына гашыйк ханым Рәзифә Миңневәли кызы Бәхтигәрәева.

Җирдә дә түгел, күктә дә түгел, шигърият ул — кеше йөрәгендә. Сүз дәрьясыннан һәр сүзне, җөмләне бөртекләп җыеп алып, хис-тойгыларны башкалар да кабул итәрлек хәлгә җиткерү үзе бер могҗиза түгелмени?! Шул могҗизаны тудыручыларны исә гади генә итеп «шагыйрь» дип атыйлар.

Шагыйрьләр нинди була ул, дисез?

Алар эч серләрен җырга салалар,

Эчкерсез саф булып калалар.

Йолдызларга җырлар өләшәләр,

Җилләр белән калып серләшәләр,

Сусаганда... шигырь эчәләр.

***

Борынгыдан калган гадәт,

Ата-бабай йоласы:

Ипи, тоз, пироглар белән

Килә каршы аласы.

Әйдәгез, түрдән узыгыз!

Бездә кунак булыгыз!

Изгелекле, мәрхәмәтле

Булсын йөргән юлыгыз!

Бәйрәмебез котлы булсын,

Табыннар да мул булсын!

Күңел шатлык белән тулсын!

Кичәбез гөрләп узсын!

Әйдәгез, бәйрәм сәбәпчесе белән якыннанрак танышып үтик. Бәхтигәрәева Рәзифә Миңневәли кызы (кыз фамилиясе — Фаттахова) 1955 елның 8 ноябрендә Башкортстанның Туймазы районы Юкәле-Елга авылында туып үсә. 1963-1973 елларда Туймазы шәһәрендә 1нче санлы мәктәптә урта белем ала. 1973-74нче елларда Бөре кооператив училищесында ревизор-бухгалтер, 1976-77нче елларда Уфа кооператив техникумында бухгалтерлар курсында укып диплом ала. Шул һөнәре буенча 35 ел хезмәт итеп, 2015 елда хаклы ялга чыга.

Тормыш иптәше Фәнис абый белән 44 ел Туймазы шәһәрендә гомер кичерәләр. Ике уллары бар, тормышлылар. 15 һәм 20 яшьлек оныклары үсә.

Туган тел

Ана теле — иң гүзәл тел,

Ул матур тел, назлы да.

Үз телендә аваз сала,

Җиргә туган һәр бала.

Үз телендә бишек җырын,

Көйли аңа әнкәсе.

Матур төшләр күрә-күрә,

Йоклап китә бәбкәсе.

Әлли бәлли, бәлли бәү дип,

Бишек тибрәлеп торсын.

Татар теле, татар моңы,

Бар җиһанга яңгырасын!

Күркәм кичәдә филология фәннәре кандидаты, Туймазы районы татар конгрессы җитәкчесе Индира Әбүзәр кызы Латыйпова да катнашты. Ул барлык кунакларны сәламләп, шагыйрәгә ихлас тәбрикләүләрен җиткерде.

Нинди булыр иде икән дөнья

Әгәр булмаса җирдә шагыйрьләр?

Туган илен, телен мактап җырламаса,

Язылмаса әгәр шигырьләр...

Белмим. Булмас иде бу дөньяның яме,

Китәр иде коты телнең дә.

Нинди рәхәт алып укулары

Китапларны туган телеңдә.

Шундый рәхәт чыгып сәхнәләргә,

Күкрәк киереп җырлар җырлавы.

Үз телеңдә үз илеңне мактап,

Сөйләгәндә шигырь юллары...

Белмим. Ничек булыр иде икән... ничек,

Булмасалар бөек

шагыйрьләр?

Тумаган булса

Тукайлары, Акмуллалар,

Иҗатчылар, Муса Җәлилләр?

Белмим.

Китап туенда матур котлаулар яңгырап торды. Чираттагы кунак — «Ак калфак» Башкортстан татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Туймазы бүлеге җитәкчесе Рәвия Зөлкарамовна Фәрхитова да Рәзифә Миңневәли кызына изге теләкләрен ишеттереп үтте.

Татар телен, илен баетучы,

Шагыйрьләргә бүген дан җырлыйк!

Шигъри дөньябызда гөрләп яшик,

Килер буынга якты юл барлыйк!

Кандра бүлеге ветераннар Советының «Хәзинә» ветераннар татар вокаль ансамбле җитәкчесе Әхмәдиева Земфира Минзәл кызы исә тәбрикләвен җыр аша юллады!

ЛИТО «Илһам» оешмасы

Туймазыда бар бездә.

Бик күп талантлар җыелган,

Кушылсагыз, урын табылыр Сезгә.

«Төмәнәк» татар үзәгенең хуҗабикәсе Фәсхетдинова Газимә Фәһимовна белән Әхмәдиева Земфира Минзәловна шулай ук җырлы сәламнәрен җиткерде.

... «Илһам»лылар яза инде

Берсеннән-берсе оста.

Шигырьләре бик күп булгач,

Калдырып булмый истә.

Әти-әниле йорт кебек

Әти дә бар, әни дә.

Яшьләре олы булса да

Карамыйлар бернигә.

Яшәсеннәр «Илһам»лылар

Бер тату гаилә булып.

Иҗат җимешләре белән

Китапхәнәләр тулып.

Арытаба сүз минем үземә бирелде:

— Хәерле көн, дусларым! Безнең «Илһам/Вдохновение» төбәк әдәби Берләшмәсе 2018 елның 1 октябрендә дөньяга килде. Без РФ язучылар Берлегенең Татарстан бүлеге карамагында эшлибез. Бүгенге көндә илебездә иң зурлардан булган Берләшмәдә 260 язучы бар. Музей һәм әдәби Берләшмәнең уңышлары турында слайдлад, видеолар да бихисап. Үзебезнең 3 сайтыбызны булдырдык: әдәби, кул эшләре һәм музей сайтлары. Барысында да эш кайный. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына язучылар Берлеге карары белән Берләшмәбезгә Мөҗәһит Хәйретдинов исемен бирделәр. Рәзифә Бәхтигәрәева шушы данлыклы Берләшмәнең актив әгьзасы. Аның шигырьләре «Туган як», «Туймазы хәбәрләре» гәзитләрендә дә чыгып тора. Кадерле каләмдәшләр, китап сөючеләр! Бүгенге көндә мин үземне иң бәхетле кеше итеп хис итәм. Ни өчен дисезме? Чөнки мин каләмдәшләр арасында иң беренчеләрдән булып Рәзифә ханымның 2нче китабын кулга алдым. Ул «Минем күңел җырлый әле» дип атала. Шагыйрәбезнең 1нче китабын да әйтеп үтәсем килә, аның исеме «Юкәле чишмәләре». Беренче китабында шигырьләр рәттән барса, икенчесендә исә тәртипкә салынган. 120 һәм дә 175 битле җыентыклар! Китап — ул кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык — тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын онытканнарның киләчәге өзелгән...

Бүгенгесе көндә Рәзифә Миңневәли кызын иҗади уңышлары, иҗат җимешләре белән тәбриклим. 2022 елның беренче Лауреаты исеме белән котлыйм!

Шатлыклардан шатлык туа,

Әверелә матур җырга.

Бары тик бер шатлык кирәк

Җир төренсен өчен нурга.

 

***

Музей ачтык Туймазыда,

Килегез, ди Нурия.

Мондый музей ачкан кеше

Хөрмәткә генә ия.

Кем батырлык итәр икән

Музейга йорт бүлергә?

Бу кадәр эш башкаргачтын

Килсен халык күрергә.

Тормышның дәвамы булсын,

Яшь буыннар күреп үссен.

Башкорт, татар — бар халыклар

Музейга килеп йөрсен.

Берләшмәбезнең аксакалы, 26 китап авторы, атказанган физкультура хезмәткәре, Почетлы спорт мастеры, Федераль судья Идрисов Тимерҗан Низам улы китап туенда музыкаль сәлам белән чыгыш ясады. «Илһам/Вдохновение» әдәби Берләшмәсенең совет әгьзасы, 10 китап авторы Тамара апа Фәрваева, Берләшмә әгъзалары Ляля Харис кызы Маннанова, Октябрьский кунагы Таһир Нигъмәтулла улы Хәбиров үзләренең шигырьләрен укып ишеттерде.

И, дусларым, килгән чакта

Күңелемне күрегез.

Бергә чакта бик күңелле,

Кадерләрен белегез.

Яшь барган саен, дусларым,

Күңелләрем нечкәрә.

Ни буласын беркем белми,

Бүген түгел иртәгә…

«Илһам» нурлары сүнмәс.

Моңлы халык бар җирдә.

Безнең шушы очрашу

Истә калыр гомергә!

 

***

«Илһам»лылар шаккатмалы,

Исләрем китә минем.

Нинди генә талантлар юк,

Куркып та калыр күңел.

Бәйрәм көнендә тагын бер күңелле вакыйга булды — 2 өр-яңа кешене Совет карары белән Берләшмәбезгә алдык. Алар икесе дә Октябрьскийда яши: Садыйкова Надежда Хәнифовна һәм Рыцев Иван Сергеевич.

Әле генә егет идең,

Кай арада бабай булгансың?

Гомер юлын бергә үткән саен

Яшәр өчен безгә кирәксең.

Матур егет идең яшь чагында,

Матур бабай булдың тагын да.

Килешеп тора ап-ак чәчләрең дә,

Җыерчыгың хәттә битеңдә…

 

***

Яшәсәң дә чит якларда, сеңелем.

Туган җирдә булды күңелең.

Онытмыйча безне яшисең син,

Безне уйлап үтә гомерең.

Китап туенда Рәзифә Миңневәли кызының туганнары да катнашты. Тормыш иптәше Фәнис, сеңелләре якын кешеләренә иң матур теләкләрен юллады.

Рәзифә ханым үз чиратында бәйрәмгә җыелган кунакларга шигырьләрен укып ишеттерде. Бер карашка гади генә, әмма бик мәгьнәле, фәһемле, туган җиргә, телебезгә мәхәббәт хисләре белән сугарылган әсәрләр беркемне дә битараф калдырмагандыр...

Яшәү матур

Гомер булгач, кабат аяк бастык

Чираттагы ямьле язларга.

Насыйп итсен иде әле бик күп еллар

Фани дөньяларда яшәргә.

Тормыш матур, дөнья тыныч кына

Барса иде җирнең шарында.

Һәр ананың тусын сабые да

Бәхетләрдән үрелеп карында.

Язлар кебек без дә үзгәрәбез,

Дәртләнәбез һәрбер таңнарда.

Яшәү матур, яшәү чынлап матур,

Яшәү кирәк шуны аңларга.

 

Чәчләрем

Чәчләрем агарып киткән,

Бәйрәмгә алдым манып.

Көзге каршысына килеп

Үзем дә көлдем танып.

Һәр нәрсәнең үз вакыты,

Кара хәзер төс түгел.

Хәзер ничек кылансаң да

Син түгел шул, син түгел.

 

Рәзифә Миңневәлиевна! Илһам чишмәләрегез бервакытта да саекмасын, иҗат уңышлары һәрвакыт юлдаш булсын Сезгә. Туачак таңнарыгыз һәрчак нурлы, ә күк йөзегез аяз булсын. Гел шулай елмаеп, матур әсәрләрегез белән кешеләрне сөендереп яшәгез!

«Илһам» нурлары сүнмәс.

Моңлы халык бар җирдә.

Безнең шушы очрашу

Истә калыр гомергә!

Искәрмә: мәкаләдәге шигырьләр «Илһам» Берләшмәсе әгьзаларыныкы.

Нурия ВӘЛИӘХМӘТОВА,
экономик фәннәр кандидаты, М. Хәйретдинов исемендәге «Илһам/Вдохновение» төбәкара әдәби Берләшмә җитәкчесе,
Интернациональ язучылар Берлеге әгъзасы, Башкортстан һәм Русия журналистлар Берлекләре әгъзасы,
Халыкара фәннәр һәм сәнгать академиясе член-корреспонденты.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: