Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
24 февраль 2022, 15:08

«Тынгысыз җан — Тимерҗан»

Шушы көннәрдә А. Шокуров исемендәге тарихи-туган якны өйрәнү музеенда 85 яшьлек юбилеен билгеләп үткән шәһәрдәшебез, шагыйрь Тимерҗан Идрисов белән иҗади очрашу узды. Халыкара туган телләр көненә багышланган чарада шагыйрьнең иҗатын сөючеләр, каләмдәшләре, иҗатташ дуслары, мәдәният волонтерлары катнашты.

«Тынгысыз җан — Тимерҗан»
«Тынгысыз җан — Тимерҗан»

Музей директоры Ирина Медведева килгән кунакларны сәламләп, Т. Идрисовның иҗаты белән таныштырды. Талантлы шагыйрь, дистәләгән китаплар авторы Тимерҗан Низам улы шәһәребездә беренче чиратта спортта киң танылу алган кеше буларак билгеле. Ул СССРның мактаулы спорт мастеры, Русиянең спорт судьясы, Башкортстанның атказанган физкультура хезмәткәре. Яулаган уңышлары, җиңүләре өчен бирелгән медальләре, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары бихисап.

Чараны алып баручы музейның фәнни хезмәткәре Валерий Әбдрәзаков билгеләвенчә, Т. Идрисовның тырышлыгы, үҗәтлеге балачактан киләдер. Ул 1936нчы елның 25 ноябрендә Туймазы районы Аднагол авылында крестьян гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга аваз сала. Сугыш елларына туры килгән балачагы ачлы-туклы уза. Авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң ул сигез километр ераклыктагы Собханколга йөреп укуын дәвам итә. Зур җиңүләргә алып килгән беренче чаңгы эзләре шул юлларда салынадыр да. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Т. Идрисов тормышын ныклап спорт белән бәйли: физкультура укытучысы, тренер булып хезмәт куя. Чаңгы буенча төрле ярышларда катнашып, бихисап җиңүләр яулый. Хаклы ялга чыккач та Т. Идрисов спортны ташламый, Октябрьский музыка көллиятендә физкультура укытучысы булып эшли. Шул елларны күңеле кушуы буенча мәдәният өлкәсенә тартыла башлый. Тиздән шагыйрь буларак танылу ала, башкорт халык театрында уйный, озын көйләр башкара.

Очрашуга килгән кунаклар арасында Пенсия фондының урындагы идарәсе җитәкчесе Илдар Шакиров та бар иде. Ул Тимерҗан Низамович белән озак еллар дус булуын билгеләп үтте.

— Бергә республикабызның төрле төбәкләренә сәяхәт иткән чаклар булды. Шул сәфәрләрдә Тимерҗан Низам улының табигатьнең матурлыгын күреп, үзенә сеңдереп, шигьри юлларга сала алуына соклана идем. Аның шигырьләре мәгънәле, анда мәхәббәт тә бар, аерым кешеләргә багышланганнары да бар. Барысы да күңелгә ятышлы.

Арытаба сүзне Т. Идрисовның иҗатташ дуслары тотты. Таһир Хәбиров белән Сергей Агапов Тимерҗан Низам улына шигъри багышлауларын ишеттерде.

Аларның ихлас сүзләренә кушылып, Ирина Вениаминовна кадерле кунакны тарихи-туган якны өйрәнү музее исеменнән Мактау грамотасы белән бүләкләде.

Әдәби очрашу шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән танышу һәм аның шигырьләрен башкару белән үрелеп барды.

Т. Идрисов үз чиратында герой-якташларыбыз Мөҗәһит Хәйретдинов белән Шакирҗан Гатиатуллинга багышланган шигырьләрен укыды.

Музей хезмәткәре Рәйлә Хафизова башкаруында татар телендә яңгыраган «Башкортстан», «Гүзәл җирем» шигырьләре очрашуга тагын да ямь өстәде. Шулай ук чарада катнашкан яшь буын вәкилләрен дә аерым билгеләп үтәсе килә. Мәдәният волонтерлары Мария Вахрамова, Рената Ялилова, Гөлшат Әгъләмова чыгышлары берсен дә битараф калдырмады. Музей хезмәткәре В. Әбдрәзаков Т. Идрисовның шигырьләрен рус телендә (әдәби тәрҗемә) башкарды.

Милләт өчен җан атучы, тынгысыз табигатьле, иҗтимагый тормышта кайнап яшәүче Т. Идрисов белән иҗади очрашу күңелләрдә, җылы истәлек булып, озак еллар сакланыр. Туган телебезне саклау, үстерү өчен күп көч салган, аның сафлыгы, матурлыгы өчен янып-көеп яшәгән, туган ягына һәм аның кешеләренә мәдхия җырлаган олы йөрәкле шагыйрьгә ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: