Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
14 февраль 2022, 10:09

Хатынны ничек кулга алырга?

Гаиләнең татулыгы да, язгы ташу кебек ярыннан чыгып болгануы да, яшенле яңгыры да, ямьле яз кояшы кебек якты нурлы булып балкуы да, пар күгәрчен кебек гөрләшү, эт белән мәче кебек булуы һәм башкалар гаилә тормышында төп юнәлеш бирүче хатыннар кулында, дисәм ышанырсызмы, юкмы? Әмма бу шулай. «Ирне ир иткән дә хатын, җир иткән дә хатын»,— дигән сүз бик борынгыдан килгән. Бәлки аны иң беренче атабыз Адәм галәйһис-сәлам үзе әйткәндер әле.

Шуңа күрә гаиләдә «Ир — баш» — дигән сүз ычкындырмау яхшырак. Чөнки «Хатын – муен! Ул башны кайда тели, шул якка бора», — дигән дәлил китерелеп, авызың ябылачак. Гомумән: «Гаиләдә кем баш?» — дигән бәхәс йөз проценты белән хатыннар файдасына тәмамлана.

Хатыннарда хәйлә, мәкерлек, усаллык, ягымлылык, беркатлылык, үткерлек, итагәтьлелек, инсафлылык һәм башка төр яхшы һәм яман сыйфатлар барысы бергә тупланган. Шуңа күрә дә аларны алдарга, җиңәргә азаплану файдасыз. Иң яхшысы бар хилафлыкларыңны, дөреслекне әйтеп бирү. Барыбер ышанмаячак!

Һәр очракта да иң мөһиме — хатынга буйсыну. Хатының савыт-саба юарга куша икән, син үзеңнең юан мускулларыңның тау актару, таш чыгару, утын яру кебек эшләр өчен генә кулайлашканын дәлилләп азапланма! Файдасыз! Күндәм генә кушканны үтә! Берсүзсез савытларны юа башла! Ватылган тәлинкәләр 4-5кә җитү белән хәләлең калган савыт-сабаларны коткарырга ташланачак. Кулыңнан тастымал, билеңнән алъяпкычны тартып алып, үзе юа башлаячагы көн кебек ачык. Шул ук ысул белән идән юудан да котылып була. Идәннән паласны җыеп алырга «онытып», бер чиләк су җиппәрү белән син бу ирләргә хас булмаган эштән азат. Шул ук алымнар белән кер юу, үтүкләү кебек эшләрдән дә котылу мөмкин. Күндәмлек һәм буйсыну! Тавыш-гауга юк.

Аш пешерү кебек җаваплы эшне үзе үк тә кушмаячак. «Дустыңны сынар өчен бер пот тоз ашарга кирәк!» — дигән мәкальне бер көн эчендә исбатларга тырышачагыңны белә бит ул.

Кунакта утырганда хатыныңның: «Күп эчмә! Җитте», — дип, чеметүенә дә акаеп карама. Иң яхшысы: «Әйдә әле, бичәкәй, хуҗалар хөрмәтенә берне!» Бичәң үзе дә сизмәстән синең белән чәкәштеречәк. Ә син инде...

Үзеңә кунак килгәндә дә: «Бездән үрнәк алыгыз!»  — дигән тост бик үтемле.

Театр, концертларда артисткаларның килешле төс-битен, гәүдәләрен мактаудан сак булыгыз. Моның бичәгезнең баш өянәге тотуына китерүе мөмкин. Иң куркынычы — аларның өс киемен хуплау. Хәләлегез артисткадан 4 тапкыр юан булса да, шул фасонны алдырмый калмаячак. Кунак-мәҗлесләрдән кайткач, бичәгезнең ахирәтен мактау тагын да куркынычрак. Бу сезнең тарафтан гафу ителмәслек тинтәклек булачак. Иң яхшысы — аның якын ахирәтен эт итеп хурлау. «Кыланчык, дорфа, кигән киеме, әстагъфирулла...» —  кебек сүзләр хатының өчен — сары май, юкә балы.

Хатыннарның күңеленә иң хуш килгәне – пешергән ашларын мактау. Әйе-әйе, нинди булуына карамастан. Шыр тоз икән – мин тозлы яратам. Тозсыз икән – тоз организмга зыянлы. Бу сүзләр аның өчен — карлыган каты.

Эштән буш кесә, хатыныңның үтәлмәгән йомыш шаһиты - буш сумка белән кайтып кергәндә, бичәң авыз ачканчы, ким дигәндә 15 минут берөзлексез, туктамыйча эшеңдә, хезмәттәшләрең арасында булган, дусларың, күршеләрең турындагы иң соңгы гайбәтләрне тезеп алып китү бик тә уңай нәтиҗә бирә. Иманым камил – син сөйләп бетүгә, өйдә ашка салырга 100 грамм ит тә калмаганын онытып, ул үзенең «соңгы хәбәрләрен» башлаячак. Тавыш-гауга юк. Тынычлык, татулык, бердәмлек!

Иң мөһиме һәм барлык хатын-кызларның иң нечкә кылы — ир-ат тарафыннан булган котлау сүзе, котлау бүләге. Алтын-көмеш, кыйммәтле тун, яхшы хушбуй – берсе дә мөһим түгел. Иң мөһиме  –  чәчкә бүләк итү. Ә инде чәчкә кышкы айларда бүләк ителсә, алтын-энҗеләрең бер читтә торсын.

 

 Әнәс Сафуанов.

Фото: pixabay.com.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: