Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәби бит
2 февраль 2022, 12:38

Тормыш бит ул шулай — үрелеп бара серле хыял, кырыс чынбарлык...

Яңа ел бәйрәме дә, туган көннәр дә үтеп китте. Әкият көткән 60 яшьлек апа кырыс чынбарлык каршында аптырап калды. Болай гына, шаярып кына әйтүем! Тормыш авырлыкларын бер дә күрмәгән дисезме? Үземә ул аз-маз гына прәниген күрсәткәләп алса да, күбрәк камчысы белән бәргәләде-суккалады, хәтта арка итен тунап-тунап тукмады.

Ә кыш үзе  — чынында да тоташ бер әкияти дөнья ул. Зәмһәрир кыш аенда тугангамы, бу ел фасылы башкача күңелемә якын. Җаным белән алтын көзләр кызы мин. Ә менә физик халәтемә кыш якынрак. Бигрәк тә ачы бураннарын яратам. Быел кыш аеруча җилле-давыллы булганга охшап тора. Инде дүрт тапкыр булып үтте күз ачкысыз буранлы көннәр.

Очырып-очырып җибәрә үзе. Әллә рәхимсез итеп ачулана, әллә бераз шаяра, белмәссең. Баштагы бүрекне, кием-салымны йолыккалый. Аягында басып кала алырмы бу адәм баласы, янәсе. Ничек егыласың инде? Җилгә генә түгел, тормыш давылына да бирешмәскә тырышасың. Интегәсең, вакыт-вакыт бөгелеп-сыгылып та төшәсең. Тәмам тураю өчен вакыты да күп кирәк. Ләкин ахырында сине җиңү көтә, шуны белеп көрәшәсең.

Теләсә кайсы табигать күренеше: яңгыры-яшенеме, бураны-карларымы – барысы да яшәешебездәге хәл-вакыйгаларны, күңел торышын  хәтерләтә. Минем моңа иманым камил. Мәсәлән, матур итеп ябалак кар ява. Күңелең тыныч. Бар да үз урынында, бар да син теләгәнчә бара бит. Җан ни сорый, барысыннан канәгатьсең. Вак кына кар бөртекләре җиргә төшә, нидер борчый башлый, «Их, күбрәк яусын иде!» – дисең, язмышыңнан нидер көтәсең, өмет итәсең. Яңгырны исә  һәрчак көтеп-сөенеп торабыз. Җиргә якын кешеләрбез ич, барын да үстерәсе килә. Ә берничә көнгә сузылган акрын гына яуган яңгырны мин бигрәк тә яратам. Уй-фикерләрне җайга салып, тәртипкә китерергә яхшы мондый һава торышы. Яшеннән бик нык куркам үзем. Ләкин аның да үз аңлатмасы, минемчә. Бердән, аяз күктә яшен яшьнәми, икенчедән, кап-кара болытларны ярып, күк күкрәп, яшен яшьнәсә, яңача уйлый-фикерли башлыйсың кебек. Биек таудан үрә катып чаңгыда төшкән йә тирән елгага чумгандагы сыман. Тәнебезгә адреналин өстәлеп, көч-кодрәт арткандай була.

Әле менә тып-тыныч салкын көн. Монысын инде кеше халәтенең төрлесе белән чагыштырырга була торгандыр. Давыл алдындагы тынычлык белән дә, җанның  туңып-өшүе сыман да,  җыелып килгән барлык сорауларыңа җавап алып, ачыклык керү белән дә... Кем ничек уйлый, үз кичерешләрен кем ничек җайга сала белә бит. Холкы белән үзе салкын канлы, үкенеч-авыртуларны ялгыз гына эченә йота белә торганнар да бар. Андыйларны үземнән көчлерәктер дип уйламыйм. Ходай кемгә хисләрне ничек  итеп бүлеп бирә дә, аларны кем ничек бүлеп өләшә бит!

Урамнарда Яңа елга бизәлгән купшы чыршылар элеккечә тора, утлары да элеккечә яна. Ләкин искә алганыгыз бармы икән? Яңа ел төненә кадәр аларга сокланып карыйбыз, сөенәбез, теләкләрнең тормышка ашуына чын күңелдән ышанабыз. Яңа елга аяк басып, бәйрәм кәефе үтеп китсә, тормыштан әкият көтү юкка чыга. Шунысы моңсу, сагышлы. Ләкин тормыш чынбарлыгы үзе безне, җир кешеләрен, урыныбызга утырта да, яңа эшләргә әйди.

Ә табигать һаман матур! Анабыз Җир катлам-катлам ап-ак кар астында ял итә. Язлар килеп, яңадан үләннәр, чәчәкләр, агачлар үстерер өчен хәл җыя.

Купшы чыршы-наратлар, кар төсендәге көяз каеннар, янып торган чем-кызыл җимешләре ак фонда янып торган миләшләр – барысы да күзнең явын алып тора. Урыйсы да урыйсы килә алар үскән күңелгә якын урамнарны! Яшәү искиткеч рәхәт, чынбарлык кырыс кына түгел, ул кызыклы, теләсә кайсы яшьтә дә аның үзгәлеген, матурлыгын күрә, тоя белергә генә кала...

Әлфия Шәйхлисламова,

Туймазы районы, Кандра авылы.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: